"Безнең китапларны укучы булмаса, язудан ни мәгънә?" - Рәфкать Кәрами

Язучы прозаик Рәфкать Кәрами татар авылларында мәктәпләр ябылуның тискәре күренеш булуын ассызыклап үтте. Бу хакта ул «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалының «Ком сәгате» тапшыруында белдерде. Тапшыру әдипнең иҗатына, тормышына, язучыны бүгенге көндә борчыган сорауларга багышланган иде.  «Безнең китапларны укучы булмаса, язудан ни мәгънә? Балалар Ана телендә сөйләшергә тиеш. Бүгенге көндә республикада татар мәктәпләре ничәү икән?» – дип, уй-фикерләре белән уртаклашты. Язучы ассызыклап үткәнчә, татар халкы Россиядә сан ягыннан икенче урында, димәк татар теле дә икенче дәүләт теле булырга тиеш. «Россия Федерациясенең мәгариф турындагы кануны бар. Анда авыл мәктәпләрен ябу, бетерүне фәкать авыл халкы, авыл җыены хәл итә дигән. Моны бит прокурорлар белергә тиеш. Нишләп ябыла ул, ата-анадан кем сорый аны?» – дигән риторик сораулар бирде ул. Рәфкать Кәраметдин улы Кәрамиев 1942 елның 18 февралендә Татарстан АССРның Сарман районы Рангазар авылында колхозчы гаиләсендә туган. "Дүрт кешелек каюта" исемле беренче повестен ул 1967 елда яза. 1977-1979 елларда Р. Кәрами Мәскәүдә СССР Язучылар союзы каршындагы Югары әдәби курсларда укып кайта. 1978 елда ул төзүчеләр турында "Очар кошлар белән янәшә" исемле күләмле әсәрен бастырып чыгара. Трилогиянең икенче кисәге – "Ашкыну" повесте 1982 елда басылып чыгып, 1983 елда автор аның өченче китабын ("Чыныгу чоры") төгәлләде. Болардан башка, Р.Кәрами "Сагышлы кояш" (1979), "Йөрәгемне ут алган" (1983) исемле повестьлар һәм "Гомер яшәр өчен" (1981), "Өзелгән чәчәк" (1982), "Кәккүк тавышы" (1980) кебек хикәяләр авторы буларак та укучыларга таныш.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: