Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Безнең Татарстан" VII республика яшьләр форумына гаризалар кабул ителә

«Безнең Татарстан» VII республика яшьләр форумына гаризалар кабул ителү дәвам итә, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте. Әлеге Форум – ел саен уздырыла торган төп яшьләр мәйданчыгы, анда һәр яшь кеше һәм аның командасы, үз проектын тәкъдим итеп, аны яклый ала. Республика яшьләр форумы Татарстанда 2010 елдан бирле бара. Шул вакыт эчендә анда 7 меңнән артык кеше катнашып, 5500дән артык проект тәкъдим ителгән. Чараның максаты – яшьләрнең Татарстан Республикасын үстерүгә юнәлдерелгән социаль әһәмиятле, инновацион һәм иҗтимагый-файдалы идеяләрен һәм проектларын күрсәтү, алар буенча фикер алышу, аларны бәяләү һәм эшкә җигү өчен шартлар булдырудан гыйбарәт. Быелгы катнашучылар форумның түбәндәге тугыз тематик мәйданчыгының берсенә үз проектын тәкъдим итә ала: «Кече Ватан территориясе», «Инновацияләр территориясе», «Архитектура һәм сәнгать территориясе», «Эшкуарлык территориясе», «Игелек территориясе», «Иминлек территориясе», «Спорт территориясе», «Тынычлык һәм татулык территориясе», «Яшьләр территориясе». Теркәлү http://forumtatarstan.ru/ сайтында 2017 елның 20 февраленә кадәр барачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев