Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Бик талантлы кешегә дә режиссер ярдәме кирәк" - Фоат Галимуллин

Казанның “Юность” мәдәният үзәгендә узган I Бөтенроссия “Туган телем – Тукай теле” фестиваль-бәйгесендә жюри әгъзаларының берсе, филология фәннәре докторы, профессор Фоат Галимуллин катнашучыларның сәнгатьле уку осталыгын бәяләде. “Фестивальдә катнашучыларның күбесе Габдулла Тукай шигырен башкардылар. Араларында үз шигырьләрен әзерләп килгән авторлар да бар. Авторлар аз, әмма аларда бүгенге яшьләрнең бөек шагыйребезгә мәхәббәте күренеп тора”, - диде Фоат Галимуллин “Татар-информ” хәбәрчесенә. Галим фикеренчә, хәзерге чорда Габдулла Тукайга игътибар зур. Бөек шагыйрь әсәрләрен яхшы, сәнгатьле итеп, аңлап укучылар бар. Шул ук вакытта Фоат Галимуллин мәктәпләрдә сәнгатьле уку дәресе юклыгына борчылуын белдерде. “Мин Казан педагогия институтында 30 елдан артык сәнгатьле уку дәресләрен алып бардым. Сәнгатьле уку һәр елны керә иде. Студентлар бик тә кызыксынып шөгыльләнәләр иде. Әдәби әсәрләрне укуның серләренә төшенеп, шуны гамәли яктан үзләштереп, мәктәпкә укытырга китәләр иде. Хәзерге вакытта бездә "Сәнгатьле уку" дигән курс юк дәрәҗәсендә. Сәгатьләре бик күпкә кимеде. Бүлеп бирелгән вакыт эчендә генә укучыны өйрәтеп булмый. Читтән торып укучыларда ул курс бетерелде”, - диде профессор. “Моның нәтиҗәсе дә сизелә башлады. Сүзен-сүзгә, шигырьне намуслы рәвештә ятлап киләләр, әмма шуны сәнгатьле итеп яңгырата белмиләр. Бу - укучыларның бәласе түгел, ә, бәлки аларны сәнгатьле итеп укырга өйрәтә торган укытучыларның күнекмәләре җитмәү”, – дип аңлатты Фоат Галимуллин. “Табигый талантлы яшьләр дә күп, ягъни алар үзе ничек аңлый, үзе ничек булдыра, шулай әзерләп килә. Араларында шактый гына уңышлы чыгыш ясаганнары булды. Шулай да бик талантлы кешегә дә режиссер ярдәме кирәк. Баланы сәнгатьле укырга өйрәтүгә укытучыларга вакытны кызганмаска кирәк” - диде ул.  
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев