Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Безнең ничектер әдәп-әхлакка, тәртипкә җиңел карау бар" - Җәлил хәзрәт

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсендә кертелгән тәртипне бөтен мәдрәсәләргә нигез итеп алырлык. Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев шул фикердә. Бу хакта ул журналистларга кичә Болгарда “Ак мәчет”тә узган Мәүлид ән-Нәби бәйрәме башланыр алдыннан белдерде. Баш казый Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәнең үзгәртеп корулардан соң Татарстанда ачылган иң беренче мәдрәсәләрнең берсе булуын билгеләп узды. “Районыбызда бик матур итеп эшли торган имамнарыбызның күбесе Казанның Меңъеллык мәдрәсәсе шәкертләре. Без ни өчен аны хөрмәт итәбез? Беренчедән, анда элек-электән бик яхшы тәртип куелган. Аеруча, әдәп-әхлак мәсьәләсендә. Ильяс хәзрәтне моның өчен гаепләүчеләр дә булды, әмма имам дисциплиналы булмаса, булмый бит инде. Әле ул 1-2 ел эшләп күрсәтмичә диплом да бирми. Икенчедән, 93 елны без шушы мәдрәсәдән 35 шәкерт кабул иттек. Районда өч мәчет бар иде, 35 шәкерт бездә практика үтте. Аннары ел саен шулай кабул итеп, ул мәдрәсә белән бәйләнешләребезне ныгыттык”, - диде Җәлил хәзрәт. Баш казый мәдрәсәдә татарча укыту, кием мәсьәләсендә зур таләпләр куелуын билгеләп үтеп: “Безнең ничектер әдәп-әхлакка, тәртипкә җиңел карау бар, кайбер имамнарның эшләп китә алмавына шул да сәбәп булып тора. Татар теленә игътибар, әхлак мәсьәләләрен бөтен мәдрәсәләргә нигез итеп алырлык”, - дип саный Җәлил хәзрәт.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев