Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Безнең кайбер Территориаль иҗтимагый үзидарәләр нәтиҗәлелеге буенча калыша" - Фәрит Мөхәммәтшин

Татарстан Президенты карамагындагы Милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр советы утырышында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әлеге мәсьәләләрдә республикада барлык резервларның да кулланылмавын, ә иҗтимагый берләшмәләр һәм оешмалар эшчәнлеген бу эшкә тарту гаять мөһим булуын билгеләп үтте.

«Миңа калса, әлеге эшкә уннарча мең кешесе булган тагын берничә җәмәгать структурасын тартырга була. Минем Татарстан муниципаль районнарында һәм шәһәрләрендә төзелгән якташлар институты турында әйтәсем килә. Тагын бер тәкъдим бар. Безнең резерв – бу безнең Территориаль иҗтимагый үзидарәләр», – дип җиткерде республиканың парламент башлыгы. Ул хәзер кайбер шәһәрләрдә үзидарәләрнең уңышлы гына эшләвен, кайсыларында нәтиҗәлелеге буенча калышуларын җиткерде, әмма барысының да милләтара һәм динара хезмәттәшлекне ныгытудагы мәсьәләләрне чишүдә тиешле ярдәм күрсәтә алыр дәрәҗәдә, дип өстәде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге идеяне хуплады. Ул шулай ук районнарның дәүләт милли сәясәтендәге уңышлы тәҗрибәсен башка муниципаль берәмлекләрдә дә тарату кирәк, дип белдерде. Республика лидеры фикеренчә, миграция сәясәте һәм интернет-мәйдан мәсьәләләренә зур игътибар бирергә кирәк. Беренче очракта, республикага радикаль карашлы һәм Россия идеологиясе дәүләт сәясәтенә ят булган карашларның үтеп керүенә юл куймау булса, икенче очракта куркыныч идеяләр таралуга юл куймаска кирәк.

Рөстәм Миңнеханов 112 бердәм хезмәте һәм «Халык контроле» системасының инде ике ел дәвамында милли һәм дини нигездә конфликтлар туу турында хәбәрләр алуын искә төшереп үтте. Ул муниципаль хакимиятләргә шундый хәбәрләргә максималь оператив булырга кирәк, дип җиткерде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев