Бүген Илһам Шакировны искә алу кичәсе узачак

Бүген, 15 февральдә, Ильяс Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятендә узачак кичә мәрхүм жырчы Илһам Шакиров истәлегенә багышлана. Чара "Илһам чишмәсе" дип атала.
14:00 сәгатьтә башланачак кичәдә яшь җырчылар Айгөл Гардисламова, Илгиз Мөхетдинов, Андрей Иванушкин, Гөлназ Гарифуллина, Динар Шәрәфетдинов катнаша. Кичәне оештыручы Гөлназ Җиһангирова.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз