Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Безнең һөнәр өлкәсендә җылы сүзләр ишетү бик сирәк очрак­ларда гына насыйп була" - Альбина Шаһиморатова (ВИДЕО)

Альбина Шаһиморатова опера сәхнәсендә көчле хатын-кыз рольләрен сокландыргыч дәрәҗәдә җиңел уйный. Бу, әлбәттә инде, иң беренче чиратта, аның нык холыклы, гаять зур талант иясе булуына бәйле. Икенче яктан, моның сәбәбе җырчының уңышка ирешү юлындагы кыенлык­лар да булырга мөмкин. Ул үзенең сәхнә юлын элекке Советлар Союзы чорында, опера җырчысы булырмын, дип уйлап та карамаган җирдән башлап җибәрә. Бу юл аны дөнья күләмендәге төп театр­ларда драматик колоратур сопрано партиясен башкаручы опера сәхнәсе йолдызына әйләндерә.   Хәзерге вакытта Альбина Чикаго опера театрында Гаэтано Доницеттиның “Лючия ди Ламмермур” операсында бәхетсез героиня ролендә тамашачыны үзенә әсир итә. Шушы бельканто партиясен өлге итеп куярлык дәрәҗәдә Нью-Йоркта, Сан-Франциско, Лос-Анджелес, Милан, Берлин, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Казанда да башкарды инде. Һәр рольгә, һәр җырның сүзләре һәм көенә бөтен барлыгын салу омтылышы Ташкентта туган җырчыга өч континентны күренмәс җепләр белән бәйләп, опера сәхнәсендә көчле хатын-кыз персонажлары партияләрен искитмәле дәрәҗәдә башкаруга ярдәм итә. Алар арасыннан иң танылганы – Моцартның “Тылсымлы флейта”сында Төн пат­шабикәсе. Бу инде озак вакытлар буе аның иң уңышлы башкарылып килә торган партиясе булып тора.

Чикагодан башлана

Чикаго театры генераль директоры Энтони Фрейд 2006 елда Шаһиморатованың Моцарт операсыннан бик катлаулы ике патшабикә ариясен, шулай ук Доницеттиның “Лючия ди Ламмермур” операсыннан Лючия ариясен башкаруына таң калуын искә төшерә. “Галәмәт авыр өч арияне сокландыргыч дәрәҗәдә җиңел башкарды ул. Шундый матур, көчле, искитмәле амплитудалы тавыш бик сирәк җыр­чыларда гына очрый. Без – комиссия әгъзалары шундук, кызны үзебезнең театрның яшьләр студиясенә чакырсак, бик әйбәт булыр иде, дип уйлап куйдык”, – ди Фрейд. Ул чагында Альбинага әле егерме яшьләр чамасы гына була. Инглизчә бер авыз сүз дә белми. Кыз, Лючия (Доницеттиның “Лючия ди Ламмермур” операсында), Мюзетта (Пуччининың “Богема” операсында) һәм Виолетта (Вер­диның “Травиата” операсында) рольләрен башкарып, ике ел буе тавышын, сәнгать осталыгын чарлый. Чыгышы белән Россиядән булып, инде күп еллар буе Америкада яшәүче бер тел белгеченнән алты ай дәвамында дәресләр алуы нә­тиҗәсендә инглиз теленә дә өйрәнә.

Тәүге зур уңыш

Шаһиморатова 2007 елда, П.Чайковский исемендәге Мәс­кәү халыкара конкурсында беренче урынга һәм алтын ме­дальгә лаек булып, зур уңышка ирешә. Бер атнадан соң, тавышын тыңлап карау өчен, аны танылган дирижер Рикардо Мути янына җибәрәләр. Маэстро, тавышына таң калып, җырчыны 2008 елда Зальцбург фести­­в­а­лендә (Австрия) Моцартның “Тылсымлы флейта” операсында сәхнәгә үзе куйган Төн патша­бикәсе ролен башкару өчен сайлап ала. Альбинаның нәкъ менә шушы чыгышы Европа күләмендә дебютка әйләнеп, халыкара күләмдә танылуына ярдәм итә. “Ул чагында әле бик яшь идем. Моцартның “Тылсымлы флейта” операсыннан Төн патшабикәсе партиясе Хьюстонда яшьләр студиясендә стажировка үткән­нән соң тәүге чыгышыма әй­ләнде, – дип хәтер йомгагын сүтә ул. – Мути миңа бик зур ярдәм итте. Чыгышым башланырга бер­ничә минут кала, итальянча: “Дулкынланма, кызый, искитмәле Төн патшабикәсенә әйләнү өчен мөмкин булганның барын да эшлә. Бары шул гына. Ә мин сиңа көч биреп торырмын”. Безнең һөнәр өлкәсендә кемнәрдәндер әнә шундый кыйммәтле, җылы сүзләр ишетү бик сирәк очрак­ларда гына насыйп була”. Нәкъ менә вокаль артист буларак Шаһиморатованың мөм­кин­лекләренә чиктән тыш ышануы, ничек тә ярдәм итәргә ашкынып торуы Рикардо Мутины кызның иң якын остазына әй­ләндерә. “Киңәш-табышлары бе­лән – һәрвакыт янәшәмдә. Сән­гать һәм опера җырчысы эшенең барлык нечкәлекләренә төше­нергә ярдәм итә. Мин аңа бик бурычлы”, – ди Альбина. Энтони Фрейд, үз чиратында, Хьюстонда беренче чирканчык алганнан соң Шаһиморатованың артист буларак бик нык үсүенә һәм техник, вокаль сыйфат­ларының гаять оста башкаручы дәрәҗәсенә күтәрелү мөмкин­леге бирүенә сөенә. “Альбина – башкару сыйфаты һәм артистлык осталыгы белән күзләремә яшь китерердәй җырчыларның берсе, – ди ул. – Тавыш төсмерләре белән “уйнау”, бөтен барлыгын салып җырлау, музыка аша үзенең тәэсир-кичерешләрен тап­шыру сәләте боларның барысына да аерым бер үзенчәлек өсти”. Чыннан да, Шаһиморато­ва­ның Грэхэм Вик куелышында Лючиянең акылдан шашу кү­ренешен уйнавындагы осталыгы, башкару техникасының тел-теш тидергесезлеге язмышын үз абыйсы җимергән юләр кызның дулкынландыргыч образын тудыруга ярдәм итә.

Ташкенттан – Казанга

Шаһиморатова элекке Советлар Союзының Үзбәкстан Республикасында дөньяга килә. Әти-әнисе 5 яшендә үк кызчыкны фортепианода уйнарга өйрәтү өчен музыка мәктәбенә йөртә башлый. Балачакта җирле концертларда әтисе белән татар халык җырларын һәм әтисе язган җырларны башкара. Советлар Союзы таркалганда, Альбинага 14 яшь була. Дәү­ләт таркалганнан соң килеп чыккан сәяси тетрәнүләр гаиләне Ташкенттагы йортларын ташлап чыгып китәргә мәҗбүр итә. Үзләре белән нибары өч чемодан әйбер алып, алар өч тәү­лектән соң поездда татарларның тарихи Ватаны – Казанга кайтып төшә. “Гаиләбез өчен иң авыр вакыт булды бу, – дип искә ала бүгенге атаклы опера җырчысы. – Фатирыбыз да юк иде. Студентлар тулай торагында кечкенә генә бүлмәдә яшәдек”. Альбина Ташкентта музыка мәктәбендә һәм Казанда музыка училищесында хорга дирижерлык итәргә өйрәнә. “Мине опера яки җыр бөтенләй кызыксындырмады, – ди ул. – Өлкән курсларда укучыларның ничек итеп нота өйрәнүләрен, рольләрне истә калдырырга тырышуларын күреп, юк-юк, миңа кирәкми болар, дип уйлап куя идем”.

Бигичев киңәше

Әмма кызга 16 яшь тулгач, барысы да үзгәрә. Әтисе җыр язып, Альбинадан телефон аша гына Россия һәм Татарстанның танылган теноры Хәйдәр Бигичевка җырлап күрсәтүен сорый. Хәй­дәрнең әлеге җырны башкарырга ризамы-юкмы икәнен белү өчен генә. Җырлап бетергәч, Бигичев телефонны әтисенә бирүен сорый. Җырчы аңа кызының бик матур тавышка һәм зур сәләткә ия булуын, әмма җыр өлкәсендә уңышка ирешү өчен вокаль факультетта белем алырга кирәк­леген әйтә. Әтисе дә танылган җырчының фикере белән ризалаша. Шулай итеп, Шаһимо­ра­тованың язмышы башкача борылыш ала. Әмма опера юлында Альбинага бик күп кыенлыклар аша үтәргә туры килә. Ике тапкыр Мәскәү дәүләт консерва­то­ри­ясенә укырга керергә омтылыш ясап карый, әмма ике тапкырында да, янәсе, бу һөнәргә яраксыз, дип, кабул ителмичә кала. Тик кыз барыбер үз максатына ире­шә. “Консерваториягә ке­рүемә каршы тавыш биргән барлык укытучылар гаделсез адымнары өчен соңыннан миннән гафу үтенде”, – дип искә ала Ша­һимо­ратова. Чагыштырмача күптән түгел генә әни булуы да Альбинага яңа көч-дәрт өстәгәндер. 2014 елның ноябрендә гаиләсендә (ире психиатр булып эшли) Аделина исемле кызлары дөньяга килә. Сабыйга алар бу исемне колоратур сопрано остасы легендар Аделина Патти хөрмәтенә куша. Зур опера театрларыннан сопрано өчен катлаулырак репертуардагы вокаль партия­ләрне башкару турында кызыктыргыч тәкъдимнәр алып торса да, Альбина үзенә халыкара мәй­данда зур уңышка ирешү мөм­кинлеге биргән XIX га­сырның итальян һәм Моцарт операларында рольләр башкаруын дә­вам итә. Чөнки ул, үзе әйтүенчә, тавышын ничек тә озаграк сак­ларга тырыша. “Һәр җырчы үзе­нең иҗат карьерасында озын-озакка сузылган юл узарга тырыша. Шундук катлаулы, кыенрак репертуарны башкаруга кере­шүдә мәгънә күрмим. Бельканто – минем мәхәббәтем, һәм үземне чын мәгънәсендә бельканто җырчысы сыйфатында күрәм”. 2010-2011 елгы сезонда Ми­ланның атаклы “Ла Скала” театрында “Лючия ди Ламмермур” операсындагы чыгышыннан соң тамашачы 20 минут дәвамында аягүрә алкышлаган танылган опера җырчысы әнә шулай ди. Театр җитәкчелеге хәбәр ит­кәнчә, ул әлеге театрда Лючия ролен башкарган Россиянең тәүге артисты булып тора.

Шаһиморатова фикеренчә, бөтен дөнья күләмендә тамашачы күңелен яулаудан да рәхәт әйбер юк. Ул тамашачы алкышларын вакыйгаларга гаять бай тормышында язмыш сынауларын һәм кыенлыкларны лаеклы төстә узу өчен бүләк сыйфатында кабул итәргә тырыша.

Джон фон Рейн, театр тәнкыйтьчесе. (“Чикаго Трибьюн” газетасыннан)

Ватаным Татарстан
https://www.youtube.com/watch?v=lna1DPG3COs https://www.youtube.com/watch?v=Pdl2waXFX2I https://www.youtube.com/watch?v=FZecKx2ZYbs https://www.youtube.com/watch?v=lWbf_fK-w6k https://www.youtube.com/watch?v=5kPqebwNuXY  

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев