Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Безнең өчен иң беренче максат – милләтне саклап калу" - Индус Таһиров (ӘҢГӘМӘ/ВИДЕО)

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының беренче рәисе булган күренекле татар галиме, тарих фәннәре докторы, профессор, сәясәтче, Татарстан Фәннәр академиясе академигы, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның һәм Россиянең атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты Индус Ризак улы Таһиров "Татар-информ" агентлыгына интервьюсында 1990 елларда Татарстан белән Россия арасында барган сөйләшүләр, татар теленең язмышы, ни өчен татар халкында бердәмлек булмавы хакында сөйләде.
- Индус Ризакович, 1990 елның 30 августында кабул ителгән декларация һәм аның әһәмияте турында бик күп сүзләр әйтелде. Бүгенге вәзгыятьтән чыгып караганда, аның Татарстан өчен төп әһәмияте нәрсәдә? - 1552 елдан бирле татар халкы үзенең дәүләтчелеген торгызу өчен көрәшүне туктатмады. Шунлыктан, СССР барлыкка килгәнче үк, 1917 елдагы революциядән соң ук шушы мәсьәлә яңадан күтәрелә һәм “Идел-Урал” штаты дигән проект барлыкка килә. Аннан соң Татар-Башкорт республикасы идеясе һәм проекты туа һәм, ниһаять, Татарстанны төзү декреты дөнья күрә һәм 1920 елның 27 маенда Автономияле Республика булдырыла. Безнең республика автономияле республика булып барлыкка килгәнгә күрә, егерменче еллардан ук, үзенең статусын күтәрү өчен, зур көрәш алып бара. Бу көрәшнең корбаннары да була. Шуларның берсе – Мирсәет Солтангалиев.

"Сталин Татарстанның статусын күтәрергә теләми"

Татарстанның статусын күтәрергә теләмиләр, бигрәк тә моңа Сталин каршы була. 1936 елны кабул ителгән Конституциядә үзләре өчен шушы хокукларны сорамаган Казахстан, Кыргызстан республикалары өчен (Кыргызстан әле республика да түгел, автономияле өлкә генә) союздаш республика статусы күктән төшкән кебек була. Ә безгә ул тәтеми. Сталин үзенең докладында: “Татарии и Башкирии союзный статус не видать как своих ушей”, - дип әйтә. Шунлыктан, үзгәртеп кору башланганнан соң бу идея өр-яңадан калкып чыга. Бу вакытта СССР искергән, тузган, таркалыр вакытлары җиткән, шуны булдырмас өчен яңа союздаш килешү төзү мәсьәләсе барлыкка килә һәм моның проекты да төзелә. Татарстан җитәкчеләре: “Без, Татарстан республикасы, әлеге килешүгә, Россия делегациясе составында түгел, үзебез мөстәкыйль рәвештә кул куярга телибез”, - дип әйтә. Бу принцип — "особая позиция Татарстана" дип атала. Без шушы декларацияне кабул иттек, аның эчтәлеге буенча Татарстан СССР составында да түгел, Россиядә дә түгел. Ни өчен? Чөнки СССРга безне мөстәкыйль рәвештә алганнары юк, ә Россия составында итеп күрсәтсәләр, без өр-яңадан шуның составында калырга тиеш булабыз. Шунлыктан без Россия белән махсус килешү рәвешендә яшәүне алга сөрдек. Россияне Татарстан тарката дип, безне гаепләп тә чыктылар. Һич кенә дә алай түгел. Без, махсус үзебезнең статусны күтәреп, бердәм, яңа барлыкка килгән советлар илендә яшәүне максат итеп куйдык. Шунлыктан Россия Президенты Борис Ельцин һәм Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, ике делегация төзеп, шушы мөнәсәбәтләрне җайлауга кереште. Аның никадәр әһәмиятле икәнлеген шуннан белеп була: Ельцинның үзеннән соң администрациясендә Бурбулис Геннадий Эдуардович - дәүләт секретаре - шушы делегациянең җитәкчесе итеп билгеләнде. Безнең делегациянең җитәкчесе - Василий Николаевич Лихачев, вице-президент, президенттан соң икенче кеше. Аның урынбасары итеп Шәймиев мине билгеләде. Мин Татарстанның позициясен үтемле һәм аңлаешлы рәвештә кабул итүне эшләргә тиеш идем. Ике делегация 1991 елның 12 августында Ак йортта очрашты. Җитәкчеләр котлау сүзләре алышканнан соң сүз миңа бирелде.

 "Татар халкы - дәүләти халык"

Татар халкы ул дәүләти халык. Аның гасырлар буе төзегән дәүләте булган һәм дәүләти идея татарның канына сеңгән. 1552 елдан соң да татарлар беркайчан да дәүләтчелекләрен кайтару идеясеннән баш тартмады, һәрвакыт көрәшә килде. Безнең нигез - ул халык фикере иде, чөнки Татарстан урамнарында, мәйданнарында халык җыелып шушы статусны тәлап итте. Аны телевизордан да күрсәтеп тордылар, радиодан да сөйләделәр.

"Без Россия кануннарын бозмадык"

Тагын шунысын искәртеп үтү мөһим: без шушы юлда Россиянең бер законын да бозмадык. "Ничек инде бозмыйсыз?" - дип әйтүчеләр дә булды. Минем кулымда китап, документлар. Россиядә 1918 елда “Декларация прав трудящегося и эксплуатируемого народа” дигән документ кабул ителә. Анда Россия федератив дәүләт буларак ирекле халыкларның нияте буенча ирекле рәвештә барлыкка килгән дип күрсәтелгән. Шушы документның соңгы пунктында "Үзәк хөкүмәт белән мөнәсәбәтләрне һәрбер республика үзенең республика съездларында үзе хәл итә" диелгән. Россия делегациясендә Шахрай дигән бик күренекле кеше бар иде. Ул безгә әйтте: “Ул вакытта сезнең республика юк иде, ул 1918 елгы документ, ә сезнең республика 1920 елда барлыкка килде”. Мин аңа икенче урыннан укып күрсәтәм: “По мере возникновения республик они вступают в согласие с центральным исполнительным комитетом". Бу - килешүнең нигезе, бу бит декларация, юк бу декларация гына түгел, чөнки 1918 елда кабул ителгән шушы документ тулысы белән Россия Конституциясенә кертелгән. Шулай булгач ул закон нигезендә. Без шуңа таянып эш иттек.

"Без Россиядән аерылмыйбыз"

Россия делегациясе әгъзасы Станкевич: “Зачем вы эти большевистские штучки поднимаете?", - ди. "Большевистские штучки, не штучки, это единственный документ который провозгласил Россию федерацией, без этого документа федерации нет, поэтому хочешь, не хочешь, приходится признавать", - дим. "Юк, безгә Киев Русеннән башларга кирәк", - ди Станкевич. "Әйдәгез, алайса Киевка барыйк, сөйләшүләрне шунда дәвам итәрбез, ләкин безне анда ничек каршы алырлар соң? Алар инде бәйсезлекләрен игълан итте", - дидем. Шушы позиция аларга аңлаешлы рәвештә җиткерелде. Без Россиядән аерылмыйбыз, аның белән махсус мөнәсәбәтләр шартында яшибез. Делегацияне шушы фикергә күндердек һәм аларның җитәкчесе Бурбулис: “Позиция Татарстана правомерна", - диде. Без өч көн буе сөйләшүләр алып бардык. Соңгы документны кабул иткән вакытта мин аның шушы сүзләрен протоколга кертергә тәкъдим иттем, әмма моңа ачулары килде: “Как так, какая правомерность в вашей позиции? Вы же сорвали выборы Президента Российской Федерации», -диделәр. Протоколны без кабул иттек, протоколда безнең ике декларациягә дә күрсәтмә бар. Икесе дә 12 июль көнне кабул ителгән Россия декларациясе: Россиянең суверенлык декларациясе һәм Татарстанның 30 август көнне кабул ителгән декларациясе. Шушы документлардан чыгып, бу протокол кабул ителә дип язылган.

ГКЧП: Татарстан юллар чатында

Шушы рәвештә без кайтып киттек, ләкин... 16 августта без кайттык, ә 19 август көнне - ГКЧП. Шушы көннәрдә Татарстан нинди позициядә булырга тиеш, нәрсә эшләргә тиеш - болар инде уйланылган: Татарстан я ГКЧП, я Россия хөкүмәте позициясен сайлап алырга тиеш. Әлбәттә, болай уйларга нигез бар иде, чөнки сөйләшүләр беткәч, 19 август көнне Ельцин белән Шәймиев очрашып, соңгы ноктаны куярга тиеш иде - Татарстанның кайсы көнне союздаш килешүенә кул куюны билгеләргә кирәк иде, әмма шушы ГКЧП аркасында ул булмый калды. Шәймиев очрашуга килә, әмма Ак йортта Ельцин юк, чөнки ул кулга алырлар дип курка.Шәймиев җитәкчелегендәге делегация шул вакыттагы Югары Совет рәисе янына кереп, аның белән сөйләшеп, кайтып китәргә мәҗбүр була. Моны гаепләп чыгалар, чөнки безнең Татарстан ГКЧП ягына да кушылмый, Россия хөкүмәте ягын да якламый. Әгәр кайсы булса да җиңсә, Татарстан бик авыр хәлдә калыр иде.

"Шәймиев өчен иң беренче принцип милләтара дуслыкны саклап калу булды"

Шәймиев өчен иң беренче принцип республикада стабильлекне, милләтара дуслыкны саклап калу булды. Шушы ыгы-зыгы вакытында тегенди-мондый нәрсә килеп чыгып Татарстанны гражданнар сугышына тартып кертмәсеннәр иде дигән фикердән чыгып эш итте. Без соңыннан документларны тикшердек, әгәр дә тегенди-мондый хәл килеп чыга калса, Куйбышевтан (ул вакытта хәрби округның башкаласы иде, генерал Макашов - округның командиры) Казанга гаскәр җибәрүне хәл итә. Һәм кайсы көнне, ничә сәгатьтә гаскәр керә, танклар, бронетанклар һәм гаскәр белән бергә кайсы урамнарны әйләнеп чыгарга, кайсы биналарны алырга тиешләр - кайчан, ничек бөтенесе язылган. Әлеге документ турында берәү дә белми иде. Татарстан ГКЧПны яклап чыкты дип гаепләгәннән соң, мин ул документларны бастырып чыгардым. Чынлыкта исә беркем бернәрсә якламаган. Татарстан үз позициясен яклый, үзенең бөтенлеген, үзенең милләтара иминлеген саклап калуны беренче урынга куя, ләкин Россия җитәкчелеге Шәймиевкә, Идиатуллинга (ул КПСС реском секретаре иде) җинаять эше ача. Тиздән ул җинаять эше бетә, туктала, ләкин бу факт. Ул булган хәл. Шәймиевне ГКЧПны яклап чыкты дип гаепләгәч, (хәер безнең үзебезнекеләр дә гаепләп чыкты, мин инде кемнәр икәнен әйтеп тормыйм), миңа, Шәймиевнең позициясен аңлатып, радиодан чыгыш ясарга туры килде.

"Мине дә гаепләүчеләр булды"

Шуннан соң Бармин дигән берәү “Вечерняя Казань" газетасында “Как профессор защищает Президента" дигән мәкалә яза. Анда мине дә гаепли, имеш, Шәймиевне дөрес якламыйм, Шәймиев гөнаһлы, теге дә бу, ә менә Ельцин дөрес позициядә тора, ди, менә шуның ягында булырга тиеш дип язып чыга, миңа каршы инде, әлбәттә. Ләкин аңа да җавап таптык, чөнки дөреслек, хаклык безнең якта иде. Күпмедер вакыт үткәч, безнең позицияне аңладылар. Ләкин шушы ыгы-зыгы вакытында, шушы айлар эчендә, ике республиканың да – Татарстанның да, Россиянең дә аралашып яшәүдән тукталганы булмады. Үзара мөнәсәбәтләр дәвам итте. Бигрәк тә икътисади мөнәсәбәтләр ул вакытта бик әһәмиятле булды.

Икътисади мөнәсәбәтләрне ачыклау: ике делегациянең сөйләшүе

Бу икътисади мөнәсәбәтләрне билгеләү, ачыклау өчен, сөйләшүләр башлана: ике делегация төзелә. Делегациянең Россия ягыннан җитәкчесе - Тимур Гайдар (ул Россия хөкүмәтенең башлыгы), ә безнең делегациянең җитәкчесе - Сабиров Мөхәммәт Гәлләмович. Шушы вакытта Мөхәммәт Гәлләмович миңа делегация составына керергә дип мөрәҗәгать итте. “Мин бит экономист, банкир, финансист түгел, нәрсәгә мин анда?” - дим. “Ризалык бир, кирәк булсаң, без сине чакырырбаз", - ди. Ризалаштым. Икенче көнне иртән лекция укырга киттем. Мине куып җитәләр дә: “Иртәгә сәгать 10 да Мәскәүдә булырга кирәк, сезне көтеп торалар”, - дип әйтәләр. Мине утыртып җибәрделәр. Ак йортка килеп керсәм - бер залында Сабиров белән Гайдар басып тора. Сабиров мине Гайдар белән таныштырды. Аларның пленар утырышы инде беткән булган, утырышта нәрсәләр сөйләшенгәнен белер өчен, мин стенограммасын сорадым, бирделәр, таныштым. Сабировка әйтәм: “Мөхәммәт Гәлләмович, өйгә кайтырга була”, - дим. “Нишләп?” - ди. “Без хәзер сораучылар кебек килдек. Ә без декларация нигезендә сораучылар түгел, үзебезнең хокукларыбыз белән килдек, шул хокукларны шушы сөйләшүләрдә Россия хокуклары белән ни рәвештә тәңгәлләштерү турында сүз булырга тиеш. Сез башкача килгәнсез, шуның өчен бу уңышлы бетәчәк түгел", - дидем. Аптырап калды, азрак төгәлсезлек киткән инде, ди, ярар, алай булса да инде сөйләшүләр башланды. Ике як делегациясен дә төркемнәргә бүленде. Финансистлар үзенә, милек хуҗалары үзенә, банкирлар үзенә, менә шулай төркемнәргә бүленгән. Бер атна буе сөйләшәләр, кич белән очрашабыз, бернинди үзгәреш юк.

Беркөнне Дамир Бикбов - милек буенча төркемнең җитәкчесе, миңа килә дә: “Индус Ризакович, безгә ярдәм итегез”, - ди.

Сорагач, мин икенче көнне бардым, үзебезнең позицияне төркем җитәкчесенә аңлаттым, күнде: "Мин сезнең белән риза, ләкин без чиновниклар, безгә ни кушылган - без шуны эшлибез. Шулай бугач инде, соңгы, ахыргы документ кабул ителергә тиеш. Аның эчтәлеге билгеле булырга тиеш һәм аны делегацияләрнең утырышында кабул итәргә тиешбез. Шуның өчен аны төзү мәсьәләсе аларның икътисад министры урынбасары (аннан министр да булды) Андрей Шаповальянц дигән кешегә тапшырылды.

"Татарстанның кесәсе булырга тиеш!

Ике як делегация утырды һәм мин Шаповальянцка сорау бирдем: “Сезнең белән җитди сөйләшүләр алып барып буламы?” - дип. “Әлбәттә”, - ди. “Бу очракта сез безнең сөйләшүләрнең дәвамлы булуын аңлыйсыздыр, августта безнең сөйләшүләр булды", - дим. "Әйе, миндә протокол бар", - дип әйтте. Анда безнең декларация кабул ителән дип язылган, ләкин ул аны белми ничек кабул ителгәнен, анда алай ук дип язылмаган, аңлатырга туры килде. Декларациядә җир күпмилләтле Татарстанның байлыгы булып санала диелгән. "Сезнең беттеме?" - дип сорыйлар. "Юк, бетмәде, димәк, милек безнеке икән, мин кем өчен салым җыярга тиеш? Үзебез өчен", - дип җавап бирәм. "Бу нәрсә аңлата?" - дип тагын сорыйлар. "Бер каналлы салым системасы, -  дип аңлатырга туры килде. Куркып китте инде, әлбәттә. "Бу гына түгел әле, салымнар ул - бюджет, бюджет чыганагы, шуңа күрә мөстәкыйль бюджет кабул ителергә тиеш", - дип тагын дәвам иттем. “Беттеме?” - ди. “Юк”, - дип җавап бирдем. “Тагын нәрсә?” - ди.  “Бюджет ул акча, аны салыр өчен, кесә кирәк, милли банк” һәм шуны язып куярга мәҗбүр булды. Кич белән чәй эчкән вакытта безнең финанс министры Ногманов: “Индус Ризакович, сез моны ничек эшләдегез?” - ди. Мин әйтәм: “Күреп тордың бит, күз алдыңда”. Моның ни рәвештә һәм нәрсә өчен икәнлеген мин бик яхшы беләм, шуңа күрә шулай булды да. Безнең сөйләшү вакыты 5-7 минут булгандыре, шуннан үзебезнең милекне танытып кайтып киттек.

"Казан ханлыгы вакытындагы кебек сезгә сатачакбыз!"

Кайтып киткәнче Гайдар, Сабиров, ике делегация катнашында пленар утырыш булды.

Сабиров: “Егор Тимурович, әйдәгез, башта безнең профессорны тыңлыйк”, - ди. Мин үзебезнең позицияне сөйләп бирдем. Гайдар: "Без кабул итәбез", - диде. Мин ялгышлык, хата җибәрдем, кызып киттем: “Признаете, как дырку от бублика”, - дидем. Гайдарның да ачуы чыкты: “Бу ничек инде, безгә хәзер бер якка, сезгә икенче якка китәргәме, - ди. - Ләкин, сез ул милкегез, нефтехимиягез, нефть сәнәгате белән нишләячәксез?” -ди. Мин бу сораудан аптырап калдым. Ул сорауга Сабиров җавап бирде: “Казан ханлыгы вакытындагы кебек сезгә сатачакбыз”, - диде.

Барысы да шаркылдашып көлеште дә шуның белән бу инцидент бетте. Без үзебезнең бер каналлы салым, милкебезне танытып, милли банклы булып, кайтып киттек.

"Без Россиягә үз теләгебез белән кермәдек"

Шуннан соң безнең икътисади сөйләшүләр башланды. Әлбәттә, аны дәвам итү җиңел түгел иде, чөнки Россия ягы Татарстанны гаепләвен дәвам итте. Ләкин Бурбулис бик акыллы кеше, без шушы сөйләшүләрне 1992 елның 3 августы көнне тагын дәвам иттек. Безнең делегация Мәскәүгә поезд белән китте. Монда Лихачев бар, бу инде хәзер сәяси сөйләшүләргә әйләнде.

Килдек, Россия делегациясе составына, позицияләре ныграк һәм көчлерәк булсын өчен, академик Тишков та кертелгән.  Тишков - Россия фәннәр академиясе этнология институты директоры.

Беренче очрашуда безнең позиция көчлерәк иде, без ныклы әзерләнгән идек. Аларның әзерлек җитеп бетмәде, алар җиңел генә җиңеп чыгарбыз дип уйлаганнар иде, әмма барып чыкмады.

Поездан төшүгә: "Сез Россия Федерациясе хөкүмәте кунаклары", - дип каршы алдылар һәм машиналарга утыртып, милиция озатуында “Ближняя дача" дигән җиргә урнаштырдылар. Икенче көнне монда да шул ук төркемнәргә бүленде - икътисади, финанс һәм башка төркемнәр, алар үзләре хәл итәргә тиеш мәсьәләләрне карый. Ә без - Лихачев һәм Бурбулис җитәкчелегендәге төркемнәр сәяси мәсьәләне - Татарстан белән Россиянең мөнәсәбәтен ачыкларга тиешбез. 4 август көнне без Лихачев белән Кремльгә килдек, Бурбулис кабинетына кердек, ул Горбачев кабинетында утыра иде, ул вакытта инде СССР таркалган. Кабул итте безне. Без танышлар инде бер-беребезгә, ләкин сөйләшүләрне дәвам итәргә кирәк, ниндидер нокта булырга тиеш безнең мөнәсәбәтләргә.

Лихачев белән Бурбулис бер-берсен котлагач, миңа сүз бирелде. Мин үзебезнең позицияне, нинди вакәләтләребез үзебездә булырга тиеш, нинди хокукларыбыз безнеке, кайсыларын Россиягә тапшырабыз, шуларны яхшылап аңлаттым. Күрәсең, Тишковка бу бик күп тоелган. Чөнки беренче сөйләшү вакытында да Шахрай: “Сез Россиядән чыгасызмы әллә?” дип әйткән иде. Шахрайга мин ул вакытта: “Без Россиягә үз теләгебез белән кермәдек, шуңа күрә безгә Россиядән чыгу белән бәйле мондый сорау куярга ярамый”, - дип әйтергә мәҗбүр булдым, ул ризалашты.

    "Россиядән чыкмыйбыз да, кермибез дә"

“Димәк, без Россиядән чыкмыйбыз да, Россиягә кермибез дә”, ди Тишков. “Без” дип безнең исемнән сөйләшә. Мин әйтәм: "Дөрес позиция". Шушы рәвештә дәвам иттек.

Аннары Тишков бирә шул ук сорауны - аның бит минем җавапны ишеткәне юк иде. Мин Бурбулиска карадым да: “Геннадий Эдуардович, миңа бу сорауга җавап бирергәме?” - дим. Ул бит минем җавапны белә, Тишковка карады да: “Әйдәгез, Татарстанга башка мондый юләр сораулар бирмик”, - диде.

Бик яхшы сөйләшүләр булды, без бик күп вакәләтләрне ныгыткан идек,1994 елның 15 февраль килешүенә керми калган әллә нинди вакәләтләр безнеке иде анда... Ләкин алары инде аның соңыннан төшеп калды, аларын төшереп калдырырга туры килде.

 "Россиягә тапшырылган вакәләтләр дә безнеке иде"

Без бит Россиядән китмибез, вакәләтләребезне генә шушы рәвештә бүлешәбез, кайберләрен Россиягә тапшырабыз. Тапшыру дигән сүз – вакәләтләр барыбер безнеке, аларның хуҗасы - үзебез. Без аны ирекле рәвештә Россиягә бирәбез, безнең принцип шушы. Бурбулис - бик акыллы кеше. Ул үзенең соңгы сүзендә: “Татарстан белән бер еллык сөйләшүдә без бик нык үзгәрдек. Россия конфедерация элементлары булган асимметрик федерация булырга тиеш дип уйлыйм”, - диде. Без Кремльдән чыккач, Лихачев әйтә: “Индус Ризакович, әйдәгез, бу көнне гомергә истә калдырыйк”, - ди. Без кочаклаштык, хәтта бер-беребезне тәбрикләдек. Җиңү бит инде бу! Безнең соңгы сөйләшүләр шулай булды. Декларациянең әһәмияте - ул 1994 елның 15 февралендәге килешүнең барлыкка килүенә китерде. Менә аның асылы кайда, менә ни өчен кирәк иде ул.

"Аерым мөнәсәбәт - Татарстанныкы гына"

 - Тарихка карата шарт фигыль булырга тиеш түгел дигән караш бар. Кайбер милли республикалар Татарстан кебек аерым мөнәсәбәткә ирешә алмады. Аларны Татарстан белән чагыштырганда нәрсәне югалтты, алар да Шартнамә таләп иткән булсалар, нәрсәгә ирешерләр иде?  - Сөйләшүләр вакытында безгә дә андый сорау бирелде. Башка республикалар безгә ничек ияреп барсын? Алар ияреп бара алмый, чөнки Башкортстан, башкалар декларацияләрен кабул иттеләр, ләкин алар үзләренең суверенлыгын Россия составында дип игълан итте. Россия составында булгач, андый сөйләшүләрне алып бара алмыйлар, ә без андый нәрсәне күрсәтмәдек. Алар Россия составында, мондый сөйләшүләргә урын да калмады аларга. Ә безгә калды, чөнки без Россия  составында түгел, безнең документларыбыз башка. Безне шушы рәвештә махсус таныдылар, шунлыктан, әлбәттә, вәкаләтләрне бүлешәбез, башка республикаларның бүлешергә хакы да юк бит.

"Без үзебезнең мөстәкыйльлегебезне оттык"

- Без бүтән милли республикаларга караганда нәрсә оттык дип әйтергә була? - Без үзебезнең мөстәкыйльлегебезне оттык. Шуның нигезендә күп мәсьәләләргә ирештек. Бер каналлы салым, үзебезнең бюджетыбыз нигезендә күп нәрсәләрне үткәрә алдык, икътисадыбызны ныгыттык. Башкаларныкы булмаганда да үзебездә күп нәрсәләрне булдырдык, бик нык алга киттек. Кайберәүләр аны “Сез Россия хисабына эшләдегез” дип әйтә, дөрес түгел. Россиягә биргән вәкаләтләребез билгеләнгән, алар өчен Россиягә түлибез. Монда бернинди сүз дә юк. Ә үз вәкаләтләребез үзебезнеке - менә шушында аермалык. Бу аерма бик зур нәрсә. Безгә ияреп килешүләр төзеделәр, ләкин ул республикалар Россия составында иде. Аларга вәкаләтләрне Россия бирә, алар вәкаләтләрнең хуҗасы түгел, менә аның аермасы кайда. Без шушы позицияне яклап кала алдык. Безгә ияреп башка субъектлар килешүләр төзегән булсалар да, дәвам итә алмады. Әгәр син килешү юлына баскансың икән, синең бит хокукларың гына түгел, синең бит бурычларың да бар, монда җаваплылык артканнан арта бара. Бу йөкне тарта алмыйсың икән, баш тартасың килешүдән. Күпләр баш тартты, ә кайберләрен баш тарттырдылар, әйтик, Башкортстанны.

"Без бүгенге көнгәчә һаман да ялгыз"

Башкортстан белән позиция шулай. Без декларация кабул иткәннән соң Минтимер Шәрипович, безгә шушы көрәшебезне дәвам итәр өчен союзниклар кирәк диде. Башкортстан кирәк, Идиатуллин белән безне сөйләшеп кайтыгыз дип, Башкортстанга җибәрде. Алар әле декларацияләрен кабул итмәгән. Без бардык, күндердек аларны, яхшылап сөйләштек. Ләкин алар үзләренең Югары Советлары аркылы безнеке кебек декларацияне кабул итә , булдыра алмады, шунлыктан алар шул рәвештә калды. Ә безнең шушы махсус позиция ул бүгенге көнгәчә дәвам итә. Башкортстанны федератив килешүгә кул куярга күндерделәр, ә без, өндәсәләр дә, федератив килешүгә  кул куймадык. Якутлар да, Башкортстан да кул куймыйбыз дигән иде, ләкин аларга ниндидер вәгъдәләр биреп, күндерделәр. “Сезгә фәлән нәрсә бирәбез, сезнең фәлән нәрсәгезне таныйбыз дип, якутларга алмазларыннан өлеш чыгарабыз” дип... Шушы рәвешле алар аңа кул куйды, без ялгыз калдык. Татарстан берүзе калды. Без бүгенге көнгәчә һаманда ялгыз, бер үзебез башка республикалар өчен дә көрәш алып барабыз.

“Татарстан әхлакый үрнәк күрсәтә”

Нәкъ Бурбулис әйткәнчә. Ул сөйләшүләрнең соңгысында әйткән иде: “Татарстан әхлакый үрнәк күрсәтә һәм башкалар да шуңа иярә”. Чыннан да безнең арттан иярүчеләр күп булды, бүген дә безгә карап торучылар бик күп. Безне шушы килешү принцибыннан баш тарттырырга тырышучылар бик күп булды, Россиянең үзендә дә, башка республикаларда да көнләшүчеләр дә булды. Аларның позициясе телеэкраннардан да күренде, радиолардан да яңгырап торды, язып та чыктылар.

2007 елгы шартнамә

2007 елгы килешү мәсьәләсе бик авыр шартларда барды, чөнки башка бер генә республика да, бер  генә субъект та Россиядә бу мәсьәләне күтәрмәде. Без берүзебез, ялгыз идек һәм каршы чыгучылар булды. Федерация Советының  ул вакыттагы рәисе Миронов каршы булды. Ул вакытта Путин шушы килешү принцибына күнәргә мәҗбүр булды һәм 2007 елгы шартнамә төзелде, аны Путин имзалады. Шуның белән ул 10 елга закон төсен алды. 10 ел срок бетте. Хәзер яңадан бу килешү принцибы булмаска тиеш дип көрәш китте. Без үзебезнең шартанмәлек принцибын дәвам иттерүне Дәүләт Советының сессиясендә дә яңгыраттык. Путин исеменә хат кабул ителде. VII Татар конгрессында шушы фикер яңгырады. Димәк, татарлар, татар халкы үз сүзләрен әйтте.

Килешү - татарларның һәм русларның дуслыгын раслау документы

 Мин татар халкы дим, чөнки килешү ул Россия белән Татарстанның мөнәсәбәтләрен билгеләү документы гына түгел, бу, гомумән, татар халкының Россия белән килешү документы, ике халыкның – татарларның һәм русларның дуслыгын раслау документы. Россия нәрсә әйтер дип көтәбез, чөнки анда каршы чыгучылар да булды. Кириенконың фикере яңгырады, мин калганнарны әйтеп тә тормыйм, алар күптән каршы шушы принципка. Без нәрсәгә таянабыз? Россия Конституциясенә. Конституциянең 5 һәм 11 маддәләрендә турыдан-туры, акка кара белән язылган - үзәк һәм федерация субъектларының мөнәсәбәтләре я федератив килешү, я башка төрле шартнамәләр рәвешендә алып барылырга тиеш. Без бит монда да законга каршы чыкмыйбыз, бердәнбер законны яклап чыгучы. Без үз сүзебезне әйттек һәм көтәбез, әле Путин үз сүзен әйтмәде, көтәбез нәрсә булыр. XX гасырның ике әһәмиятле документы -  XX гасырда ике әһәмиятле документ кабул ителгән. 1920 елда ТАССР барлыкка килә, ә 1990 елда декларация кабул ителә, сез кайсы документны татарлар өчен әһәмиятлерәк дип саныйсыз? - Алар икесе дә әһәмиятле, алар бер-берсенә бәйле, әгәр дә 1920 елда республика игълан ителмәгән булса, без бу суверенлыкны нинди территориядә игълан итәр идек. Ул территория, җирлек бит булмаган булыр иде. Ә ул бар, шуңа таянып, шуның нигезендә без суверенлык декларациясен кабул иттек. Алар бер-берсенә бик нык бәйле. - 1920 елдагы документны кабул итүдә зур роль уйнаган шәхесләрдән кемнәрне атар идегез, без кемнәрне белергә тиеш, кайсы сәясәтчеләрнең исемнәрен? - Иң беренче - үзебезнең статусны күтәрү көрәшенең беренче корбаны Солтангалиевне. Сәетгалиев Татарстанның беренче хөкүмәт башлыгы була, ләкин ул шушы көрәштә актив рәвештә катнашмый, ул турыдан-туры Мәскәү ягыннан билгеләнгән вәкил була, шунлыктан аңа республика барлыкка килү белән оппозиция барлыкка килә. Кашшаф Мохтаров, аның тирәсендә Рәүф Сабиров - республиканы оештыручы кешеләр. Юныс Вәлиди - ул безнең җир эшләре буенча нарком. Болар республиканы оештыручы кешеләр, алар күп мәсьәләләр буенча Сәетгалиевкә каршы тора. 1921 ел ачлыгы вакытында Сәетгалиев үзенең вәкаләтләрен тиешле рәвештә үткәрә алмады, аның әле әйткән сүзләре дә булган, ул вакытта бит Татарстанга продналог салына, әмма ул үтәрлек рәвештә булмый – 10 миллион тонна ярым икмәк тапшырырга тиеш була Татарстан. Күпләр әйтә: әгәр дә шушы планны үтәсә халык ачтан үлә һәм бу план арттырып үтәлде. Ачлык сәбәбенең берсе шушы, төп сәбәбе, әлбәттә, корылык, елның начар килүе, анысы аңлашыла, ә ләкин өстәмә сәбәп менә шушы. Шунлыктан бер елдан соң ук Сәетгалиев хөкүмәттән китәргә мәҗбүр була. Аның урынына Кашаф Мохтаров хөкүмәте килә. Менә алар бик яхшы эшли. Монда татар теленең дәүләт теле булуны алга сөрү мәсьәләсе, закон кабул ителү, шул вакытта күп документлар ике телдә төзелә башлый. Бу әйберләр шул вакыттан башланып китә. Аннан җир мәсьәләсе, чөнки Казан губернасында иң аз җирле халык татарлар була һәм алар заманында яхшы җирләрдән куылып, анда рус крестьяннары урнашып яшәгән була, шунлыктан Вәлиди махсус рәвештә шушы мәсьәләне куеп тирә-яктагы яңа татар бистәләре, авыллары барлыкка китерүне максат итеп куя һәм алар татарлар өчен махсус рәвештә барлыкка килә. Җир мәсьәләсе яхшылап хәл ителә башлый татар файдасына, ә ләкин моңа каршылар шулай ук була һәм шунлыктан бу хөкүмәт тә җиңелергә мәҗбүр ителә. Ни өчен? Чөнки монда хөкүмәт кенә түгел, монда бит партия бар. Партия нәрсә дигән сүз? Партия -  өстенлек, идарә итүче көч. Әгәр дә партиянең обкомы бар икән, хөкүмәт аңа буйсынырга тиеш, ә безнекеләр буйсынырга теләми. 1924 елда наркомнар стачкасы барлыкка килә, “стачка наркомов” дип атала бу. Нәрсә дигән сүз? Өлкә комитетының шушы эшчәнлегенә каршы, буйсынмый, мөстәкыйль яшәү рәвешендә шикаять белән наркомнар Мәскәүгә китә. Әлбәттә инде, җиңеп чыга алмыйлар. Анда бит үзәк комитет. Аның фикере билгеле, обком бит аңа буйсынган рәвештә эш итә, ләкин шундый каршылыклар була һәм шушы шартларда да Татарстан үзенең эшчәнлеген туктатмый.

"Бердәм булсак, 1920 елларда ук уңышка ирешер идек"

 - Индус Ризакович, сез каршылыклар турында әйттегез. Хәзер дә "татар башын татар ашар" дип еш кабатлыйлар, татарлар бер-берсеннән көнләшә дип әйтәләр. Сез килешәсезме шундый гыйбарә белән? - Килешмәскә мөмкин түгел, чөнки ул хәл була бит инде. Әле һаман да без бер-беребездән көнләшеп яшибез. Тукай юкка гына “Бер-беребезгә ук атып яшәүне туктатыйк!”, дип юкка гына әйтми. Ул ук атулар, ни кызганыч, әле һаман да бар. - Моның сәбәбе нәрсәдә дип уйлыйсыз? - Безнең халык шундый. Аларны без җиңәргә тиеш. Бердәмлек фикере өстенлек итәргә тиеш. Әгәр дә без бердәм булсак, 1920 елларда ук бик зур уңышларга ирешә алыр идек. Әйтик, “Идел-Урал” штатын барлыкка китереп була иде. Ул булмый калды. Союздаш республика булуны да, шушы ук рәвештә, бергәләп барсак, җиңеп чыгып була иде. - Ул вакытта икетеллелек кертелә башлады дип әйттегез. Хәзер дә бездә икетеллелек бит. 1920 елларда татар теленең торышы уңайрак булганмы, хәзерме? - Егерменче елларда, Кашаф Мохтаровлар заманында, чиновниклар ике телне дә белергә тиеш дигән мәсьәлә хәтта куела, исемлек төзелә. Чиновникларның күбесе ике телне дә белмәгәнлектән, өлкә комитетына без бу телне өйрәнә алмыйбыз, китәргә рөхсәт итегез дип гаризалар да бирә. Ләкин ни кызганыч: ул вакытта бу исемлек расланмый, ә идеясе кала, ул идея бүген дә күтәрелде. Күптән түгел Дәүләт Советының сессиясендә Разил Вәлиев күтәреп чыкты бу мәсьәләне.

 “Эх, егетләр, саттык бит без телебезне!”

Декларациянең, әйтергә кирәк, төрле вариантлары бар иде. Безнең төп вариантта дәүләт теле бердәнбер татар теле иде. Сессия вакытында килешү комитеты төзелгәч, ике якның бүленеше күренеп тора. Беренчесе – декларацияне Россия составында кабул итәргә теләүчеләр (алар ул вакытта демократлар дип атала иде). Икенчесе - Татарстан төркеме - монысы инде Татарстан мөстәкыйль рәвештә килешүне имзаларга тиеш һәм ул үзен Россия составында күрсәтергә тиеш түгел диючеләр.

Шушы мәсьәләләрне хәл итү өчен, сессия 1990 елның 27 август көнне башланып, 30 августка кадәр дәвам итә, шушы мәсьәләләр күтәрелеп чыга һәм килешү комиссиясе барлыкка килә. Килешү комиссиясендә бер мәсьәлә ачыктан-ачык хәл ителә: яки ниндидер ташламага барып, ризалашабыз каршы як фикере белән, яки берничек тә килешеп булмый. Шунлыктан: "Сез ризалашыгыз безнең субъектлыкны күрсәтүгә һәм шуның бәрабәренә без икетеллелеккә - рус һәм татар телләре дәүләт телләре булуына риза” дигән ташлама куела. Каршы як күнде. Килешү шуннан барлыкка килде.

Гаяр Мортазин дигән юрист шушы килешү комиссиясендә иде: “Эх, егетләр, саттык бит без телебезне!”, - диде ул.

 "Татар - мөстәкыйль халык" 

- Хәзер аеруча Татарстаннан читтәге төбәкләрдә татар телендә укучы яшьләр бик аз, юк дип әйтергә дә була. Сезнеңчә, телне ничек саклап калып була? - Юк дип әйтерлек түгел, чөнки татар халкы ул мөстәкыйль халык. Ул шушы эзәрлекләүләргә дә карамастан, һәрвакыт телен, мәктәпләрен саклап калган. Революциягә кадәр Россиянең иң укымышлы халкы булган. Ни өчен - чөнки татар халкы белемгә омтылучан, мәктәпләрен булдырган халык. Руслар моңа көнләшеп тә карый торган булган. Чыннан да, татарлар бөтенесе укый-яза белә, ә русларның күбесе укый-яза да белми. Китап, газет-журналлар чыгару мәсьәләсе буенча да татарлар руслардан, күпмедер дәрәҗәдә украиннардан соң беренче урында. Миллионлаган тираж белән революциягә кадәр китап чыгаралар, татарның 1905 ел революциясеннән соң утыздан артык газет-журналы барлыкка килә. Татар, кысрыклауларга да карамастан, үзенең телен яклауның төрле рәвешләрен күргән. Татар теленнән язмый. Әгәр Россия хөкүмәте тыйса да, ул барыбер үзенекен дәвам итә.

“Милли республикаларның телен өйрәнү ул мәҗбүри булырга тиеш”

 Күптән түгел Россиянең мәгариф министры Васильева: “Милли республикаларның телен өйрәнү ул мәҗбүри булырга тиеш”, - диде. Димәк, без барыбер үзебезнең позициябезне алга сөрәбез. - Телне ничек якларга кирәк?  - Без барыбыз да якларга тиеш. Беренчедән, барыбыз да татарча сөйләшергә тиеш. Гаилә теле дәүләт теле булса, үзеңнең яшәү телең татар теле булса, ул беркайчан да югалмый. Финляндиядәге татарлар гаиләдә тик татар телендә генә сөйләшә. Анда ике дәүләт теле – швед һәм фин теле, татарлар аларын да беләләр, өстәмә әле тагын инглиз телен өйрәнәләр, беркемгә дә бернинди комаучаулык юк. Адәм баласы никадәр күп тел белә, шулкадәр аның акылы көчлерәк була. Без бүген русларны да шуңа күндерергә омтылабыз.

"Бүген бердәнбер дәүләт теле - ул рус теле"

Чиновниклар өчен көчләп-көчләп татар телен кертәләр дип гаепләп тә чыгалар. Әле безнең берәүне дә мәҗбүр иткән юк. Нигездә бүген бердәнбер дәүләт теле - ул рус теле. Шунлыктан үсеп килә торган буын, яшьләр ике телне белеп, яңа рәвештәге мөнәсәбәтләрне барлыкка китеререгә тиеш. Шуның өчен без мәктәпләрдә шушы телнең икесенең дә тигез рәвештә өйрәнелүен максат итеп куябыз.

 "Милләт сакланса, аның дәүләте барыбер кайта"

- Татар конгрессы корылтае алдыннан Корылтайга яшьләр килергә тиеш дигән фикер әйткән идегез. "Яшь" дигәндә, сез моны нинди яшь категорияләре буенча күрәсез? - Буыннарның алмашынуы ул закончалык. Конгресс та шул рәвештә эш итәргә тиеш. Заманында, мин рәислек кылган вакыттагы активистларның күбесе һаман шул урында. Яшьләргә әле әллә ни урын бирелмәгән. Моны конгрессның зур бер хатасы дип саныйм мин. Моны алай эшләргә тиеш түгелләр иде. Яшьләр - безнең алмашыбыз. - Яшьләр булмавы нәрсәгә китерә? - Бернәрсәгә дә китерми. Уңайсызлыкларга китерә. Яшьләр үзләре күтәрелеп чыга, үзебезнең яшьләрнең оешмалары барлыкка килә, үз сүзләрен әйтә. Алар өчен иң беренче урында - милләт, дәүләт. Безнең өчен иң беренче максат – милләтне саклап калу. Милләт сакланса, аның дәүләте барыбер кайта. Мин моңа һич кенә дә шикләнмим. - Татар яшьләре оешмалары белән эшләүчеләр тарафыннан шундый фикер әйтелгән иде: элегрәк заманнарда, татар яшьләре көннәрендә катнашучы яшьләр сәясәт, тарих белән кызыксынган, ә хәзер яшьләр күбесенчә эстрада, сәнгать белән кызыксына диләр. Моның сәбәбе нәрсәдә? - Тарих аларның канына сеңгән, безнең максат – аны уяту. Без аны тиешле рәвештә буыннан-буынга тарихны җиткерергә тиешбез. Бүгенге көндә тарихи китапларыбыз, популяр әсәрләр шактый күп. Пропаганда эшен радио-телевидение дә эшләргә тиеш. Яшьләр бүгенге көндә тел мәсьәләсен, дәүләт мәсьәләсен алга куя.

"Татар милләте - мәңгелек халык"

Заманында татарлар шушы кадәр мәгърифәтле халык булып, шушы кадәр китап-журналлар чыгарган халык булган. Аны кем эшләгән? Татар эшмәкәрләребез хисабына эшләнгән, алар тәэмин иткән. Иң укымышлы халык булуыбызга эшмәкәрләребез сәбәпче. Бүгенге көнне дә яшьләр арасында шундый эшмәкәрлек барлыкка килергә тиеш, алар үзебезнең мөмкинлекләребезне ныгытырга тиеш. Әлбәттә, андый мисаллар бар. Татарстанның үзендә генә түгел. Әйтик, Урта Әләзән авылын карагыз. Анда 11 мәчет бар, 10нчы һәм 11нче мәчетләре бер көнне ачыла. Мин анда үзем дә катнаштым. Бу авылда бүгенге көндә татар телен укыйлар, татар телен өйрәнәләр. Мин белгән вакытта 1200 КАМАЗ гына бар. Күптән түгел конгресс корылтае вакытында аларның җитәкчеләре белән сөйләштем. Һаман шулаймы, дип сорадым. Әйе, шулай, ләкин КАМАЗларның саны бүген 1600, диде. Андый авыллар бар безнең - Чувашстанда Шыгырдан, Тукай авыллары бар, Мордовиядә дә бар... Аларның бөтенесенең дә эшчәнлеген күреп торабыз. Аларда телгә дә урын бирелә, мәктәпкә дә, мәгърифәткә дә. Кем күпме генә тырышмасын, телебезне дә, милләтебезне дә берничек бетерә алмаячаклар, татар милләте мәңгелек халык.
Автор: Рәмис ЛАТЫЙПОВ
Фото: Cолтан ИСХАКОВ
Интертат

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев