"Безнең төп максатыбыз һәм бурычыбыз — илебезнең барлык байлыкларын кулланылышка кертү" - Айрат Хәйруллин

Ай башында Россия Дәүләт Думасында “Авыл хуҗалыгында файдаланыла торган җирләрне нәтиҗәле куллануны закон тарафыннан тәэмин итү” темасына парламент тыңлаулары узды. Аның барышында Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы җир белән бәйле законнарны камилләштерүгә юнәлдерелгән инициативаларын җиткерде.

Министр урынбасары Сергей Левин билгеләп үткәнчә, ведомство авыл хуҗалыгы җирләренә кагылышлы федераль мәгълүмати ресурс–дәүләт реестры әзерли.

Моннан тыш, министрлык җиргә кагылган законнарга, төгәлрәге, җир кишәрлегенең берничә хуҗасы булган очракта, гомуми җыелышлар уздыру тәртипләрен үзгәртүгә; ул җирләрне КФХларга бирү процедураларына; мондый җирләрне дәүләт тарафыннан мониторинглауга һәм залог механизмнарына бәйле үзгәрешләр кертергә ниятли.

Россия Федераль Җыен депутаты Айрат Хәйруллин “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына билгеләп үткәнчә, моннан бер ел чамасы элек кабул ителгән закон нигезендә, әгәр дә җир ике ел дәвамында эшкәртелми икән, ул хуҗасыннан тартып алына.

“Безнең төп максатыбыз һәм бурычыбыз — илебезнең барлык байлыкларын, ягъни авыл хуҗалыгы җирләрен кулланылышка кертү һәм аннан файдалану дәверендә аны ярлыландырмыйча, баету. Без авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүне файдалы итүне максат итеп куябыз”, – диде депутат.

Айрат Хәйруллин сүзләренчә, парламент тыңлауларында Краснодар краенда килеп туган кыенлыклар хакында фикер алышу булган.

“Анда кечкенә фермерларны эре холдинглар “йота” бара. Фермерлар исә хуҗалык эшчәнлеге белән шөгыльләнүдән мәхрүм кала. Хәзерге вакытта Краснодар краенда 1 гектар сөрү җире 250 мең сум тора. Чөнки анда авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүнең файдасы бар. Краснодарда 3 нче сортлы бодайның бәясе 12,5 мең сум, чөнки диңгез порты якында гына. НДСны исәпкә алганда, Россиянең бодае чит илгә тоннасы 14 мең сумнан сатыла”, – диде парламент вәкиле.

Татарстанда исә хәлләр башкачарак. Айрат Хәйруллин билгеләп үткәнчә, республиканың авыл хезмәтчәннәре хәтта бөртекнең тоннасын 10 мең сумга да сатып җибәрә алмый, һәм бу, шулай ук, дәүләтнең ситуацияне “кулдан ычкындыруы”, дип саный Дума вәкиле.

“Дәүләтнең максаты — сәүдәне төрле механизмнар белән көйләү. Минемчә, дәүләт дефференциацияле ярдәм күрсәтергә тиеш. Мисал өчен, үсемлекчелеккә Краснодар өлкәсендә дә, безнең республикага да, Идел буена да, Себергә дә бер үк төрле ярдәм итү дөрес түгел. Чөнки без портлардан ерак урнашкан һәм бездә үсемлекләргә күбрәк куркыныч яный: кышын туңарга, җәен эсселектән корырга мөмкин”, – дигән фикердә Айрат Хәйруллин.

Файдаланыштан төшеп калган җирләр, урман үскән яисә авыл хуҗалыгы җирләрен сатып алып, спекуляция юлы белән аларда торак йортлар төзү кебек мәсьәләләр дә борчый парламент әгъзаларын.

“Безнең илдә кишәрлекләр бөтен нәрсә өчен җитәрлек. Әмма авыл хуҗалыгы җирләрен башка категорияле территорияләр белән бутарга ярамый. Дәүләтнең бу өлкәне дә җайга салуы шарт. Авыл хуҗалыгы җирләре авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү өчен файдаланырга тиеш. Шәһәрләрне киңәйтү, авыл җирлекләре территорияләрен зурайту өчен җирләр кирәк икән, ул очракта, авыл хуҗалыгы җирләре башка категориягә күчерелсен, әмма спекуляция ысулына әйләнмәсен иде. Барлык җирләр дә кадастр хисабында булырга, һәм без аңардан ничек файдалануыбызны белергә тиеш”, – дип саный Айрат Хәйруллин.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: