Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Биектау районында бөек татар композиторы Салих Сәйдәшев музеена нигез салынды

Бүген Биектау районы Ибрә авылында татар халкының бөек композиторы, татар профессиональ музыкасына нигез салучы Салих Сәйдәшев (1900-1954) музеена нигез салынды, дип хәбәр итә “Высокогорские вести” газетасы. Аерым алганда, биредә элек музей эшләгән, аны 1970 елда бөек композиторның бабасы нигезендә ачкан булганнар. Агач йорт бик таушалгач, аны сүтү турында кара кабул ителгән. Бу хәлгә авыл халкы, музей тиз генә салынмас инде, дип бик борчылган. Куанычка, озак көтәргә туры килмәгән. Музей С.Сәйдәшевнең бабасы нигезендә янә төзелә. Бүген музейга нигез салу тантанасында РФ ФҖның Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Биектау муниципаль район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин да катнашты. Нигезгә киләсе буыннарга мөрәҗәгать язылган капсула салып калдырылды. Кеше физик яктан да, рухи яктан да бай булырга тиеш, дип билгеләп үтте депутат И. Гыйльметдинов әлеге чарада. Музей дөньяның теләсә кайсы почмагыннан кунаклар кабул итәрлек дәрәҗәдә булырга тиеш. Музей бөтен республика байлыгы булачак, дип вәгъдәләре район җитәкчесе Р.Кәлимуллин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев