Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Биектауда авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате тармагында эшләүче хезмәткәрләрне хөрмәтләделәр

Биектау районының Шәпше мәдәният йортында авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате тармагында эшләп, үзләрен иң яхшы яктан таныткан хезмәткәрләрне хөрмәтләү тантанасы узды, диелә “Биектау хәбәрләре” газетасында.

Биредә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының икътисад һәм аграр үзгәртеп корулар буенча урынбасары Ришат Хәбипов, Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин котлады. Чарада, зур тырышлык күрсәткән иң яхшы игенчеләрне, механизаторларны, хуҗалык башлыкларын һәм авыл хуҗалыгы тармагы белгечләрен котлап, истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

“Быел җыеп алынган уңыш безне бик куандырды. Авыл хезмәтчәннәре, кырларда кулланыла торган технологияләргә бәйле рәвештә, без әлеге күрсәткечкә ирешә алдык. Татарстан уңышларында Биектау районы хезмәтчәннәренең дә өлеше зур, - диде аграр министрлык җитәкчелеге вәкиле Ришат Хәбипов. - Биектау районында үстергән уңышны яхшы гына җыеп алудан тыш, киләсе язгы чәчү сезонына әзерлек максатыннан, шактый гына эш башкарылган. Район җитәкчеләре дә авыл хуҗалыгы тармагына бик зур игътибар бирә - әлеге зур бәйрәмне уздыру моның бер мисалы. Урып-җыю чорында алдынгыларга район җитәкчелеге тарафыннан сертификатлар тапшырылуы шулай ук күңелле күренеш”, - дип фикерләре белән уртаклашты ул.

Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә мөрәҗәгатендә: “Быелгы уңышны тоткарлыксыз, үзегездән зур тырышлык куеп, кыска гына вакытта җыеп алуыгыз өчен зур рәхмәт. Без кырларда көн саен диярлек сезнең белән очраша идек. Кырда, җәйге эсседә эшләве бик җиңел түгел. Киләчәктә дә сезгә саулык-сәламәтлек, бәхет телим, күп еллар бергә-бергә эшләргә насыйп булсын”, - диде.

Бәйрәмдә быелгы урып-җыю кампаниясе вакытында район башлыгы сертификатларына ия булган һәрбер алдынгы эшче акчалата бүләккә лаек булды. Бүләкләнүчеләр арасында ашлыкны урган һәм суктырган комбайнчылар, машина йөртүчеләрне, шулай ук азык җитештерү, туңга сөрүдә көч куйган механизаторларны да бар иде. Гаилә экипажлары, иң өлкән һәм яшь комбайнчыларны да билгеләп үттеләр. Биектау районында комбайнчыларның иң өлкәне булып 61 яшьлек «Битаман» хуҗалыгыннан Камил Хөснетдинов, ә иң яше булып “Әсән” хуҗалыгыннан Фоат Кадыйров танылды.

Бөртекле һәм кузаклы культураларны җыеп алуда чемпион исеменә “Бөреле” ЯАҖдән “КЗС-1218” комбайнында 2474 т ашлык суктырган Илдар Мортазин лаек булды. Бөртекле һәм кузаклы культураларны уруда беренчелек “Битаман” җәмгыятеннән “МТЗ-1221” тракторы, “ЖВЗ-7” ургычы белән 1065 га мәйдан урган Дамир Кәлимуллин танылды. Машина йөртүчеләр арасында беренчелек “Красная заря” хуҗалыгыннан үз “КАМАЗ”ы белән 15344 т/км ашлык ташыган Александр Бобров танылды.

“Авыл хуҗалыгын үстерүдә, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүне арттыру һәм алдынгы технологияләрне кертү өстендә күп эш башкарылганы” өчен район хуҗалыклары арасында өченче урынга “Әсән” җәмгыяте лаек дип табылды. Хуҗалык җитәкчесе Зөлфия Абдрахмановага күчмә кубок һәм акчалата бүләк тапшырылды.

“Бөртекле һәм кузаклы культураларны җитештерүдә, чәчү һәм урып-җыю кампаниясен вакытында төгәлләгәннәре өчен районның “Татарстан” агрофирмасы икенче урынга чыкты. Хуҗалык җитәкчесе Ринат Аббазов күчмә вымпел һәм акчалата бүләк алды.

“Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүне бөтен күрсәткечләр буенча да арттырганнары өчен күчмә байракка “Битаман” җәмгыяте лаек дип игълан ителде. Байрак җәмгыятьнең җитәкчесе Шәүкәт Вахитовка тапшырылды.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев