Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Безнең халык – җырлы халык" - Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин (әңгәмә, видео)

Татар эстрадасының дәрәҗәсен арттыру өчен, шартлар тудырырга кирәк. Моның өчен Татарстанда концерт залы булдырырга кирәк. Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Кадим Нуруллин “Татар-информ” агентлыгына интервьюсында шул хакта белдерде.

“Җырчы үз залын булдыра алмый”

- Элек филармония татар җырчылары өчен бердәнбер эш урыны булган, ә хәзер һәркемгә иҗат өчен мөмкинлекләр бар, филармония дә эшли. Сез бүгенге татар сәнгатендә филармониянең урынын ничек билгеләр идегез? - Без хәзер сезнең белән ике система турында сөйләшәбез. Беренчесе - совет системасы, филармониянең туган, булган чоры, һәм икенчесе - бүгенге базар мөнәсәбәтләре. Базар мөнәсәбәтләре монополияне өнәп бетерми, аңа конкуренция кирәк. Шуңа күрә бүген,  икътисад өлкәсендәге кебек үк, җыр сәнгатендә дә зур конкуренция. Һәркемгә ирек бирелгән, кеше шуннан чыгып эш итә, үзенең продукциясен алга этәрә. Шунлыктан филармониягә инструмент, мөмкинлек буларак карарга кирәктер. Минем инде бу хакта күп тапкыр әйткәнем бар, бу - катгый фикерем. Көннән-көн ныгый гына бара шул фикер. Әгәр татар эстрадасы турында сөйлибез, аның бүгенге дәрәҗәсен күтәрү өчен тырышабыз икән, без моның өчен шартлар тудырырга тиеш. Кеше үзе шәхсән шартлар тудыра алмый, мәсәлән, үзе өчен, үз исеме белән атап, бер матур зал булдырып куя алмый. Нинди генә зур җырчыны алсак та, ул үз залын булдыра алмый. Бу бик зур чыгымнар сорый, дәүләт ярдәменнән башка эшләнә торган эш түгел. Бу - дәүләт сәясәте. Әгәр филармония заманча технологияләр белән эшләнелгән залда, заманча яшьләргә, яңа алымнар белән зур тамаша эшләргә булыша ала икән, аның төп эшчәнлеге шушы. Ул безнең җырчыларны, җәмәгать эшлеклеләрен бу эшкә җитдирәк карарга өндәп торачак. Мондый залда, гафу итегез, үтеп барышлый гына кереп, концерт куеп булмый. Монда бик нык әзерлек белән килергә туры киләчәк. Шуңа күрә киләчәктә бу мәсьәләнең чишелеше филармонияме, башка оешма булсынмы, шушындый мөмкинлек, шартлар тудыру белән бәйле. Менә минем җавап.

“Борты төшерелгән КамАЗ кузовы да сәхнә”

- Бездә концерт өчен заллар җитәрлек кебек бит. - Мин Илһам абыйның шушы хакта көлдереп сөйләгәнен хәтерлим. Элек, авылларга баргач, клублар булмау сәбәпле ат абзарында концерт куйганнар. Димәк, концерт куяр өчен бернинди шартлар кирәк тә түгел? Сабан туенда урамда да җырлыйлар бит. КамАЗның бортларын ачып куйдык - менә сезгә сәхнә, шунда концерт бирәбез. Әмма замана алга бара. Җыр гына тыңлап утыру - ул инде кичәге көн. Бүген тамаша кылу модада. Бүген моңланып җырлаган җырчыларга карап утыру гына аз. Яңарак формалар, зәвыклырак, җаваплырак чыгышлар кирәк. Шул вакытта гына, беренчедән, тамашачыны үз артыңнан ияртергә, икенчедән, тамашачының зәвыгын күтәрергә мөмкин. Өченчедән, бу - чит илләр, халыклар белән сөйләшкәндә, үзеңне культуралырак һәм алга киткәнрәк халык булып күрсәтер өчен кирәк.  

“Зур зал булса, чиле-пешле җырлар төшеп калачак”

- “Үзгәреш җиле” фестивале опера театрында узды. Күп тамашачы килүе көтелсә, концертлар “Татнефть-Арена”да да уза. Заллар җитә кебек. Сез күзаллаган, Сез алга этәргән идеяле залның критерийлары нинди? - Моның өчен әллә кая барып йөрергә кирәкми. Менә Мәскәүне алсак, анда заманча ике зал бар. Берсе - Кремль залы, анда яктылык куллану технологияләре алга киткән. Икенчесе - Крокус Сити Холл. Бу залларда мәртәбәле җырчылар чыгыш ясый, аларны федераль каналлар күрсәтә. Тамашачыны күп яктан тәрбияләү бара. Хәзер зал эчендә генә бикләнеп калып булмый. Элек концерт куйсаң, синең ул концертың менә шушы минутта, шушы халык өчен генә иде. Яки аны бер атнадан газеталар язып чыгарга мөмкин иде. Бүген замана шулкадәр алга китте. Тамашаны Интернет челтәрләре аша, телеканалларда шул ук мизгелдә күрергә мөмкин. Бу үзе билгеле бер форманы тудыра, тамашачыны тәрбияли, залның алга китешендә бик зур роль уйный. Шуңа күрә һәрбер концерт бик югары дәрәҗәдә булырга тиеш. Бездә хәзер худсоветлар юк, режиссерлар эшләми. Концертта җырчы - җырчы дип атыйк инде - үзе көен, үзе шигырен яза, үзе шуны башкара. Үзе уен коралларында уйнарга да мөмкин хәтта ки. Минемчә, кешедә җиде төрле талант булса да, аның бер ягы барыбер китек була. Минемчә, композитор ул аерым бер профессия, җырлау – икенче. Шигырь язу - ул өченче профессия, дип уйлыйм. Әгәр зур зал була икән, чиле-пешле әйберләрнең күбесе иләк аша сөзелеп, төшеп калачак.

“Сәнгатьнең иң зур үсеше авыр елларда булган”

- Бүгенге икътисади вәзгыятьтән чыгып карасак, инде ничә еллар кризис дәвам итә. Сезнең шушы шартларда ниндидер зал төзеләчәгенә ышанычыгыз бармы? - Әйе, кризис, аның беткәне дә юк. Сәнгать, мәдәният ягыннан, иң зур алга китеш иң авыр чорларда була. Мәсәлән, филармониянең тууы 37 елларга туры килә. 1937 елда филармония барлыкка килә, 1939 елда опера театры ачыла. Симфоник оркестрлар менә шушы чорда туа. 1945 елда консерватория ачыла. Сез күз алдыгызга китерегез - нинди авыр чорлар! Һәм... шуннан соң тукталып тора. Ул чорларда сәхнәдә декорацияләр табигый була. Бүрәнә кирәк икән, сәхнәдә бүрәнә ята. Декортив эшләр башкарылмый. 1954 елда Мәскәүгә барып кайтканнан соң, тәнкыйтьчеләр белән очрашканнан соң гына декорация дигән әйберләр керә, ясалма әйберләр керә башлый. Зифа Басыйрова, Рәшит Ваһапов, Илһам Шакиров чорлары – күрәсезме, барысы да этаплап бара. Һәм 1990 еллар. Совет системасыннан хәзергесенә күчү чорында зур бер "шартлау" була. Нәкъ кризис чорларында бит, акчалар алышынган вакытта. Минемчә, зур зал булдыру идеясенә без өлгереп җиттек. Нәрсәгә кирәк соң ул дигән кеше юк бит, кеше бүген андый сорау куймый. Безнең җәмгыятебез моның өчен өлгереп җитте. Әмма безнең бик зур кимчелегебез бар дип саныйм. Ул - телне белүчеләрнең кимүе. Никадәр генә баналь булмасын, телне авыл биреп тора иде. Шәһәрдә бит күп кенә егет-кызларыбыз татар телендә аралашмый. Телебезне югалта барабыз, позициябезне бирә барабыз, кызганычка каршы. Соң булмасын иде. Залы да булыр, ә тамашачысы, бәлки, ул күләмдә булмас. Менә нәрсәдән курку бар миндә. Менә шушындый уйлар бар.

“Эстрада – халыкның бүгенге халәте”

- Эстрада җырчылары үзләрен контрольдә тота торган орган кирәк дигән фикер әйткән иде. Президент та эстрадага карата үз мөнәсәбәтен белдерде, үзгәреш кертергә кирәклеге хакында әйтте. Сез ничек уйлыйсыз, эстраданы контрольдә тота торган оешма кирәкме, әллә ул ирекле яшәргә тиешме? - Тарихка күз салсак, эстраданы һәрвакытта да контрольдә тотарга тырышканнар, әмма ул бервакытта да контрольгә кермәгән. Менә нәрсәдә хикмәт: беребез дә, мәсәлән, берсекөнгә кем популяр җырчы буласын әйтә алмыйбыз. Аны беркем дә әйтә алмый. Көтмәгәндә-уйламаганда, бер күзгә ташланмаган гына кеше килеп чыга да, халык шуңа тартыла башлый. Минемчә, эстрада ул - халыкның бүгенге халәте. Мәсәлән, ни өчен менә теге чорда шушы артист популяр булган, ә шул ук артистны хәзер китереп карыйбыз икән, халык килми? Халык ул этапны узып киткән, аның халәте шул чордан узган. Бүген популяр булган артистларыбыз бер-ике елдан ничектер күләгә артында калалар. Эстрада - халыкның бүгенге халәте, аның яшәеше, аның көнкүреше, аның кәефе ул. Шуңа күрә бүген без аны контрольгә алырбыз, законнар чыгарырбыз, ләкин берсекөнгә ул закон эшләмәячәк, чөнки халык карарны үзе кабул итә. Икенче яктан караганда, эстраданың халыкны тәрбияләү ягы да бар. Без бу хакта Айдар Фәйзрахманов белән еш кына сөйләшәбез. Минтимер Шәриповичның да бу хакта бер фикере бар. Җыр сәнгате - демократик һәм консерватив урын. Безнең телебезне, гореф-гадәтләребезне шушы әйбер саклап килмәдеме икән? Һәм мин үзем моңа җавап та бирәм - шуңарга охшап тора. Нәрсә генә булса да, нинди генә яңалык кертергә тырышсак та, авыл халкы үз фикерендә кала, үз дөньясында кала бирә. Сәхнә өлкәсендә шушы әйбер еш кабатлана. Миңа еш кына шулай әйтәләр - ә нишләп бу артист монда чыгыш ясый, ә нишләп моны кертәсез? Ә минем нинди хакым бар соң тамашачыга: “Син менә бу артистка кер, монсына кермә”, - дип әйтергә? Аның үзенең эчке халәте шушы артистка барырлык. Бәлки, мин үзем ул концертка кереп утыра да алмыймдыр, ярты җырын да тыңлый да алмыймдыр ул җырчының, ә хакым бармы соң икенче кешегә шулай дип әйтергә? Кемнең хакы бар? Кем тыя ала бу эшне, законмы? Алай булса, без Конституциянең иң беренче пунктларында әйтелгән “һәркем тигез хокуклы” дигән әйбергә каршы киләбез. - Бүгенге татарның (сүз күпчелек турында бара) нинди икәнен беләсең килә икән, иң популяр җырчыларга кара. Шулай дип әйтергә телисезме? - Юк, мин алай дип әйтмәс идем. Күбрәк халыкны җыя алган артист - ул шушы халыкны билгели торган фактор, дип әйтеп булмый. Болар - икесе ике нәрсә, ике төшенчә. Халыкка матур тормыш кирәк. Эшкә барырга, балаларын тәрбияләргә, хезмәт хакы, тормышын алып барырга кирәк. Кешенең, мәсәлән, опера театрына барып, опера тыңламаганы өчен без гаепли алмыйбыз. Вакыты җитәр, үсәр, менә шул чагында ул анда кереп утырыр. Бу очракта тагын бер әйбер әйтәсем килә. Мәсәлән, Россиянең күп кенә шәһәрләрендә, мәсәлән, Волгоградта, музыкаль театрлар бар. Безнең халык бик музыкаль. Кәрим Тинчурин әсәрләре, “Казан сөлгесе”, гасыр башыннан куелган әсәрләр бит инде, җырлы-моңлы тамаша бик популяр. Күп кенә концертларыбыз спектакльләр кебек оештырыла. Без концертларны спектакльләштерелгән концерт дип атарга яратабыз, уйнап бирәбез. Бу - шул театрның бездә булмавы аркасында, шушылай тәртипсез рәвештә барлыкка килә. Халык аны үзенчә тудыра. Музыкаль театр - ул опера сәнгате барлыкка килсен өчен баскыч. Музыкаль театр - ул гадирәк жанр. Икенче баскыч - опера сәнгате. Ә бездә музыкаль театр эшләнмәгән. Минем фикеремчә, бу безне опера театрыннан ераклаштырып тора. Опера халыктан биегрәк тора. Менә бүген эстраданы тыңла да, иртәгә опера театрына барып утыр. Алай булмый. Әлбәттә, монда халыкны гаепләп булмый, безнең шартларыбыз юк. Музыкаль театрыбыз булырга тиеш. Безнең халык – җырлы халык. Безнең халык спектакльләрне бик ярата. Ул аның телен дә саклап килгәндер, бергә туплап та торгандыр. Минем фикерем шулай - музыкаль театрның булуы шарт. Ул булыр да. Булмаса, аны театрлар үз җилкәләрендә алып баралар. - Халыкка кил яки килмә дип берничек тә әйтеп булмый, дидегез. Шулай булырга мөмкин түгелме – Сез әйткән залы булыр, ә килүчесе булмас? - Зал турында сөйләшәбез икән, бер бинадагы бер зал турында гына сүз бармый. Минемчә, берничә зал булырга тиеш. Мәсәлән, 500 кешелек музыкаль театр залы, икенчесе - 3000, 3500 урынлы зур эстрада залы. 1500 тирәсе кеше өчен симфоник оркестрлар, халык уен кораллары, инструменталь ансамбльләр залы. Минимум шундый өч зал булса, Татарстан өчен бик зур алга китеш булачак. Менә без бүген 600 урынлы залда утырабыз. Безгә бик кысан. Бу залның булмавы белән күп әйбер югалтабыз. Вакыт безгә каршы эшли. Ул залның булмавы белгечләр юклыгына да китерә. Бүген концерт өлкәсендә эшли торган режиссерлар юк. Шушы өлкә белән мавыгучылар бар, алар вакыт нәтиҗәсендә килгән тәҗрибә белән генә эшлиләр. Белем алып, үзләрен шушы өлкәгә багышлаган кешеләр түгел. Алар, ничек кенә авыр яңгырамасын инде, акча эшләп алу өчен, вакытлыча гына, бүген генә режиссер булып алалар. Мин алар начар эшли дип әйтмим, әлбәттә, алар кулы кергән концертлар югары дәрәҗәдә уза. Мин әйткән, “үзе җырчы, үзе биюче, үзе шигырь язучы җырчы” концертына караганда, режиссерларның кулы кергән концерт югарырак дәрәҗәдә уза, билгеле. Менә хәзер тавыш куючы режиссерлар юк. Бу бик зур проблема. Андый белгечләрне күп укытып чыгаруга карамастан, бүген аларны үзебезгә тәрбияләргә туры килә. Кеше культура өлкәсеннән дә, "технарь" да булырга мөмкин, без аны филармониягә алабыз һәм өйрәтәбез. Ул практика аша өйрәнә. Безгә төрле төркемнәр составында башка шәһәрләрдән ут куючы, тавыш куючы режиссерлар килә, аларның эшләү принципларын күрәбез, безнекеләр дә шулардан өйрәнә. Сәхнәнең үз законнары бар. Мәсәлән, җырчы сәхнәгә күлмәген алыштырып чыга, әгәр дә аны ут белән билгеләмәсәк, күлмәк алыштырганы күренмәячәк тә. Бер артист бер концерт эчендә җидеме-сигезме күлмәк алыштырды. Бу - әйбәт әйбер, кием ул шулай ук тәрбия, ул матурлык. Без аны ут белән күрсәтә белергә тиешбез, аны ут куючы режиссер күрергә тиеш. Шулай эшләнелгән очракта тамашачы да костюм алышканның бөтен матурлыгын күрәчәк. Күрәсезме, сәхнәнең үзенчәлекләре бик күп, әле мин аны өстән-өстән генә сөйлим. Шуңа күрә, әгәр мин әйткән теге зал булып чыкса, анда башка дәрәҗәдә эшләячәкләр. Бөтен әйбер шартлардан тора. Әгәр без мөмкинлекләр, яхшы шартлар тудырабыз икән, яхшы операторлар, яхшы тавыш режиссерлары киләчәк. Бөтен әйберне хезмәт хакы белән генә эшләп бетереп булмый, хезмәт хакы ул аннан соң килеп чыгачак әйбер.

“Башта үтереп бетерәбез, аннары торгызабыз”

Кызганычка каршы, безнең илдә бер әйбер бар, мин аны дөрес түгел дип саныйм. “Возрождение - торгызу” дип атала ул. Менә без үтереп бетерәбез, юкка чыгарып, нольгә төшереп куябыз һәм бик күп акча, ресурслар тотып, шушы ук әйберне тернәкләндерә башлыйбыз. Ә бит тегене бетермичә дә үстереп җибәрү мөмкин булыр иде. Без үзебезнең игътибарсызлык аркасында бөтенесен югалтып, коеп бетерәбез. 2005 елда безнең филармониядә тавыш аппаратурасы бөтенләй юк иде. Бу бит инде “сапожник без сапог” дигән кебек. 2007 елга кадәр филармониянең үз залы юк иде, сез күз алдына китерәсезме? Ә күз алдына китерегез, әгәр дә бездә башка төбәкләрдәге кебек концерт заллары булса? Менә безнең күршеләрне генә алырга кирәк. Мәсәлән, Түбән Новгород Кремлендә филармониянең мең ярым кешелек залы бар. Самарада мең ярымлык зал, Ульяновскида - мең ярымлык. Алар зал буларак төзелгән, ниндидер конференция үткәрә торган заллар түгел. Мин ат абзары турында телгә алдым бит. Концертны кайда да куярга була торгандыр, әмма бүген халыкны тәрбияләү мөһим. Ә бүген халык концертларга йөри! Аена 31 көн булса, бүген безнең филармониядә 39, 40, 42 чара үткәрелә. Якшәмбе көнне 3 концерт, шимбә көнне 2, дүшәмбе көннәрендә көндез өлкәннәр өчен концерт куябыз. Ни өчен шулай? Вазгыять шундый. Без бүген базарга үзебезнең продукцияне чыгарырырга тиеш, без аны сатарга тиеш. Бу өлкәдә безнең уңышларыбыз да, җитешсезлекләребез дә бар. Безнең хыялыбыз - менә шушындый зур, матур зал булдырып, тамашачы өчен дә шартлар тудыру. Концертка бару ул бит үзенчә бер йола. Син иң матур костюмыңны кияргә тиеш, кәефең яхшы булырга тиеш.Әгәр булмаса, син концертка барып, кәефеңне “матурлап” кайтырга тиеш. Бу бит зур әйбер. Ул мәчеткә бару кебек. Бу эшне син чистарынып эшләргә тиеш. Чиста уйлар белән барырга, анда баргач, көләргә яки еларга тиеш. Тукай да шулай яза бит. Ә моның өчен шартлар тудырырга кирәк. Безнең контролебез шушы булырга тиеш. Шулай булганда, артист сәхнәгә әзерләнәмәгән килеш чыгарга, я булмаса, начар әзерлек белән эшләргә оялачак.

Бердәнбер дөрес юл – зур концерт залы булдыру

- Хәзер эстарадага карата тәнкыйть сүзләре күп әйтелә. Җыр текстларына карата күп дәгъва бар. Мондый тәнкыйть эстраданы тәрбияли ала дип уйлыйсызмы? - Бердәнбер дөрес юл – зур концерт залы булдыру дип саныйм. Концертлар күпме күбрәк булса, шулкадәр яхшырак, әйткәнемчә, һәркайсының үз тамашачысы бар. “Үзгәреш җиле” булсын, башка концертлар булсын. Менә бит без күреп торабыз - әгәр дә җырчының танылуы барып чыкмый икән, тамашага йөрүдән туктыйлар, ул инде эзләнергә мәҗбүр. - Алай гына түгел бит. Мәсәлән, башкаручының җырлары бик зәвыксыз, ә кеше аңа йөри. - Вакытлыча бит. 3-5 елдан артык сәхнәдә халык җыеп торган җырчылар бик аз. Алар бармак белән генә санарлык. “Безнең бәя күпме, хезмәт хакыбыз да шуның кадәр” - Сез хезмәт хакы турында әйтеп киттегез. Эстрада җырчыларының кайберләре хәерче хәлендә булулары, үз көннәрен үзләре күрүе турында сөйләп зарлана. Сез ничек уйлыйсыз, хезмәт хакы ул кешенең популярлыгын билгели торган фактормы? Әллә, киресенчә, кеше үзе дәрәҗәсендәге хезмәт хакын ияртеп йөриме? - Кем шулай дип әйтә, шуның халык белән проблемалары бар дигән сүз. Бүген зур заллар тутыручы җырчыга барып, аена 500 мең, хәтта 1 миллион сум тәкъдим итсәк тә, ул килешмәячәк. Ягъни, аңа - безгә киләсең, элекке системада булган кебек, бөтен эшләгән акчаңны филармониядә калдырабыз, үзеңә хезмәт хакы түлибез дисәк, ул килешмәячәк. Ә менә кемгә халык йөрми, ул инде, әлбәттә, безнең арбага утырырга тырышачак. Хезмәт хакын ничек бирсәк тә, ул: әз, әз, әз, күбрәк кирәк диячәк. Бүген базар мөнәсәбәтләре хакимлек итә. Күпме безнең бәя, без нәкъ шул хәтле торабыз. Күбрәк тә биреп булмый безгә, азрак та биреп булмый.

     “Тыю юлы белән барырга кирәкми”

- Чит төбәкләрдә, башка регионнарда үткәрелгән концертлардан, чаралардан чыгып бәяләгәндә, Сез филармониянең татар телен саклаудагы ролен ничек бәяләр идегез? - Мин горурланып әйтәм инде - бездә Айдар абый Фәйзрахманов эшләп йөри, аның фольклор ансамбле бар. Ул булдыклы егет дип саныйм. Ул - музыкаль нәселдән, тирән тәрбия алган кеше. Бүген Татарстан өчен, нәкъ татар милләте өчен алыштыргысыз зур эш алып бара. Менә бию түгәрәкләренә килеп керәсең, шушы фольклор ансамбльнең музыкаларына балалар бии, ул аларның ритмына туры килә. Гадәти тамашачыга караганда, әлеге ансамбльне балалар күбрәк ярата. Менә шул тәрбия түгелмени? Шушы бала шул җырны җырлап йөри башлый. Минем үземнең 9 яшьлек кызым, машинага кереп утырса, шушы дискны куя. Без каядыр озын юлга чыксак, шушы диск белән кайтабыз. Димәк, шушы балаларга ачкычны тапканбыз икән, бу - безнең киләчәгебез. Ул, татар җырын тыңлап үскәч, безнең йолаларыбызны онытмаячак, безнең дәвамчыбыз булачак. Менә шуңа күрә мин күбрәк җырласыннар дип әйтәм. Тыю юлы белән барырга кирәкми безгә. Тыю бервакытта да яхшыга илтми ул. Бүген матуррак эшләп кенә без үзебезнең юлның дөрес икәнен күрсәтә алабыз. Бу инде яңа баштан шушы концерт залына килеп чыга. Югары планканы куйыйк. Сез менә бүген рекламага игътибар итегез әле. Телеканаллардан да, радиодан да реклама бара: фәлән җырчы Батыр авылында концерт куя, Арчаның Кушлавыч авылында концерт куя, Чистайның Бакырчы авылында куя һәм Казанда УНИКС, Мәскәүнең “Космос” залы, аннары китте Париж. Продукт бит бер үк. Сез күз алдына китерәсезме, бер үк продуктны без бер үк банерлар белән, шул ук киемнәр белән тәкъдим итәбез. Авылда да, шәһәрдә дә шушы килеш, чит илгә чыксак та, шул килеш. Күз алдына китерәсезме? Мин аңлыйм, продукция бер үк булырга мөмкин. Әмма кешегә китереп җиткерү мөмкинлекләре, шартлары икенче төрле булырга тиеш. Ул, әлбәттә, техник мөмкинлекләр аша, затлылык аша эшләнә ала Без, мәсәлән, авыл клубларында гардероблар куя алмыйбыз, кешеләр үз киемнәре белән генә килеп керә, андагы концерт “үзебезчә” генә уза. Менә без урамда ничек сөйләшәбез, шулай гына. Ә бит сәнгати әйбер булырга тиеш, без концерт аша нәрсәдер әйтергә, уйланырга тиеш. Кеше концерттан соң үзенең якыннарына шалтыратып алса, концертка чакырса - менә безнең эшебезнең нәтиҗәсе шул. Безнең, культурада эшләүчеләрнең, барыбызның да эшебез шушы. Халыкка менә бу болгавыр авыр замананы ничектер җыр аша, чаралар аша җиңеләйтергә кирәк. Безне горурлык хисе тота, халыкны берләштерергә кирәк. Менә шушы - безнең гомуми бурычыбыз.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев