Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Биектауда бөек композитор Салих Сәйдәшевнең музей бинасы яңартылды

Татарның бөек композиторы Салих Сәйдәшевнең Биектау районы Әбрә авылында урнашкан музееның яңа бинасы быел Яңа елга кадәр әзер булачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Биектау районы Башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ринат Сабирҗанов хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, Салих Сәйдәшевның элеккеге музее 1989 елдан алып иске бинада урнашкан булган. Ул җимерек хәлгә килү сәбәпле, район җитәкчелеге карары нигезендә, музей өчен яңа бина төзелгән. Хәзер аның түбәсен ябу белән шөгыльләнәләр. “Яңа музейны төзү район бюджеты хисабына башкарыла. Музейның бинасы 25 декабрьгә төзеп бетерү максаты куелды. Элеккеге бина бик начар хәлдә иде. Музейны төзү районга 10 млн сумга төшәчәк. Без бинаны гына түгел, экспозицияләрне дә яңартачакбыз. Моның өчен белгечләрне җәлеп итү күздә тотыла. Без музейны тагын да тулыландырып, җәй айларына ачарга ниятлибез”, - диде Ринат Сабирҗанов.

Сәйдәшев Салих Җамаледин улы 1900нчы елның 3 декабрендә Казанда туган. Аның беренче укытучысы халык музыканты Загидулла Яруллин булган, соңырак композитор Казан музыка училищесында белем алган.

1918нче елда яшь музыкант оркестр оештырган. 1920нче елда ул Кызыл Армия рәтләренә уз теләге буенча кергән, ә аннан кайтуга Оренбургның музыка мәктәбендә хезмәт иткән.

1922нче елда Салих Казанга кайтып, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында дирижер һәм музыкаль җитәкче буларак эшли башлаган. Аның иҗади эшчәнлеге төрле якларга тарала – бер-бер артлы “Галиябану”, “Башмагым”, “Ил”, “Зәңгәр шәл” музыаль әсрләре языла. Шул ук елларда ул “Советлар Армиясе маршын” яза, яңа музыкаль әсәрләр иҗат итү өстендә эшли, пианиначы һәм дирижер буларак төрле концерларда чыгыш ясый.

1934-1938нче елларда Салих Сәйдәшев Мәскәүдә татар опера студиясендә белем алган. Мәскәүдән кайткач Г.Камал театрында эшен дәвам иткән.

Композитор 1954нче елның 16 декабрендә вафат була.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев