Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Безнең Татарстан" VI республика яшьләр форумы катнашучылары үзләренең яңа проектлары белән шаккаттыра

Араларында инде тормышка ашканнары да, тиздән гамәлгә куелачаклары да бар. Мәсәлән, сезнең йорт хайваннары турында кайгырта, компьютерны хакерлардан саклый һәм 100 баллга булыша торган программалар турында ишеткәнегез бармы? Ә бит боларның барысын да Татарстан яшьләре уйлап чыгарган! Чыннан да, “Безнең Татарстан” форумы яшьләргә зур мөмкинлекләр ача. Биредә һәр катнашучы үз проектын тәкъдир итеп, аны тормышка ашырыр өчен фикердәшләр табарга мөмкин. Татарстан Хөкүмәте яки партнерлар аны алга таба үстерергә ярдәм дә итә. Җитмәсә, бу форумда җиңеп федераль дәрәҗәдә уздырыла торган форум-чараларда катнашу бәхетенә дә ия була. Исегезгә төшерәбез: быел “Безнең Татарстан” форумына барлыгы 1,2 мең гариза килгән булган. Шуларның бары тик 42се генә форум күргәзмәсендә катнашу хокукына ия булды. Нәтиҗәдә өч проект иң яхшылары, дип табылды. Бүген сүзебез – шулар турында.

Казандагы мәктәп бөтен Россиягә җәелгән Кайбер кешеләр үзләре яхшы башкарган әйберне башкалар белән уртаклашырга яратмый. Тик Айрат Хәлиуллин андыйлардан түгел. Ник дигәндә, 2011 елда физика буенча БДИны 100 баллга тапшырган егет башкаларның да аның уңышын кабатлавын тели. Шул сәбәпле, ул вундеркинд укучылар өчен “Квентин” дип аталган мәктәп ачып җибәргән. Башта Казанның берничә ноктасында гына башланып киткән проект шулкадәр уңышлы булган ки, хәзер ул Россия күләмендә дә уңышлы эшли.

Дүрт еллык тарихы булган оешманың бүген 20 шәһәрдә филиаллары бар. Уфа, Мәскәү, Түбән Новгород, Красноярск, Ханты-Мансийск кебек шәһәрләрдә дә хәзер имтиханны 100 баллга тапшырырга өйрәтәләр һәм өйрәнәләр. Бөтен ил буйлап, аларның командасында 300 кеше җыела. - Әлеге мәктәпләр – оффлайн рәвештәге уку үзәкләре. Казанда мондый мәктәпләрнең саны 5кә җитә. Монда 9нчы, 11нче сыйныф укучылары 4-6 кешелек төркемгә бүленеп укый. Безнең үзенчәлек шунда: әлеге үзәкләрнең бөтен укытучылары да – БДИны 100 баллга тапшырган кешеләр. Имтиханга әзерләнеп, үзләренең күп энергиясен сарыф иткән мондый кешеләр бөтен Россия буенча табылды. Шуңа да Россия шәһәрләрендә дә бу мәктәпләрне ачуны кирәк, дип таптык, – дип ассызыклый 23 яшьлек Айрат Хәлиуллин.

Үзләре туплаган тәҗрибәне башкалар белән бүлешү максатыннан, “Квентин” укытучылары бу мәктәпләрнең Татарстанның һәрбер авылына “барып җитүен” тели. Шул сәбәпле алар он-лайн платформа ясарга булганнар. Ул республикада һәркем өчен бушлай булачак. Нәкъ менә әлеге максатны тормышка ашыру өчен алар “Безнең Татарстан” форумына килергә уйлаганнар.

Хайваннарны яратучыларга... Виктория Абдуллина исә хуҗасыз калган хайваннар турында кайгырта. Алар турындагы мәгълүматны бер урында терки торган сайт булдыру – аның төп максаты. Мывответе.ру дигән сайтта ул Казанда караучысыз калган мәчеләр турында бөтен хәбәрне теркәргә тели. Безнең төп максат – хайваннарны саклаучыларны уртак платформада берләштерү. Чөнки социаль челтәрләрдә йорт хайваннары турындагы мәгълүмат бер урында гына теркәлмәгән. Шуңа да кирәкле әйберне табуы кыен. Әгәр кеше приюттан мәче алырга теләсә, бу эшне башкарып чыга алмаска мөмкин. Бу сайт исә барысын да берләштерә торган мәйданчык булырга тиеш, – дип сөйли проектның авторы Виктория Абдуллина. Киләчәктә әлеге сайтта волонтерларга яки приют хезмәткәрләренә йорт хайваннары турында белдерүләр эләргә мөмкин булачак. Хайван турындагы карточка, аның билгеләре, кайда урнашуы – болар барысы да шушы сайтта урнаштырылып барачак. Яңа елга кадәр сайтның гадиләштерелгән вариантын ачарга җыеналар. Кызганыч, бүген күп казанлы хайваннарның приютлары турында мәгълүмат белми. Зооволонтер Виктория бу тема белән яхшы таныш булса да, кирәкле мәгълүматны таба алмаган вакытлары да була. Хайваннарны яклаучыларның төп максаты  – йорт хайваннарын стерильләштерү. Шунысын да әйтергә кирәк: әлеге программа хайван үрчетүчеләргә яки мәчесен/этен урамга чыгарып ташлаган кешеләргә карамый. Әлеге проект бары тик хайваннарны яратучыларга, аларны саклаучы-яклаучыларга гына кагыла. Компьютерны хакерлардан ничек саклап калырга? Соңгы вакытларда IT-технологияләр белән бәйле проектлар, заманча тел белән әйтсәк, трендта. 29 яшьлек Радик Чумаринның «DataArmor» проекты да шуңа багышланган. Мәгълүмат базасының куркынычсызлыгын саклау турындагы әзер проектлары коммерция өлкәсендәге мәгълүмати инфраструктуралар өчен эшләнелгән. Аларның “Безнең Татарстан” республика яшьләр форумына килгәндә үк проектлары әзер булган. Шунысы бар: DataArmor Database Firewall проекты Татарстан белән чикләнеп кенә калмый,  ул бөтен дөнья буйлап җәелгән. Аның тормышка ашырылуына да дүрт ел вакыт узган. - Бүген безнең продуктны күбесенчә чит илләр сатып ала. Мисал өчен, соңгы тапкыр Израиль клиентлары мөрәҗәгать иткән иде. Әлеге форум ярдәмендә без республика җитәкчеләренә үзебезне күрсәтергә теләдек. Кызганыч, хәзерге вакытта бу продуктны Татарстан компанияләре кулланырга теләк белдермәде, – дип сөйли “DataArmor” фирмасы генераль директоры Радик Чумарин.

Чыганак: http://intertat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев