"Безнең мирас" журналы шушы көннәрдә 25 еллыгын билгеләп үтәчәк

Татарстанның яңа тарихы белән бер яшьтә булган, халкыбызның бай мирасын таныткан “Безнең мирас” журналы шушы көннәрдә тантаналы төстә 25 еллыгын билгеләп үтәчәк. Юбилей мәшәкатьләреннән аерып, баш мөхәррир, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, язучы, шагыйрь Ләбиб ЛЕРОН белән үткәргән әңгәмәдә, сүз журналның бүгенге яшәеше, иҗади коллективның киләчәккә планнары турында барды. – Шушы узган 25 ел эчендә татар матбугаты кичергән үзгәрешләр журналга да кагылмый калмады, аның туктап торган еллары да булды. Журнал өч исемдә чыкты – “Мирас”, “Чын мирас”, хәзер – “Безнең мирас”, бүгенге басма элеккеләреннән аерыламы?

– Исем үзгәрсә дә, журналның кыйбласы үзгәрмәде, ул – халыкка хезмәт итү. Без бай мираслы халык. Максатыбыз – мирасыбызны барлап, тарихи, әдәби, сәнгати, рухи, әхлакый, дини мирасыбызны халыкка кайтару. Журнал милли үзаң күтәрелеше чорында, ирек, азатлык дип мәйданнарда шаулаган көннәрдә, “Идел”, “Салават күпере” кебек яңа журналлар белән бервакытта, атаклы галимнәребез Миркасыйм Госманов, Әбрар Кәримуллин, Мирза Мәхмүтов, язучыларыбыз Әмирхан Еники, Гомәр Бәширов, Мөхәммәт Мәһдиев фатихасы белән дөньяга калкып чыкты.

Шулай да элеккеге журналдан аерма юк түгел: беренче “Мирас” фәннирәк, тарихирак, интеллигенциягә, укымышлы затларыбызга тәгаенләнгән иде. Ә бүген без бөтен укучыга да барып ирешергә, фәнни-популяр телдә язарга, инженер, укытучы, тракторчы, укучы балага да аңлаешлы булсын өчен тырышабыз. Заманча шартларда инде журналны сыйфатлы кәгазьдә, төсле фотолар белән чыгарырга да мөмкинлекләр туды. Күләмле язмалар укыту авыр, шуңа күрә без авторларга язмаларын алты биттән арттырмаска кушабыз. Әлбәттә, кайвакыт материалларны дәвамы белән бирергә яки инде тулы вариантын beznenmiras.ru сайтына урнаштырырга туры килә. Укучылардан журналны башыннан ахырына тикле укыйбыз дигән хәбәрләр килеп ирешә, шуңа бик сөенәбез.

– Журналның эчтәлегеннән бүген сез тулысынча канәгатьме?

– Һәр санның 80 процентын диярлек уникаль материаллар тәшкил итә. Мактану рухында әйтсәм дә, әле журналдан тулысынча канәгать түгелмен. Бәлки 85 процентка риза, ләкин ачасы темалар җитәрлек. Бүген безнең журналда Германия, Төркия, Украина, Франция, Казахстаннан татарлар белән бәйле кызыклы мәгълүматлар җиткерүче авторларыбыз белән элемтәләр урнашты. Әмма, мәсәлән, Кытай, Румыния, Иран, Польшада татарларга кагылышлы моңа кадәр тотып та каралмаган язма мирасыбыз саклана, галимнәребез белән бергәләп шуларны кайтарырга хыялланабыз. - Мирасның төрлесе була дип искәрттегез, татар халкының бай мирасын 120 биткә сыйдыру кыен түгелме?

- Беренче чиратта, әдәбилеккә авышмаска, тарихи һәм әдәби темалар арасында тигезлекне сакларга омтылабыз. Сәнгать, дини мирасны да онытырга ярамый. Мине журналга эшкә тәкъдим иткәндә: “Сез шаян кеше, иҗатыгыз да юмор белән өретелгән, “Мирас”ка алыну авыр булмасмы?” дигәннәр иде. Нигә шаян мирас булмаска мөмкин? Узган гасыр башындагы вакытлы матбугатта чыккан юмористик язмаларны бүген Рәйсә Шәрәфиева журналда бастыра, чөнки алар да безнең мирас. Рәис Габдулла төзегән “Мирасворд” аша да мирасыбызны барлыйбыз. Соңгы елда Мәсгуть Имашев, Марс Макаров һәм башка композитор, җырчылар көче белән “Татар җыры” сәхифәсе шулай ук журналда үз урынын тапты. Балалар мирасы, медицина темасын да даими рәвештә яктыртасы килә. Ризыкларыбыз, үзенчәлекле рецептлар да – бөтенесе безнең мирас. – Материалларга кытлык кичермисезме?

– Бүген редакциядә 3 елга җитәрлек материаллар тупланды. Авторларыбыз арта, журналда 30-40 автор басыла. Ай саен планлаштырылган саннан унлап материал киләсе айга төшеп кала, яңалары өстәлә тора. Укучыларга кызыклы булыр төсле китаплар чыгару идеясе белән янам, вакыт кына җитми.

Үземнең шәхси архивымда җыелган материаллар гына да берничә ел журнал чыгарырга җитәрлек. Миндә 1950 еллардан алып Татарстан Язучылар берлегенең идарә утырышлары беркетмәләре, язучыларның хатлары, гаризалары саклана. Мин “Яшь ленинчы” газетасында эшләгәндә Язучылар берлеге Бауман урамыннан күченгәндә идәнгә ташлап калдырылган кәгазәләрне җыеп алган идем. Алардан язучыларның ул чорлардагы тормышын күзалларга була. Акрынлап матбугатта чыгара башладым. Үзем дә 1984 елдан көндәлекләр алып барам, әле язып тәмамланмаган хикәяләр, мемуарлар, шигырьләрем үз вакытын көтә. – Журналга яшь авторларны ничек җәлеп итәсез?

– Элегрәк тә, хәзер дә галимнәребез, әдипләр журнал тормышында актив катнаша. Рәхмәт аларга, әйткәнемчә, матераилларны чыгарырга өлгермибез. Әзһәр Мөхәммәдиев, Рәмзи Вәлиев, Әнвәр Шәрипов, Фаот Галимуллин, Хатыйп Миңнегуловлар һәм башка күренекле галимнәр даими авторларыбыз.

Бүгенге көндә Рафаэль Хәкимов җитәкләгән Тарих институты галимнәре, Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, аның Сирәк кулъязмалар бүлеге белән актив хезмәттәшлек итәбез, Ким Миңнуллин безнең редколлегия әгъзасы. Сан саен галимнәрнең, аспирантларның материалларына урын бирергә тырышабыз. Татарстанның Милли музее белән элемтәгә кердек. Татарстанның Баш архив идарәсе белән дә хезмәттәшлекне ныгытасы бар.

Яшьләр дә халкыбызның мирасы белән кызыксына. 2014-2015 елларда редакция белән Азнакай, Актаныш, Мамадыш, Кукмара һәм башка районнарда конференцияләр үткәргән идек, сөенечле хәл – яшь буын арасында булачак галимнәр, язучылар, шагыйрьләр күренә. Журналда яшь авторларыбыз “Яшь галимнәр мөнбәре” сәхифәсендә чыгыш ясый. Быел без ISSN Россия Милли агентлыгының Халыкара стандарт номерын алуга ирештек. Хәзер РИНЦ – Россия фәнни цитаталау индексы, ягъни Россия галимнәре фәнни язмаларының библиографик мәгълүмат базасына керергә телибез. Ул галимнәр өчен мөһим: Россия һәм чит илләрдә дә аларның хезмәтләре белән кызыксына башлыйлар. Юбилей шаукымыннан соң шушы эшкә тотыначакбыз. – Журналның иҗади тормышы – җәмәгатьчелекнең күз алдында, бигрәк тә редколлегиянең активлыгы күренә.

– Без, гадәттә, редколлегия утырышларын “түгәрәк өстәл” рәвешендә оештырып, төрле актуаль мәсьәләләрне күтәрәбез, матбугатның киләчәге, мирасны саклау, музейларның хәле, гонорарлар темасына фикер алышулар булды. Тиздән галимнәр белән археология темасын күтәрәчәкбез. Редакция хезмәткәрләре соңгы елда Курганда, Себер якларында, Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы районына иҗади сәфәрдә йөреп кайтты, чакырган җиргә барырга тырышабыз. Тормышка ашырырга теләгән проектларыбыз бар. Разил Вәлиев белән Туфан Миңнуллин Татарстаннан читтә туып үскән татар әдипләренең туган җирләрен күрергә хыялланган булган. 2016 ел үтеп китте инде, киләсе елга, бәлки, без шушы проектка алынырбыз. – Тираж мәсьәләсен ничек хәл итәсез?

– Авырткан җиребез – гонорар һәм тираж. Безне мәдрәсәләрдә, театрларда, китапханәләрдә бик нык укыйлар. Ләкин әлегә китапханәләргә 350 журнал гына китә, безнең максат 1 меңгә җиткерү, Мәдәният министрлыгы ярдәм итәргә вәгъдә итте. Басма матбугатка яздыру бүген беркемгә дә җиңел түгел. Бу хөкүмәт дәрәҗәсендә эшләнергә тиеш, һәм ул шуңа таба бара да. Совет заманында Арча, Кукмара, Саба, Актаныш, Мөслим районнары газета-журналларны алдырта, укый иде. Шул чорда ук кем аз яздырган – Югары Ослан, Тәтеш, Алексеевск, Чистай, Яшел Үзән районнарында хәзер дә шул ук хәл күзәтелә. Газета-журналлар укыган районнардан, игътибар итсәгез, язучылар күп чыккан. Очрашуларда әйтәм: газета-журналларга яздыртсагыз, алар йогынтысында берәмләп булса да татар халкының яңа буын каләм әһелләре, җырчылар үсеп чыгачак. Журналларны балалар бакчасыннан ук укытырга кирәк. Хәзер интернет заманы диләр, әмма китапларга, газета-журналларга әйләнеп кайту булыр, дип уйлыйм. Кино чыккан чорда да театрны бетә дигәннәр. Дөнья – ул куласа, бөтен нәрсә дә йөз елга бер булса да әйләнеп кайта. – Кызыклы факт – журналның беренче баш мөхәррире белән сез якташлар икән.

– Беренче баш мөхәррир, язучы, әдәбият белеме галиме Флүн Мусин Мөслим районының Иске Карамалы авылыннан. Без аның белән аралашып яшәдек, ул инде вафат. Язмыш шаяруымы, мин үзем Мөслимнең Түреш авылында туып үстем, әмма минем документларга Иске Карамалы авылыннан, дип яздырганнар.

“Безнең мирас” журналын җитәкләүне – очраклылык, фәнни журнал минеке түгел дип уйлаган идем, ләкин чынлыкта бу очраклы булмады. Бөтен теманы колачларга мөмкинлек бирә торган журнал бүген миңа һәм коллективка да иң кызыклы эшкә әверелде. Мин 2-3 класста укыганда ук фольклор белән шөгыльләнә башладым. Калын дәфтәргә әби, әни сөйләгән табышмаклар, мәкальләр, халык җырлары, такмаклар, шул исәптән үзем чыгарганнарын да язып бардым, мәктәптә стена газетасын чыгардым. Хәзер дә миндә бер кәгазь дә югалмый. Өйдәге эш бүлмәмдә папкалар өелеп ята, өстәл асты, балкон, диван асты тулган. Хәзер, хатынга әймичә генә, киемнәр шкафына тутырам. Балачакта очучы булырга хыялланган идем, яза-яза 8 классларда университетка керергә, журналист булырга теләк уянды. Хәтта хат язып салдым, 10 класстан соң килерсең, әзерлән дип, университеттан җавап килде. Тормышта бер әйбер дә очраклы түгел, дип әйтәсем килә.

“Журнал редакциясендә хезмәткәрләр әз булса да, безнең һәрберебез берничә кешегә тора. Баш мөхәррир урынбасары Марат Закир белән безнең рухларыбыз туры килә. Дания Фәйзуллина – корректор, Ленар Гобәйдуллин һәм Ләйсән Данилова – бүлек мөхәррирләре, Фирдәвес Зарифуллин – җаваплы мөхәррир, Диләрә Нәүрүзова – дизайнерлар арасында иң яхшы белгеч. Рәдиф Сәгъди – гомуми мәсьәләләр буенча мөхәррир. Бездә эшләп киткән Рүзәл Мөхәммәтшинга да рәхмәтлемен, безгә һәвакыт булышып тора, юбилей кичәсенең сценарий авторы да ул”. “Безнең мирас” журналының 25 еллык юбилеена багышланган кичә 10 октябрьдә Казанның К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында 18.30 сәгатьтә узачак. Кичәдә күренекле галимнәр, әдипләр, сәнгать әһелләре катнашачак, музыкаль программада Резеда Галимова, Айрат һәм Мәсгуть Имашевлар, Филүс Каһиров, Сәйдә Мөхәммәтҗанова, “Бәрмәнчек” ансамбле артистлары чыгыш ясаячак.

Чыганак: http://intertat.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: