Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Безнең халык көчле армия, тарих һәм мәдәният белән горурлана

Россиялеләргә туган ил белән горурлану өчен төп сәбәп Россия гражданины булу: респондетларның 59 проценты шулай дип белдергән. Алар көчле армия, тарих һәм мәдәният белән горурлана дип хәбәр итә ВЦИОМ. Бу хакта "Интерфакс" яза.

Социологлар соңгы ике елда респондетлар өчен "кеше" аңлатмасының һәм гаилә статусының әһәмияте артуын билгеләп үтә, шул ук вакытта бер шәһәрдә һәм авылда яшәүчеләрнең бер-берсе белән аралашуы кимүен күзәткәннәр.

Күпчелек россиялеләр тарих, мәдәният, көчле армия һәм фән, спорт белән дә горурлана. Шулай ук Россиянең халыкара аренадагы позициясе дә горурланырлык сәбәп булып тора, ә менә тормыш дәрәҗәсеннән канәгать булучылар аз.

Соңгы 10-15 елда ил тормышында иң әһәмиятле казанышы һәм уңышлары дип Кырымның Россия Федерациясе составына керүен, Сочидагы Олимпиаданы һәм Кораллы көчләрне ныгытуны атаганнар. Азчылык космосны үзләштерүне, эчке сәясәтне һәм илнең халыкара аренадгы абруе артуын белдергән. 14 процент респондент әһәмиятле казанышлар булмаган дип саный, 38 проценты җавап бирергә авырсынган.

Россия халкы арасында һәр дүртенче респондент Президент Владимир Путинны (25 процент) лаеклы дип белдерә, һәр унынчы - оборона министры Сергей Шойгуны (10 процент). Өченче - Россия Тышкы эшләр министры Сергей Лавров (7 процент). Россиялеләрнең  45 проценты  җавап бирергә авырсынган.

Мисал өчен, 70 процент россияле зур мирас алган очракта, яхшы тормыш эзләп Россиядән китәргә әзер булмавын белдергән, ә 23 процент - мөмкин дип уйлый.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев