Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Безнең хатын-кызлар барысын да булдыра" - Михаил Бабич

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич республика хатын-кызларын якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар бәйрәме белән тәбрикләде. Тантана М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында узды. Бәйрәмгә күп балалы аналар, тәрбиягә балалар алган хатын-кызлар, “Ана даны” медаленә ия булучылар чакырылган иде. Тантана җылы мохиттә узды. Алып баручылар шигырьләр аша табигатьтән хатын-кызларга гүзәллек, көч, сабырлык, күңел матурлыгы кебек сыйфатлар иңдерелгәнен кабатлап торды. Шигырьләр, җырлар аша гүзәл затларга, аналарга мәдхия җырланды. Бәйрәм кунаклары өчен Татарстан һәм Россиянең халык артисты Салават Фәтхетдинов, Александр Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры, опера йолдызы Альбина Шаһиморатова һәм башкалар чыгыш ясады. Михаил Бабич Татарстан һәм Идел буе федераль округы хатын-кызларын якынлашып килүче бәйрәм белән котлады. “Бу залга күп балалы аналар җыелуые сирәк күренеш”, - диде. Бәйрәмнең тарихына тукталып, аңа 20 гасыр башында нигез салынганын билгеләп узды. Башта Америка Кушма Штатларында үткәрелә башлавын, аннары немец коммунисткасы Клара Цеткинның бу бәйрәмне Халыкара хатын-кызлар бәйрәме дип игълан иткәнен искәртте. “Аннары шушы бәйрәм гомер-гомергә хатын-кызларның үз хокуклары өчен көрәш бәйрәме буларак күрсәтелде. Бу хокукны төрлечә кабул итеп була. Советлар Союзында хатын-кызлар мөмкин булган барлык хокукларны алгач, ә ир-атлар бу хокукларны бик теләп биргәч, мондый көрәш бүтән була да алмый инде”, - дип Бабич бәйрәмнең узган гасырның 1965 елыннан бирле үткәрелүен искәртте. “Без, Россия ир-атлары, үзебезнең яраткан Россия хатын-кызлары хакына бу бәйрәмне мәхәббәт, хөрмәт, хатын-кыз алдында баш ию бәйрәме кебек уздырабыз”, - диде ул. Михаил Бабич хатын-кызның төп миссиясе тормыш бүләк итү булуын билгеләп узды. “Без бу көнне гел әниләребезне искә алабыз. Әни булу - зур бәхет, әмма бу зур хезмәт тә. Моның өчен сезне чиксез хөрмәт итәбез, яратабыз”, - дип ул залдагы гүзәл затларның бәхетле аналар булуларын теләде. “Безнең хатын-кызлар бар әйбер белән дә шөгыльләнә ала, кайчак ир-атларга караганда да яхшырак булдыралар. Безнең хатын-кызлар идарә итә ала, космоска оча, хезмәт итә ала. Без, ир-атлар, моңа ничек ирешә алуыгызны аңлап та бетермибез. Ничек шулай эштә дә хезмәт итеп, гаилә учагын да, өйдәге җылылыкны да саклый аласыз. Без сирәк әйтәбездер, ешрак әйтергә кирәктер: без сезне бик кадерлибез, яратабыз, бәялибез. Шушы мәхәббәт бәйрәмендә сезгә сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек телим. Өегездә балалар тавышы, көлүе һәрвакыт ишетелеп торсын!” - дигән теләктә калды Михаил Бабич. Алга таба Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов котлау сүзләрен ирештерде. “Бүген шушы матур бинага якынлашып килүче 8 Март бәйрәме белән котларга чакырдык сезне. Әлбәттә, сез безнең өчен үрнәк. Гаиләләрегездә балалар күп. Без шундый гаиләләрне үрнәк итеп күрсәтәбез. Сезнең белән горурланабыз, рәхмәт әйтәбез. 16 март көнне сезнең балаларыгызны яңа, төзекләндерелгән циркка чакырабыз. Балаларыгыз Казанга килеп, төзекләндерелгәннән соң ачылган циркта беренче тамашачылар булачак”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
 Гөлнар Гарифуллина, Татар-информ
Фото: Ильнар Тухбатов

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев