Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Биектау районы башлыгы: һәрбер комбайнчыга үземнең телефон номерымны калдырдым

Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин үзенең социаль челтәрендәге аккаунтына урак өстеннән фоторепортаж урнаштырган. Фотоларда Рөстәм Кәлимуллин алдынгы механизаторларны котлый, комбайн штурвалында утыра, игенчеләрнең эш шартларын тикшерә. Район башлыгы урак өстендә эшләүче комбайнчыларның эш шарты белән шәхсән танышып чыккан. “Instagram” челтәренә урнаштырган әлеге фотода Рөстәм Кәлимуллин кырдагы эшчеләрнең төшке аш сыйфатын тикшерә. Фото астында: “Комбайнчыларның эш шартлары, ризык сыйфаты белән шәхсән таныштым,” – дип язган. Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин “Татар-информ” хәбәрчесенә комбайнчыларның эш шартларыы белән канәгать калуы турында сөйләде: “Кыр эшләре башланганчы бөтен комбайнчыларны җыеп, нинди шартлар булырга тиешлеге хакында сөйләгән идек. Тәлинкәләр юылган булуы шарт, юарга кыр буйлап су эзләп йөрмәс өчен, запас тәлинкәләр дә булырга тиеш. Комбайнчыларны өч тапкыр ашаталар, хәтта салатларга кадәр бирәләр. Бу фотода, чыннан да салатлары бармы икән дип, савытларын ачып караган вакытым туры килгән. Мин тикшергән көнне игенчеләрне борчак ашы, икенчегә флотча макарон белән сыйладылар, чәй, компот – бөтенесе бар иде.” Икенче бер фотода Рөстәм Кәлимуллин комбайн штурвалында утыра. Фото астында: “Сагындыра комбайннар! Егет чагыма кайткан кебек булдым,” – дип аңлатма да калдырган.Район башлыгы үзе өчен бу профессиянең ят булмавын белдерде.“17 яшемдә Казахстанда комбайнда эшләгән идем,” – диде ул. Рөстәм Кәлимуллин алдынгы комбайнчыларны бүләкләү өчен янә кырга чыгарга җыенуы турында әйтте. “Бүген 26 комбайнчы икешәр мең алачак һәм нормасын үтәгән 4 кешегә өстәмә 1 мең биреләчәк. Шәхсән үзебез чыгабыз, комбайнчы янына барып, кулын кысып, шушы ике-өч меңне биреп кайтабыз. Телевидение белән дә чыкканыбыз бар”, - дип аңлатты район башлыгы. “Без эш шартларын карыйбыз. Ут сүндергечләре бармы, юкмы, нәрсә ашаталар, шуны тикшерәбез. Мин һәрбер комбайнның кабинасына үземнең телефон номерымны куйдырттым. Машина килеп җитмәсә дә, берәр җире ватылып, эретеп ябыштыручы булмаса да, ашарга китермәсәләр дә, алар миңа туры шалтырата алалар. Әле, Аллага шөкер, шалтыратканнары булмады,” – дип сөйләде район башлыгы. Рөстәм Кәлимуллин быелгы уңышны уңай бәяли: “Мондый елны зарлансаң, Аллаһ Тәгалә риза булмас. Һәрвакыт күбрәк телибез дә бит, вакытында өстәмә ашлама кертергә акча булмады. Иген тагын да күбрәк булыр иде,” – диде ул.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев