Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Безнең заман" бәйгесенә гаризалар кабул ителә

"Наше время – Безнең заман" V ачык республика эшче яшьләр телевизион фестиваленә гаризалар кабул итү башланды. Фестиваль Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән оештырыла. Бу хакта «Наше время-Безнең заман» республика эшче яшьләр фестиваленең матбугат үзәге җиткерде.
Гаризалар 2017 елның 18 сентябренә кадәр кабул ителә. Татарстанның оешма һәм предприятиеләре фестивальдә катнашу өчен команда яки аерым катнашучыларны җибәрә ала. Алар «Музыкаль юнәлеш», «Бию юнәлеше», «Дан минуты», «Оешманың визитка-презентациясе» (визитканы командалар гына әзерли) номинацияләрендә көч сынаша.
Командаларга 18-35 яшьлек эшче яшьләр җыела. Бәйге программасы төрләре алар өчен һөнәри эшчәнлек булырга тиеш түгел. Фестивальдә катнашу бушлай.
Һәр этапта да катнашучылар өчен Россия һәм Татарстанның әйдәп баручы мөгаллимнәре белән мастер-класслар оештырыла. Командалар һәм аерым катнашучылар кыйммәтле бүләкләр, дипломнар, акчалата премияләр белән бүләкләнә. Җиңүче команда (Гран-при иясе) 250 000 сум күләмендә акчалата бүләккә һәм Татарстан Президенты күчмә кубогына ия булачак. Бүләк фонды – 6 миллион сумнан артык, ди оештыручылар.
Фестивальнең сайлап алу этаплары 6 октябрьдән 4 ноябрьгә кадәр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һәм Казан шәһәрләрендә үтәчәк. Зона бәйгеләрендә уңышка ирешкәннәр 15-16 ноябрьдә Идел буе физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясендә узачак финалга чакырыла. Җиңүчеләрнең Гала-концерты 18 ноябрьдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында була.
Яшь профессионалларны абруйлы жюри бәяләячәк. Быел аның составында беренче тапкыр Россиянең халык артисты, театр һәм киноның танылган актеры Дмитрий Назаров булачак.
Белешмә өчен: Татарстанда «Наше время-Безнең заман» республика эшче яшьләр фестивале Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән 2013 елдан бирле уздырыла. Фестивальгә нигез салучылар – Татарстанның Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Профсоюзлар федерациясе һәм башка министрлыклар, оешмалар.
Фестиваль – социаль әһәмиятле дәүләт проекты, аның коммерцияле максатлары юк. Миссиясе – кадрларның яңа буынын булдыру, эшче һәм инженер һөнәрләрен таныту, республикада кадрлар потенциалы үсешенең акуталь мәсьәләләренә игътибар җәлеп итү. Катнашу өчен гаризаны һәм фестиваль белән танышу өчен документларны http://bzzm.ru/ рәсми сайтында табарга мөмкин, диелә фестивальнең матбугат хезмәте хәбәрендә.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев