Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Безнең шәһәрләр...һәм иң яхшы тәҗрибәләребез бер-берсенә якынрак булуын телибез" - Илсур Метшин (Казанга Париж мэры киләчәк)

Февраль уртасында Казанга дустанә визит белән Париж мэры Анн Идальго киләчәк. Бу хакта Казан мэриясендә эшлекле дүшәмбедә хәбәр иттеләр. “Париж мэры Анн Идальго Казанга 15-16 февраль көннәрендә киләчәк. Шул уңайдан, республика һәм шәһәрнең җитәкчелеге белән рәсми очрашулар каралган. Исегезгә төшерәбез, 2016 елның 13 декабрендә Парижда ике шәһәр арасында туризм, мәдәният һәм спорт өлкәсендә үсеш турында килешү төзелгән иде. Визит Казан һәм Париж арасында нәкъ менә шушы өлкәдәге мөнәсәбәтләрнең үсешенә юнәлтелгән булачак”, - дип сөйләде муниципаль берәмлек Башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова. Париж мэры шулай ук 21 ел элек ачылган “Альянс Франсез” француз мәдәнияте үзәгендә, бер төркем спорт объектларында булырга ниятли. “Париж  2024 елда җәйге Олимпия уеннарын үткәрүгә гариза бирде. Анн Идальго визиты вакытында “Казан-Арена”ны, Су спорт төрләре үзәген һәм Универсиада авылын караячак. Бу аның төп максатларының берсе”, - дип искәртте Лодвигова. Казан мэры Илсур Метшин Парижның “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр” бөтендөнья оешмасы эшчәнлегендә актив катнашуын искәртте. “Моннан 10 ел элек Париж мэры безнең Универсиада, Су спорт ярышлары, WorldSkills кебек чаралардагы уңышлы тәҗрибәбез белән танышырга килер дип әйтсәләр, күпләр ышанмас та иде”, - дип белдерде Метшин. Бу чараларның күбесендә Казанның көндәше нәкъ менә Париж булган. “Без бер-беребездән өйрәнәбез һәм безнең шәһәрләр, кешеләр,  яшьләр һәм иң яхшы тәҗрибәләребез бер-берсенә якынрак булуын телибез. Париж белән без дус булырбыз!” – дип искәрткән Казан мэры һәм Анн Идальгоның Казандагы программасын булдыра алганча эчтәлекле һәм нәтиҗәле итеп оештырырга кушкан.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев