Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Биектауда Рафис Корбанның "Без - Кече Битаманнар!" китабын тәкъдим итү чарасы узды

Татарстанның Биектау районында татар шагыйре һәм драматургы Рафис Корбанның "Без - Кече Битаманнар!” китабын тәкъдим итү чарасы узды. Бу турыда "Биектау хәбәрләре" сайты яза. Презентация авторның туган авылы Кече Битаманда булган. Очрашуга  шагыйрьнең туганнары, хезмәттәшләре, авылдашлары җыелган. Рафис Корбан туган авылының 250 еллык тарихын бер системага салу, аны китап битләрендә мәңгеләштерү турында 15 елдан артык хыялланган. Ул соңгы 1,5 елны китап язуга багышлаган. Китапта татар авылының киләчәге һәм татар телен саклау мәсьәләләре кузгатылган. Кызыклы фактлар, шигырьләр, шәҗәрә мәгълүматлары һәм биредә яшәүчеләрнең фотолары бер китапка берләштерелгән. Татарстанның Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин һәм танылган татар шагыйре Роберт Миңнуллин  “Без - Кече Битаманнар!” китабына югары бәя биргән.
Татар-информ
Фото: biektaw.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев