Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Безнең бөтенләй яңгырамаган бик күп татар әсәрләре бар" - Нәркиз Мөштәри

Өлкән буын сәнгать әһелләре Татарстан дәүләт симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе Александр Сладковскийның: “Татар милли музыкасында залны “шартлатырлык” әсәрләр юк”, – дигәне белән килешми. Музыка белгече Нәркиз Мөштәри “Мирас” татар музыкасы фестивалендә “Татар-информ” хәбәрчесенә үз фикерләрен җиткерде. Нәркиз Мөштәри онытыла башлаган татар композиторларының әсәрләрен барларга чакыра. Нәркиз Мөштәри – күренекле композитор Ренат Еникеевның хатыны, гомере буе радиода музыкаль тапшырулар бүлегендә эшләп татар композиторларын пропагандаган, хәзер аудиовизуаль документлар архивында эшли. Күренекле композитор Ренат Еникеев белән Нәркиз Мөштәри Нәҗип Җиһанов исемендәге “Мирас” татар музыкасы фестиваленә татар музыкасын тыңлауга сусап, Мансур Мозаффаров музыкасын тыңларга дип килгәннәр. “Татарның академик музыкасы, симфоник музыкасы, камера музыкасы хәзер беркайда да яңгырамый. Күңел шулкадәр теге елларга сусаган, – диде Нәркиз Мөштәри. – Мансур Мозаффаров, Александр Ключарев һәм Салих Сәйдәшев минем әтинең иң якын дуслары иде. Мин балачагымда алар белән сөйләшеп үскән кеше. Алар чын татар музыкасы язалар иде”. Нәркиз ханым хәзер татар музыкасы яңгырамавына борчыла. “Язучысы да юк аны. Хәзер барысы да ясалма. Безнең бөтенләй яңгырамаган бик күп әсәрләр бар. Менә шуларны яңгыратасы иде. Ярый әле, бу фестиваль чыкты”, – ди ул. Нәркиз Мөштәри халыкның аншлаг ясамавын фестиваль турында мәгълүмат аз булу белән бәйли. “Яңгырый башласа, халык ияләшәчәк. Фоат Мансуровка йөриләр иде бит. Соңгы елларда гына бетте ул татар музыкасын яңгырату. Хөснул Вәлиуллин, Аллаһияр Вәлиуллин кебек композиторларны онытып бетерделәр”, – ди Нәркиз Мөштәри. Ул безнең бөтен дөньяга яңгыратырлык профессионал музыка булмау белән килешми. “Мансур Мозаффаровның бүген яңгыраган беренче концертының беренче кисәгендә, бәлки, аз гына кимчелекләр дә бардыр. Ә аның менә скрипка өчен икенче концерты бар. Анысы бөтенләй башка. Анысын да чыгарасы иде. Аны Ренат Еникеев фортепиано өчен дә эшкәртеп куйды. Шундый вариантын да башкарсыннар иде” – ди ул. “Татар фамилияле композиторлар күп ул. Әмма алар бит хәзер татар музыкасын язмый. Иң соңгы татар композиторы – Ренат Еникеев. Иң югары ноктасы”, – дип төгәлләде сүзен Нәркиз Мөштәри.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев