Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Бик мөһим булган энергетика активлары – генерация гына түгел, транспортлау һәм сату да федерация субъекты кулында калырга тиеш" - Илдар Халиков

Бүген Казанда, “Генерирующая компания” ААҖ мәйданчыгында, Энергия җитештерүчеләр советы тарафыннан оештырылган “Яңа Россия. Яңа энергетика” XIV һөнәри конференциясенең “Электр энергетикасын үстерүнең перспектив юнәлешләре”  темасына пленар утырыш булды. Аны ачу тантанасында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

Илдар Халиков пленар утырышны башлап, энергетиклар конференциясенең элеккеге кебек Сочида түгел, бу юлы нәкъ менә Казанда үткәрелүе куанычлы, дип билгеләп үтте. ТР Премьер-министры анда катнашучыларга эш нәтиҗәле булсын һәм Татарстан башкаласының гүзәл урыннары белән танышу мөмкинлеге чыксын, дип теләде.

Энергетика буенча конференциянең илдә җылыту сезоны башланганда үткәрелүе очраклымы икән, дип, ТР Хөкүмәте башлыгы шуңа игътибар итте. “Илдәге вазгыять бик нык үзгәрде. Хәзерге вакытта һәр сәгать саен кайда күпме объектка җылылык бирелгәнен, кайда торба шартлаганын барлап, штаб үткәрәсе түгел. Чыннан да, бу шулай. Татарстанда бүген социаль объектларның 99,7 процентында җылылык бар. Торак фондының 65 процентына җылылык бирелде, анысы да идарәче оешмалар мәнфәгатьләреннән чыгып кына, ә энергетиклар мөмкинлекләренә бәйле түгел. Мондый вазгыять, бәхеткә, Россия субъектларының шактыенда күзәтелә. Бу бик мөһим. Без җылылык һәм электр тәэминаты гына түгел, күп кенә мәсьәләләрне шундый әйбәт системага күчердек”.

Илдар Халиков, бер үк вакытта “Генерирующая компания”, “Сетевая компания”, “Татэнергосбыт” директорлар советы рәисе буларак, бүгенге конференция илнең энергетика системасын үстерергә һәм камилләштерергә ярдәм итәчәк, дип басым ясап әйтте.

“Бик мөһим булган энергетика активлары – генерация гына түгел, транспортлау һәм сату да федерация субъекты кулында калырга тиеш дип саныйбыз. Бездә килеп чыга торган мәсьәләләрне оператив хәл итү мөмкинлеге биргән бу карарның дөреслегенә тулысынча ышанабыз”, - дип нәтиҗә чыгарды Премьер.

Татарстан башкаласында Энергия җитештерүчеләр башлангычы белән 21-23 сентябрь көннәрендә уздырыла торган “Яңа Россия. Яңа энергетика” XIV һөнәри конференциясе вакытында түгәрәк өстәлләр, пленар сессия, күчмә утырышлар, дискуссияләр Россиянең энергетика өлкәсендәге проблемалы төп мәсьәләләрне чишү юлларын табуга корылган.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев