Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Безнең максат — татар егетләрен һәм кызларын берләштерү" - Рәфис Миңнуллин

Мәскәүнең татар яшьләре кабат шугалакка җыела. Иртәгә алар сәгать 19.30 да “Альпийский лед” шугалагында татарча җырлар тыңларга, аралашырга, танышырга, төрле кызыклы конкурсларда катнашырга планлаштыра. Мәскәү татарлары бу рәвешле беренче генә ял итми, алар моңа кадәр дә шулай үзара аралашкан.

Чараны оештыручыларның берсе, Россия Мөфтиләр шурасы хезмәткәре Рәфис Миңнуллин “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына хәбәр иткәнчә, чарага Россия Мөфтиләр шурасы һәм Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рушан хәзрәт Аббәсов чакырулы. “Ул безгә ислам дине, аның асылы хакында сөйләячәк. Әмма бу очрашу вәгазь сөйләүгә генә кайтып калыр дип уйлау дөрес түгел. Безнең максат — татар егетләрен һәм кызларын берләштерү. Мәскәүдә төрле юнәлештә эшләүче хәрәкәтләр бар. Аларны үзара таныштырып, берләштереп, бергә эшчәнлек алып баруны җайга салу өчен дә бу чара бик кулай булачак”, – диде Рәфис Миңнуллин.

"Сафажайские волки" хоккей командасы уенчысы Әхмәт Галяветдинов шугалакка килүчеләргә мастер-класс күрсәтәчәк. Аның ярдәмендә тимераякны ничек сайларга, ничек дөрес итеп кияргә, ничек шуарга икәнен белергә мөмкин булачак.

Рушан хәзрәт Аббәсов билгеләп үткәнчә, мондый очрашулар яшьләрне берләштереп кенә калмый, ә сәламәтлекләренә дә яхшы йогынты ясый. “Яшьләр спорт белән шөгыльләнгәндә хәрам эшләрдән, тәмәке тарту, аракы эчү, наркотиклар кулланудан ерагая. Дин әһелләре үзләре дә яшьләргә үрнәк булырга тиеш. Шуңа да без үзебез дә футбол уйныйбыз, кышын тимераякта, чаңгыда шуарга чыгабыз”, – диде хәзрәт. Аның сүзләренчә, очрашулар барышында яшьләр үзләрен кызыксындырган сораулар бирә, ислам дине буенча белемнәрен арттыра.

“Киләчәктә яшьләр нинди генә һөнәр сайласа да, дин һәрвакыт кешегә ярдәм итә. Дин ул кешеләрне дөрес юлга кертә. Кеше нинди генә дәрәҗәгә ирешмәсен, бу юнәлештә алар дөрес юлдан барырга тиеш”, – диде Рушан хәзрәт.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев