Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Безгә Россияне - татар дәүләте, татар дәүләтчелегенең дәвамы итеп карарга кирәк" - Гамирҗан Дәүләтшин

Россия ул – рус җире генә дигән сүз түгел, ул татар дәүләте дә. Казан Федераль (Идел буе) университетының Татарстан тарихы, археологиясе һәм кафедрасы профессоры, тарих фәннәре докторы Гамирҗан Дәүләтшин “Татар-информ” агентлыгына интервьюсында шул хакта белдерде. Тарих фәннәре докторы фикеренчә, татарлар үзләрен Россиядәге төп халыкларның берсе дип саный. “Безгә Россияне - татар дәүләте, татар дәүләтчелегенең дәвамы итеп карарга кирәк, ягъни монда (Казанга – Р.Л.) кергән, безнең мәдәниятне юк иткән формасында гына түгел”, - диде ул. Гамирҗан Дәүләтшин әйтүенчә, Россияне һәм рус дәүләтен оештыруда татарлар катнашкан, һәм аның көче дә шунда. 250дән артык рус кенәзлеген Алтын Урда дәүләт итеп берләштерә. “Татар, Алтын Урда үзенең “кабер казучы”сын барлыкка китерә сыман. Ләкин беркайчан да Алтын Урда руслар тарафыннан яулап алынмаган һәм юк ителмәгән. Аның эчке сәбәпләре бар”, - ди тарих фәннәре докторы. Аның әйтүенчә, Мәскәү Русе - дәүләт төзелеше, сәясәт, гаскәр төзелеше ягыннан Алтын Урда ханлыгының дәвамы. Гамирҗан Дәүләтшин фикеренчә, бу махсус тикшерүне һәм җитди эзләнүне сорый. “Бездә бит рус дәүләте - русныкы гына дигән төшенчә яши. Чынлыкта безнең тарих Мәскәү тарихчылары тарафыннан яктыртылмый диярлек. Бирелсә дә, ул тискәрерәк формада чагылдырыла. Менә шуннан котылып, без - Мәскәү, татар галимнәре - шушы мәсьәләне бергәләп чишә алабыз икән, Русьның да, Россиянең да дәрәҗәсе төшмәячәк. Киресенчә, аның тагын да зуррак һәм тормышчанрак дәүләт булуы аңлашылачак”, - ди ул. “Әгәр татар, Алтын Урда тарихы булмый икән, Россия дәүләте һич тә була алмаган булыр иде. Менә безгә шуны яхшы аңларга кирәк”, - дип белдерде тарих фәннәре докторы.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев