Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Безнең милли байлыкны тәшкил иткән әйберләр кемнеңдер кочагында ята" - Рәмис Латыйпов

Безнең данлыклы һәм мәшһүр ансамблебезне нинди сүз белән бәяләргә икән дигән фикер башта күптән йөри иде. Ниһаять, таптым. Татар Дәүләт Җыр һәм бию ансамбленең юбилей концертын карарга дип театр бинасына кереп залга күз салуга, башыма шушы сүзтезмә килде. “Танылмаган танылганнар”.
Иң башта ансамбль хакында дөньяда нинди матур сүзләр бар, шуларны әйтеп бетерәсем килә. Концерт, бизәлеш, репертуар, җырчылар, биючеләргә мин иң югары бәя куяр идем. Бу теләсә кайсы илдән килгән тамашачыга оялмыйча тәкъдим ителә алырлык чара. Монысы мактау булды, хәзер – чынбарлык. Хәзер залларны, җырчыларны берәр цифр һәм плюс тамгасы белән бәяләү модасы. Шуннан чыгып, ни дәрәҗәдә заманча икәнен бәяләргә була. Җыр һәм бию ансамбленең тамашачысы “45+” категориясендә иде.
Соңгы араларда булган хәлләргә дә бәйле рәвештә күңелне бер нәрсә тырнады. Менә без шушындый байлыкка ия булган халык. Ул байлык безнең күз алдында тулы бер буын белән бергә китеп бара. Ул безнең күз алдында китеп бара. Ә без аны тотып тора алмыйбыз. Шушы халыкныңмы хокукка хакы юк диясе килә.
45+ категориясе – заман трендларыннан төшеп калган дигәнне аңлата. Моның ни икәнен аңларга теләсәң, язучылар берлегендә үткән чараларга күз салу җитә. Язучы “минем китапларны яшьләр дә укый” дип әйтә ала, әмма иҗат кичәсендә 45+ зал утыра икән, барысы да аңлашыла – юк, укымый. Татар Дәүләт җыр һәм бию ансамбле безнең халыкның җыр-моңнарын үткән заманнардан безгә саклап алып килгән коллектив. Бу юбилей концертында да күрсәтелде. 30, 40, 50 ел элек төшерелгән видеоязмаларны хәзерге чыгышлар белән чагыштырып күрсәтеп бардылар. Ансамбльне татарның шушы җыр-моңнарын үзгәртмичә саклаган әкияти бер сандыгы дияр идем. Рәхмәт аларга! Әле коллектив татарның шушы байлыгын саклаган гына түгел, эзләнеп аны тагын да баеткан һәм безгә китереп җиткергән. Җиткергән... әмма кемнәргә? Залга карагач, шуны аңларга була – бу ансамбльнең чыгышларын шытыр-шытыр килеп торган чыбыклы радиолардан тыңлаган һәм дуга кебек бөгелгән экранлы аклы-каралы телевизорлардан карап үскән буынга тапшырган. Шушы җыр-моңнар белән тәрбияләнгән халыкка шул ук моңнарны җиткергән. Мактаулы, куанычлы хәл. Әмма кайда соң яшь буын? Алар нигә читтә калган?
Без нигә ансамбльне беләбез? Чөнки, әйткәнемчә, без ансамбльне карап үстек. Радиода да, телевизорда да алар бар иде. Шуңа күрә без аны карыйбыз да. Ә хәзер? Радиода ансамбль башкаручыларның җырлары яңгырамый. Ретро җырлар яңгырырга мөмкин, ә хәзерге башкаручыларныкы – юк. Телеканалларда да ансамбльнең ретро язмаларын карарга була әле, ә хәзергеләрен карый алмыйсың. Радиода ротация өчен акча сорыйлар, телевидениегә үтеп кереп булмый диярсез. Әйе, шулай. Әмма алай гына түгел. Бәлки, бик нык ялгышамдыр, әмма минемчә радио-телеканалларга керү ансамбльнең үзенә дә кирәк түгел дигән фикердә мин. Алар үз алдына андый максатны куймый да. Ике коллективны чагыштыруны лояль кабул итсеннәр, әмма яшьләр өчен популяр булырга теләгәч, “Казан” бию коллективы үзен ничек кенә рекламаламады. Һәм аларның концерты 45+ түгел иде.
Менә берәр яшь егет яки кыз “Үзгәреш җилендә” үзгәртелгән “Бормалы су”ны тыңлап, бу җыр нәкъ менә шундый икән дигән фикергә килергә мөмкин. Ә Дәүләт җыр һәм бию ансамбле башкаруындагы бу язманы кайдан карый ала соң ул? Карамагач, ул татарның чын мәдәнияте нәкъ менә “үзгәрештәгечә” икән дигән фикергә киләчәк. Чөнки ул шуның белән тәрбияләнә. Аннары, ул да безнең язмышны кабатлаячак. Хәзер 18 булган егет яки кыз, 45 яшендә дәүләт ансамбленең “Бормалы су”ын түгел, “Үзгәрешнекен” карарга барачак. Дәүләт җыр һәм бию ансамбленә шушы җыр-моңнарны саклау бурычы куелган. Алар шуны эшли. Татар моңнары нинди буласын беләсегез килә икән, ансамбльгә ияреп чит илгә гастрольгә барыгыз. Яки юбилей концертына килеп, диск сатып алыгыз. Хәзер компакт-дискның нәрсә икәнен дә белмәгән яшь буын үсеп җиткәнен алар белми дә. Минемчә, татарның милли байлыгын тәшкил иткән мондый язмаларны бушлай һәркемгә тарата торган заман. Ансамбльнең бу байлыгын без һәр үтүктән карый алырга тиеш.
Татарның һәр өлкәсендә дә шундый күренеш – безнең милли байлыкны тәшкил иткән әйберләр кемнеңдер кочагында ята. Аларны табу өчен үз алдыңа максат куеп, тырышырга кирәк. Укыйсың киләме классикларның әсәрләрен? Библиотекага бар, укы. Рус халкының классикларының әсәрләрен укыган кебек, 145 сайтка кереп, үзеңә уңайлысыннан укый алмыйсың аларны. Борынгы спектакльләрне карыйсың киләме? Телевидение аларны күрсәткәнен көтеп утыр, яки архивка бар. Ул бөтен өлкәләрдә дә шулай. Сүзлекләр, әдәби мирас, видео, аудиоконтент – бөтен халыкның байлыгы булган бу әйберләр чынлыкта халыктан бик еракта.
Әйткәнемчә, ансамбльгә бу байлыкны халыкка җиткерүдә кыенлыклар бардыр. Аларның үз заллары да юк, аларга районнар буйлап концерт куеп йөрегез дип әйтү дә дөрес булмас иде. Минем бу язмамны ансамбльне гаепләү итеп кабул итә күрмәсеннәр иде берүк. Юбилей концертындагы зал 20+ булса, алар үзләре дә бик-бик шат булырлар иде дип уйлыйм. Җырчылар, биючеләргә афәриннән башка сүз юк. Бөтен мәгълүмат Интернеттан алынган заманда Интернетта булмасаң, синең үзең дә юк дигән сүз. Ансамбльнең сайты бик ярлы, билгеле инде рус телле, татар телендәге яңалыклары 2015 елда тукталып калган. Ансамбль киләчәк заманда исән калсын һәм татар халкының байлыгын үтеп барган буынга һәм чит илләрдәге смотрларда гына җиткермәсен дисәк, аны бөтен татар мирасы итәргә кирәк. Җырларын – радиоларга, Интернетка куярга, чыгышларын телеканалларга һәм Ютубка үтеп керүен беренче чиратта хәл итәргә. Татар җыр-моңнары Франция яки Бурятиядәге этник музыканы сөючеләргә түгел, беренче чиратта, безнең халыкның үзенә кирәк. Шул әйбер тормышка ашырылмаса, радиолардагы попса белән тәрбияләнгән татар үз тормышы, ә биек стеналар артындагы татар моңы үз тормышы белән яшәвен дәвам итәчәк. Соңыннан икесе бергә ахирәттә очрашканчыга кадәр. Ахирәттә алар әле бер-берсен танымаска да мөмкин.
Автор: Рәмис ЛАТЫЙПОВ
Фото: Рамил Гали
Интертат

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев