Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Безгә, милли телне саклаган кебек үк, милли хореографияне дә сакларга кирәк" - Илүзә Ногманова

Төрки халыкларның хореография бию энциклопедиясен булдырырга кирәк. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Башкортстанның халык артисты, балетмейстер Илүзә Ногманова хәбәр итте. Татарстан Фәннәр академиясендә Татарстанның халык артисты, балейтмейстер Гай Таһировка багышланган “Халык биюләре һәм хореографик сәнгать: традицияләр һәм бүгенге заман” халыкара конференциясе булып узды. “Төрле өлкәләрнең хореографларын бергә җыйганнары өчен Татартстан Фәннәр академиясенә рәхмәт, - ди Илүзә Ногманова “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә. – Безне бирегә Гай Таһировның олы исеме җыйды. Андый шәхеснең хезмәтләре без башкортларга бигрәк тә якын. Таһиров һәм Гаскаров - ике көчле балетмейстер. Алар - бию тарихы сәнгатендә зур шәхесләр. Мин Башкортстан дәүләт ансамблендә эшләгәндә үк сезнең коллективтагы биючеләр белән дус идем. Шуңа күрә Гай Таһировның мирасын да яхшы беләм. Безнең республикада бию сәнгатенә зур игътибар бирелә. “Байык” телевизион фестиваленә дә 10 ел булды. Шушы фестиваль яшь милли хореограф, балетмейстерларга үзләрен күрсәтергә мөмкинлек ача. Ни кызганыч, “Байык”та Татарстан республикасыннан килгән катнашучыларны күргәнем юк. Хореография телендә аралашу безгә бик кирәк. Төрки халыкларның хореография алымнары турында бәян иткән хезмәтләрне дә киләчәктә күрәсе килә. Казанда “Халык биюләре һәм хореографик сәнгать: традицияләр һәм бүгенге заман” халыкара фәнни конференциясе бу башлангычка беренче адымнарны ясарга мөмкинлек бирер, дип ышанасы килә. Үзенә күрә төрки халыкларның бию энциклопедиясе булдырылса, бигрәк тә яхшы. Соңгы араларда халык биюләрен стильләштерү бара. Сүз дә юк, фольклор үсә. Шулай да Башкортстанда чиста фольклорны саклаган “Мирас” ансамбле дә бар. Ф.Гаскаров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбле исә биюләрне академия югарылыгында тәкъдим итә. Безгә, милли телне саклаган кебек үк, милли хореографияне дә сакларга кирәк”. Быел балетмейстер, хореограф, Татарстан Республикасының халык артисты Гай Таһировның тууына 110 ел булды. “Халык биюләре һәм хореографик сәнгать: традицияләр һәм бүгенге заман” дигән халыкара конференциядә Санкт-Петербург, Мәскәү, Уфа, Анкара, Баку, Астана һ.б. шәһәрләрдән килгән бию сәнгате әһелләре катнашты. Төрле калалардан җыелган сәнгать белгечләре фольклор биюләрен өйрәнеп тикшерүнең нәзари аспектлары һәм аларны тормышка ашыруның гамәли формалары турында фикер алышты.
Мөршидә Кыямова, Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев