Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Безнең шикелле дәүләт хисабына китаплар чыгарган бер генә республика да, бер генә милләт тә юк, руслардан кала, билгеле" - Разил Вәлиев

  Татарстан социаль әһәмияткә ия булган китапларны дәүләт хисабына бастырып чыгаручылар исемлегендә милли республикалар арасында беренче урында. Ел саен Татарстан китап нәшриятендә 100дән артык шундый басма дөнья күрә. ТАССР вакытында исә мондый китапларның саны 400-500гә җиткән. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты җитәкчесе Разил Вәлиев хәбәр итте. Журналистлар белән очрашу ТАССР оешуга 100 тулуны билгеләп үтү чараларына багышланган иде. “Татарстан китап нәшриятендә 100 дән артык исемдә социаль әһәмияткә ия булган китаплар бастырып чыгарабыз. Бу яктан караганда, без Россиядә 21 милли республика арасында беренче урында торабыз һәм безнең шикелле дәүләт хисабына китаплар чыгарган бер генә республика да, бер генә милләт тә юк, руслардан кала, билгеле”, - диде Разил Вәлиев. Ул шулай ук үзе мәктәптә белем алганда рус классикларын татар телендә укуын билгеләп үтте. “Мин “Евгений Онегин”ны да, Лев Толстой романнарын да, Максим Горький әсәрләрен дә татарча укыдым. Ул елларда дөнья һәм рус әдәбияты татарчага бик күп тәрҗемә ителгән. Әгәр дә без татар телен чын мәгънәсендә дәүләт теле итәргә телибез икән, алга карап эшләргә, әмма моңа кадәр булган тәҗрибәбезне бик тәфсилләп өйрәнергә тиешбез”, - дигән нәтиҗә ясады депутат.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев