Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Биектау районындагы үзәк хастаханәдә намаз уку бүлмәсе ачылган

Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Беренчеләрдән булып намаз уку бүлмәсен Биектау районы имам-мөхтәсибе Тәлгать хәзрәт Гайфуллин, Биектау авылы мәчетләре имамнары һәм хастаханәнең баш табибы Рамил Зиатдинов караган. Алар шунда ук беренче намазны укыган.

Намаз укучылар өчен монда барлык шартлар да тудырылган. Аерым тәһарәтханә бар. Намаз уку бүлмәсе ике өлешкә – ир-атлар һәм хатын-кызлар урыны итеп бүленгән. Шулай ук биредә дини календарьләр, намаз вакытлары күрсәтелгән белешмәлек тә урын алган.

Чыганак:http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев