Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Биектау районында "Ватан" дип аталган район халык иҗаты фестивале уздырылды

Әлеге чарада Биектау районы мәктәпләре укучылары катнашты һәм ул район халыкларының милли мәдәни традицияләрен торгызу максатларында үткәрелде. Фестиваль конкурсы берничә номинациядә уздырылды: вокал-соло, дуэтлар, ансамбльләр, нәфис сүз. "Биектау ТВ" каналында "Яшьләр яңалыклары"н алып баручы Энҗе Гәрәфиева "COLOR MUSIC" ансамбле составында беренче урынга лаек булды, диелә “Биектау хәбәрләре” газетасында.

Фестиваль 4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне якынлашуы уңаеннан оештырылган иде. Ул Биектау муниципаль районы мәгариф бүлеге һәм “Тулпар” мәктәптән тыш эшләр үзәге тырышлыгы белән гамәлдә.

Әлеге фестиваль – патриотик мәсьәләләрдә, туган як тарихын өйрәнүдә, мәдәни мирасны саклауда һәм популярлаштыруда балалар үсешенә йогынты ясауның үзенчәлекле формасы, бу дуслык һәм толерантлык өчен милләтләр маршы, дип белдерәләр фестивальне оештыручылар.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев