Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Безгә конкрет продукция булдыру өчен кимендә 10 ел вакыт кирәк, без ул процессны башладык инде, дәүләт ярдәм итеп, әлеге бизнесны арзанайтачак" - Россия авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев

Россия авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев Россиягә үз орлык базасын булдыруга кимендә 10 ел вакыт кирәк, дип белдергән. Бу хакта INTERFAX.RU хәбәр итә.

"Безгә конкрет продукция булдыру өчен кимендә 10 ел вакыт кирәк, без ул процессны башладык инде, дәүләт ярдәм итеп, әлеге бизнесны арзанайтачак", - дип белдергән Россия авыл хуҗалыгы министры якшәмбе көнне “Бердәм Россия” Дәүләт Думасы депутатларының Аносинода узган семинар киңәшмәсендә.

Аның сүзләренчә, Россия практик рәвештә үзенең орлыкчылык өлкәсен югалткан. Аерым алганда, чит илдән чөгендер орлыгының  70 процент алына, дип искәртеп узган ул.

Ткачев хәзерге вакытта орлыкчылыкның чит ил синдикатлары кулында булуын, аларның бу базарны үз вакытында миллиард долларлар салып яулап алуларын әйтеп узган.

Министр илдә орлыкчылыкны торгызуда дәүләт аякка басарга ярдәм итәчәк, дип белдергән.

АХК буенча дәүләт программасы Россиядә селекцион-орлыкчылык үзәкләрен финанслауны күздә тота.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев