Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Биектау районында өлкәннәр көне кысаларында уздырылган изгелек һәм мәрхәмәт декадасы тәмамланды

1 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр акцияләргә һәм чараларга 2,5 мең өлкән кеше җәлеп ителде. Изгелек декадасы район предприятиеләре, хуҗалыклары һәм шәхси эшмәкәрләр ярдәме белән оештырылды. Алар тарафыннан өлкәннәргә матди ярдәм, күчтәнәч каплары, мәдәни чаралар өчен барлыгы 2 млн 116 мең сум акча бүлеп бирелгән иде, дип яза “Биектау хәбәрләре” газетасы.

Аерым алганда, районның матди ярдәмгә аеруча мохтаҗ булган ветераннарына (339 кеше) акчалата ярдәм күрсәтелде. 6034 кешегә бәйрәм бүләкләре таратылды. Барлык предприятиеләрдә, хуҗалыкларда, оешмаларда, мәгариф учреждениеләрендә, китапханәләрдә өлкәннәр белән чәй өстәле артында очрашулар уздырылды. Ветераннар концерт программалары карадылар, рухи ял иттеләр. Районның 9 чәчтарашханәсендә ветераннарга ташламалы бәядән хезмәт күрсәтелде, станциядәге мунча да, ветераннарга ярдәм йөзеннән, ун көн буена ташламалар каралган иде. Биектау районы “Туган як” республика акциясендә дә актив катнашты. Акция кысаларында һәр авылда теләгән кешегә картлар һәм инвалидлар йортларында яшәүче авылдашлары, туганнары янына бару мөмкинлеге тудырылды.

“Игелек кәрҗине” акциясе аз керемле пенсионерларга ярдәм итү өчен оештырылды. Барлыгы 19 шундый пенсионерга авыл хуҗалыгы продукциясе таратылды. Районның социаль хезмәткәрләре “Көзге гамь” дип аталган акциядә катнашып, ялгыз 83 пенсионерга өй һәм бакча эшләрендә ярдәм итте. Мәктәп укучылары “Игелекле эшләр” акциясенә кушылып, өлкәннәргә өй эшләрендә булышты. “Высокогорские вести”, “Биектау хәбәрләре“ редакциясе 86 сугыш ветеранына, ирләре сугышта үлеп калган толларга, ветеран хәрәкәте активистларына район газетасына бушлай яздыру оештырды.

Биектау районы администрациясендә озак еллар эшләп киткән ветеран-пенсионерлар белән район хакимияте башлыгы Рөстәм Кәлимуллин очрашты.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев