Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Безнең кинематографистлар дәүләт акчасына тамашачыга нинди фильмнар тәкъдим итә?

Татарстанда дәүләт үткән ел кино төшерергә тоткан акчалар нәтиҗә биргәнме? Безнең кинематографистлар дәүләт акчасына тамашачыга нинди фильмнар тәкъдим итә? Дөресрәге, Татарстан мәдәният министрлыгы һәм “Татаркино” билгеләгән рамкалар эчендә шедевр тудыра алганнармы?
2016 елда Татарстанда дәүләт субсидиясе хисабына төшерелгән кинофильмнар “Татаркино” дәүләт оешмасына тапшырылып, республика районнары буенча прокатка чыкты. Шунлыктан, аларны инде комиссия кабул итеп алган булу сәбәпле, әлеге фильмнар буенча фикер алышу, аларның сыйфатын тикшерү аларга үзгәреш кертә алмаса да, “Татаркино”ның дәүләт хисабына төшерелгән фильмнар буенча сыйфат конференциясе оештыруы яхшы гамәл. Ул төрле буын кинематографистларын бер мәйданга җыеп, булган проблемаларны да өскә калкыта, яшь буын өчен дәрес тә булып тора. Әйе, яшь буын өчен, чөнки үткән ел яшьләргә дә грантлар тапшырылып, аларга субсидия хисабына фильм төшерү мөмкинлеге бирелде. “Татаркино” дәүләт бюджет оешмасы оештырган сыйфат конференциясе әлеге эшләрне профессионаллар тарафыннан бәяләтте. Дәүләт заказында темасы һәм акчасы төгәл күрсәтелә. Иҗат кешесенә шушы шартларда эшләргә туры килә. Хәер, режиссерларның нибары берсе генә – студент егет Никита Оленин гына мәдәният министрлыгы билгеләгән кысаларда шедевр тудыруы авыррак булуын әйтте. Арада терроризмны, хокук бозуларны кисәтү кебек, яшьләр өчен мөһим булып торган актуаль темалар да, үрнәк булырлык яшь кеше, уңыш сере кебек традицион темалар да, Татарстан халыклары традицияләре, Татарстанда яшәүче җирле халык йолалары, “Казан турында новеллалар” кебек “тәмле” темалар да бар иде.

Продюсер Наталья Топал: “Татар киносы – ул әби шәле, без аның белән каядыр бармыйбыз, әмма ул туңып үлүдән саклый”

“Бу аутентик менталь кино төшерергә тырышып карау, - дип тәкъдим итте продюсер Наталья Топал Фәрит Дәүләтшинның “Капка” фильмын - Безне касса фильмнары төшермәгәнгә ачуланалар. Көзен-язын, җылыны сүндергәч, өйләр бик салкын була һәм мин мамык шәлемне ябынам. Әбинең мамык шәле белән, әлбәттә, мин очрашуга бармыйм. Әмма бу шәл мине туңып үлүдән саклый. Бу кино безгә үләргә бирмәячәк”. Фильмда төп рольдә Германиядә яшәүче милләттәшебез Нәсүр Юрушбаев. Сюжет буенча Германиягә киткән татар егете, немка хатыны ташлагач, Татарстанга кайта. Бер авылда бер ялгызы калган, улын югалткан авыру әби аны улы дип таный. Шул гына. Кайткан татар авыл капкасын торгыза. Ә мин ананың үз улын танымавына, барыбер, ышанмыйм. Станиславский әйтмешли: “Не верю!” Экспертлар Николай Морозовның “Азат Гайнетдинов уңышы” документаль фильмын уңай бәяләделәр. Биредә үзе төрмә аша узып, ул мәшһәрдән чыкканнан соң үз юлын тапкан һәм башкаларга ярдәм итә башлаган Азат Гайнетдинов портреты. Чиста, төгәл эшләнгән портрет. 2016 елда дәүләт заказы буенча төшерелгән кинофильмнар арасыннан иң уңышлылары дип кино тәнкыйтьчеләре Илшат Рәхимбайның “Ышанмыйм!” («Не верю!») фильмын һәм Салават Юзеевның “Күкшел егетләрен” саныйлар. Фильмнарда экспертлар күрмәгән һәм күрә дә алмаган бер проблема бар – кино теле. Миңа калса, бу тема - мәдәният министрлыгы семинарлар ясап, түгәрәк өстәлләр оештырып хәл итәргә тиешле проблема. Әйтик, Татарстан кинематографистлар берлеге төшергән “Год кино” документаль фильмының татарчасы чын тәрҗемә түгел, бары тик подстрочник кына. Мин сыйфатлы тәрҗемә өчен 500 мең сум субсидия акчасы җитмәгәндер дип уйламыйм, монда тел мәсьәләсенә игътибар җитмәү. Шул гына.
Рузилә Мөхәммәтова, Интертат

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев