Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Биектауда VIII "Иске Казан түгәрәк уены" республика татар фольклор фестиваль-бәйгесе узды

13 майда Биектау районы Шәпше авылында VIII “Иске Казан түгәрәк уены” республика татар фольклор фестиваль-бәйгесенең йомгаклау туры узды. Фестивальдә барлыгы 400гә якын кеше чыгыш ясады. Фестиваль-конкурс татарского фольклора состоялся в селе Шапши Высокогорского района РТ Катнашучыларга жюри әгъзалары халык җыры, халык биюе, бәет-мөнәҗәтләр, сәхнә һәм уен кораллары осталыклары буенча бәя бирде. Жюри әгъзаларының берсе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Генадий Макаров катнашучыларның әзерлекләрен югары бәяләде. Фестиваль-конкурс татарского фольклора состоялся в селе Шапши Высокогорского района РТ “Елдан-ел без үз алдыбызга куйган максатларга ирешә барабыз. Катнашучылар халык җырларын башкара, бәет-мөнәҗәтләр әйтә, йола күренешләрен күрсәтә. Әзерлек быел башкачарак дип әйтеп була. Һәр ел фольклор коллективлары халыкчанрак стильдә, җирлектәгечә җырлыйлар, бииләр”, – ди ул. Фестивальнең соңгы турына Татарстанның 22 районнан фольклор коллективлары узган. Алар татар халкының гореф-гадәтләрен искә төшерделәр. Фестивальдә керәшен татарлары да бар иде. Алексеевск районын яклап, “Айбагыр” ансамбле “Биби елама” һәм “Кече кунак” җырларын алып килгән. “Гореф-гадәтт бәйгеләр аша буыннан буынга тапшырыла, халык күңелендә гореф-гадәткә кызыксыну булган очракта җыр-биюләр югалмый. Без үскәндә мондый чаралар юк иде, хәзерге заман балаларына бәхет елмайган”, - дип сөйләде керәшен татарлары. Фестиваль-конкурс татарского фольклора состоялся в селе Шапши Высокогорского района РТ “Катнашучылар саны елдан-ел арта бара. Быел барлыгы 400 кеше катнашты. Фестивальдә яшь ягыннан чикләүләр куелмаган, шуңа бу чара гореф-гадәтләрне сакларга булыша”, – ди “Иске Казан түгәрәк уены” фестиваль-бәйгесенен оештыручыларның берсе Лилия Җиһаншина. Фестивальдә яшь буын вәкилләре дә шактый иде. Сарман районы Зур Нөркәй авылының “Нөркәем” ансамбле үз авылларының такмакларын һәм алга таба үз эшләрен дәвам итәр өчен, өйрәнергә дип бабаларны алып килгән. Фестиваль-конкурс татарского фольклора состоялся в селе Шапши Высокогорского района РТ “Без әби-бабаларыбыздан ишетеп калган такмакларны алып килдек. Бу такмакларны без үзебезчә көйләп, эшкәртеп фестивальдә каткашырга булдык. Безнең коллективта 10 кеше бар, икәү гармунда, беребез мандолинада уйный. Бу фестивальгә олылардан өйрәнсеннәр дип, бабаларны да алып килдек. Аларның аерым түгәрәкләре эшләп килә, бик теләп, кызыксынып йөриләр”, – ди ансамбль җитәкчесе Илһамия Кутусова. Фестивальнең үзенчәлекле ягы – такмаклар әйтешү. Монда фольклор коллективлары бер-берсенә такмаклар әйтеште. Такмаклар әйтешкәндә җиңүчене жюри түгел, ә тамашачы билгеләде. Фестиваль-конкурс татарского фольклора состоялся в селе Шапши Высокогорского района РТ Фестиваль-конкурс татарского фольклора состоялся в селе Шапши Высокогорского района РТ Фестиваль-конкурс татарского фольклора состоялся в селе Шапши Высокогорского района РТ Фестиваль-конкурс татарского фольклора состоялся в селе Шапши Высокогорского района РТ Фестиваль-конкурс татарского фольклора состоялся в селе Шапши Высокогорского района РТ Фестиваль-конкурс татарского фольклора состоялся в селе Шапши Высокогорского района РТ
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев