Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Безнең заман" эшче яшьләр бәйгесендә җиңүченең исемен күктәге йолдызга кушачаклар

13 ноябрь кичендә Казанның "Пирамида" Мәдәни-күңел ачу комплексында узган “Безнең заман” эшче яшьләр иҗаты фестивалендә Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Гран-при бүләген “Генерация компаниясе” ААҖ командасына тапшырды. Иҗади ярышта җиңүчеләрне котлап, Илдар Халиков: “Бу сезнең заман, сезнең җиңүләр һәм казанышлар”, - дип белдерде.

“Безнең заман” фестивале Татарстанда 2013 елдан бирле үткәрелеп килә. Аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән Татарстанның Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, шулай ук “Йолдызлык” иҗтимагый оешмасы оештыра.

Быел сайлап алу турларында рекорд санда эшче яшьләр катнашкан. ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы мәгълүматлары буенча, иҗади ярышта Татарстанның 32 мунипаль район һәм шәһәрендәге 167 оешма һәм предприятиедән 18-35 яшьтәге барлыгы 867 кеше катнашкан.

Гран-прига ия булган “Генерация компаниясе” командасына җиңүче дипломы, 200 мең сумга акчалата премия турында сертификат, Татарстан Президентының күчмә кубогы, һәм күктәге Зур Җидегән йолдызлыкта бер йолдызга җиңүченең исемен бирү турында сертификат тапшырылды.

Быелгы бәйгедә шулай ук башка номинацияләрдә республиканың “КАМАЗ”, “Аммоний”, “Әлмәт торба заводы”, “КОМЗ”, “Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводы”, Казан авиация заводы, Казан вертолет заводы эшчеләре дә билгеләп үтелде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев