Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Безне еш кына Казахстан белән бутыйлар" - Кадим Нуруллин

Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле якын арада исемен үзгәртергә мөмкин. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин хәбәр итте. “Мин Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле дип әйткәннән соң, шуны миңа кире кабатлагыз әле, дип сораганнан соң, әйтеп бирә алучы сирәк. Халыкка гади исемнәр кирәк. Бөтен гениаль әйберләр — алар гади була. Кеше дә шулай, коллективлар да... Без уйлаштык та, ансамбльне “Татарстан фольклор ансамбле” дип исемен алыштыру тәкъдиме белән чыгарга ниятләдек”, - диде Кадим Нуруллин. Бу тәкъдимне алар ТР Мәдәният министрлыгы һәм ТР Министрлар Кабинетына җиткерергә планлаштыра. “Ансамбль таныла торган коллектив. Ул мобиль, айга берничә тапкыр чит илләргә баралар. Аның аша безнең Татарстанны күбрәк беләләр. Безне еш кына Казахстан белән бутыйлар. Бу да бетәр иде”, - дигән фикердә директор.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев