Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Безнең яңа укытучы" бәйгесендә грант алучылар исемлеге расланды

2018 елда “Безнең яңа укытучы” грантын алучыларның исемлеге  билгеле.  Моңа Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының “Безнең яңа укытучы” бәйгесендә грант алучылар исемлеген раслау турында”гы ( 10.07.2018 ел. №1085/18)  боерыгы нигез булып тора. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә. "Безнең яңа укытучы" грантын алучы 200 педагогның 90ы - Казан мәгариф оешмаларыннан. Боерыкта язылганча, 2018 елның 6 августына кадәр Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгына мәгариф идарәләреннән (бүлекләреннән) грант алучының эшкә урнашуы турындагы раслау кәгазе килергә тиеш. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, эш бирүче һәм грант алучы арасында өч яклы килешү төзелә. Эш бирүче һәм грант алучы ягыннан имзаланган килешүләр Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгына тапшырыла. Таләп буенча, документ министрлыкка, кул куелыр өчен,  2018 елның 1 сентябреннән дә соңа калмый тапшырылырга тиеш.
  • Бәйгенең турыдан-туры этабы «Республика белем бирүнең сыйфатын мониторинглау үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе һәм Казан педагогика көллиятендә үткәрелде. Әлеге этапта 373 дәгъвачы катнашты. Шулардан 338 катнашучы тестлаштыру һәм һөнәри-психологик әңгәмәне уңышлы узды.
  • ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының «Безнең яңа укытучы» гранты турында»гы боерыгы нигезендә, турыдан-туры этапта мөмкин булган 200 баллның 122,7сен җыйган 200 кеше 2018 елда конкурсның җиңүчеләре дип табылды.
"Безнең яңа укытучы" грантын алучылар исемлеге белән http://mon.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_1468502.pdf сылтамасы аша кереп танышып була.
Татар-информ
Фото: Салават Камалетдинов/архив

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев