Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

“Безнең җыр” лабораториясенең беренче этабына йомгак ясалачак

8 июль көнне Габдулла Кариев исемендәге яшьләр театры бинасында “Калеб” яңа буын җыены “Безнең җыр” лабораториясенең беренче 7 җыры тәкъдим ителде.

8 июль көнне Габдулла Кариев исемендәге яшьләр театры бинасында “Калеб” яңа буын җыены “Безнең җыр” лабораториясенең беренче 7 җыры тәкъдим ителде. Җырчы, язучы һәм композитор составыннан торган һәрбер команда 1 ай эчендә үзенчәлекле һәм моңлы җыр иҗат итәргә тырыштылар. Аларның бүленеше шобага салып билгеләнгән иде. Жюри әгъзаләре әлеге командаларның иҗат җимешләрен тамаша кылдылар: Айгөл Гардисламова, Ленар Шәех, Динә Камалова; Илгиз Мөхетдинов, Эльмира Җәлилова, Ләйсән Абдуллина; Алинә Кәримова, Гөлүсә Батталова, Лилия Таһирова; Азат Кәримов, Эльнар Байназаров, Зөлфәт Вәлиуллин, Айдар Сөләйманов, Резеда Гобәева, Алмаз Әсхәдуллин; Айгөл Хәйри, Фәнил Гыйләҗев, Зөлфия Рәүпова; Cezaria Said, Гүзәл Закирова, Динә Камалова; Илүсә Хуҗина, Миләүшә Гафурова, Гөлнара Тимербулатова. Тәкъдим ителгән җырлардан тулысынча эшләнеп беткән дә, җитешсезлекләр булганы да бар. 9 июль көнне бу очрашуларга йомгак ясалачак, калган катнашучылар үз хезмәтләрен күрсәтәчәк. Артур Исламов, Ләйлә Хәбибуллина, Алсу Сөнгатуллина; Гөлнара Гатина, Булат Ибраһим, Радик Сәлимов; Алинә Шәрипҗанова, Рүзәл Мөхәммәтшин, Гөлназ Закирова; Сөмбел Ситдыйкова, Гөлназ Газизова, Резеда Гарипова; Зәринә Вильданова, Зөләйха Камалова, Мәдинә Галиева; Алсу Фәйзуллина, Луиза Янсуар, Элҗмир Низамов; Эльза Исламова, Йолдыз Миңнуллина, Ильяс Камал; Филүс Каһиров, Лилия Гыйбадуллина, Илдар Камалов; Айгөл Гардисламова, Ленар Шәех, Динә Камалова –  бүген нәкъ шушы командаларның җырлары яңгырыячак. Бу көннәрдә җырчылар концерт киеменнән булмаганга күрә, очрашуларга тамашачы җыю каралмаган. 
Октябрь аена кадәр һәр команда икешәр җыр әзерләп яздырачак. Нәтиҗәләр оркестр белән оештырылган концертта билгеләнәчәк дип көтелә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев