Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Безнең максат - яшь буынны милли рухта тәрбияләү һәм татар телен үстерү" - Гөлфирә Рафикова

Лениногорск шәһәрендә татар хатын-кызлары мәнфәгатьләрен кайгыртучы, гаилә, туган телебез, гореф-гадәтләребез, йолаларыбыз сагында торучы “Ак калфак” оешмасының җирле бүлекчәсе үзенең эшчәнлеген яңартты, дип хәбәр итә zamansulyshy.ru сайты. Шәһәрнең 11 нче гимназиясендә узган быелгы беренче утырышында “Ак калфак”ның эшчәнлекнең киң җәелдерү хакында сүз алып барылды. Аның җитәкчесе итеп Г.Тукай исемендәге китапханәнең милли бүлеге хезмәткәре Тәслимә Рафикова билгеләнде. Оешма үз эченә егермегә якын хатын-кызны ала. Алар арасында хакимият органнарында эшләүчеләр, җитәкче хатын-кызлар, укытучылар, пенсия яшендәге ханымнар да бар. Чарада катнашкан әлеге оешманың әгъзасы район башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова үзенең чыгышында: – Безнең максат – яшь буынны милли рухта тәрбияләү, чаралар аша татар телен үстерү, мөслимәләр белән очрашулар аша динебезнең асылын аңлату, көндәлек киемдә милли үрнәкләрне кертүгә ирешү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. “Ак калфакны” тиешле дәрәҗәдә күтәрү өчен барлык мөмкинлекләр дә бар, - дип ассыксызлады ул. “Ак калфак”лылар аена ике тапкыр җыелачак һәм очрашуда ак калфак тегәргә дигән уйлар һәм күп төрле кызыклы планнар белән таралышты.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев