Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Безнең республика Россиядә иң күп укучы төбәк - "Татарстан почтасы" директоры

Татарстанда 2017 елның беренче яртыеллыгында республика халкы 1 млн 320 мең данә газета-журналлар яздырып алыр дип фаразлана.

2015 елның әлеге чорында татарстанлылар 1 млн 300 мең экземпляр газета-журналлар алдыртса, 2016 елның беренче ярты еллыгында бу күрсәткеч 1 млн 307 мең экземпляр тәшкил иткән. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә “Почта России” дәүләт оешмасы филиалы саналган “Татарстан почтасы” почта элемтәсе федераль идарәсе җитәкчесе Регина Кузнецова бәян итте.

“Басма матбугат гасырлар буе яшәргә тиеш, чөнки ул укучыбызга җиткерә торган мәгълүмат чыганагы. Татарстанда газета-журналлар алдыручылар кимеми, киресенчә, арта гына. Бу почта хезмәткәрләре, нәшер итүчеләр, “Татмедиа” җитәкчелегенең уртак хезмәте”, - диде Регина Кузнецова матбугат очрашуы барышында.

Аның сүзләренчә, ил күләмендә Татарстан иң күп укучы төбәк санала. Республикада 1 мең кешегә якынча 340 данә вакытлы матбугат туры килә. Россиядә исә 1 мең кешегә 129 данә басма туры килә. Татарстанлылар укый торган басмаларның 13 процентын “Татмедиа” газета-журналлары тәшкил итә.

Узган елның күрсәткечләре белән чагыштырганда, төбәк басмаларына язылучылар хәзергә 123 процент, район басмалары буенча 105 процент тәшкил итә. Гомумән алганда, тиражлар буенча план 108 процентка үтәлгән.

Регина Кузнецова шулай ук хат ташучылар арасында үткәрелә торган традицион бәйгенең 2017 елда да дәвам итәчәген билгеләп үтте.

Газета-журналларга ярты еллыкка язылу нәтиҗәләре буенча, “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте хат ташучылар арасында “Авылның иң яхшы хат ташучысы”н, “Шәһәрнең иң яхшы хат ташучысы”н, “Журналлар буенча иң яхшы тираж”ны, “Кече шәһәрнең их яхшы хат ташучысы”н һәм “Иң яхшы почта бүлекчәсе”н билгелиячәк.

Җиңүчеләргә 15-30 мең күләмендә акчалата бүләк каралган. Акция 2017 елның 20 мартына кадәр дәвам итәчәк.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев