Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Безгә ислам дөньясы белән якынаерга кирәк" - Татарстан Президенты

Безгә ислам дөньясы белән якынаерга кирәк. Грозный шәһәрендә узган “Россия – Ислам дөньясы“ стратегик кү­залл­ау төркеменең өченче уты­рышында катнашкан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов журналистларга шулай дип белдерде. Мәгълүм булганча, республика башлыгы әлеге төркемнең рәисе булып тора. Быел “Россия – Ислам дө­ньясы” стратегик төркеме утырышында 57 делегат, шул исәп­тән Россиядән 23 кеше катнашты. Соңгылары арасында Татарстан, Чечня, Дагстан, Ингушетия, Карачай-Черкесия, Кырым, Төньяк Осетия – Алания җитәк­челәре, Рос­сия тышкы эшләр министры урынбасары Михаил Богданов, галимнәр белән дин эшлеклеләре дә бар иде. Чарада Әфганстан, Бәхрәйн, Иордания, Гыйрак, Иран, Катар, Кувәйт, Оман, Пакьстан, Согуд Гарәбстаны, Сүрия кебек күп кенә чит илләрдән дә кунаклар катнашты. Утырыш алдыннан Рөстәм Миңнеханов иң элек Бөтендөнья мәзһәбләрне якынайту оешмасы генераль сәркатибе Аятолла Шәех Мөхсин Араки һәм аның урынбасары Манучер Моттаки белән очрашты. “Үзара аңлашу һәм бер-береңә хөрмәт ниге­зендә бүген Татарстанда мөсел­маннар арасында гына түгел, конфессия һәм мил­ләтләр арасында да дини каршылыклар юк. Диннәр һәм мил­ләтләр арасындагы татулык һәм халыклар арасындагы дустанә мөнәсәбәтләр – безнең иң зур байлыгыбыз һәм казанышыбыз“, – дип сөйләде Татарстан Президенты. Рөстәм Миңнеханов Бөтен­дөнья мәз­һәб­ләрне якынайту оешмасын Татарстан мөселман­нары Диния нәзарә­те һәм Казандагы Россия ислам институты белән хезмәт­тәшлек итәргә дә чакырды. Хезмәттәшлек димәктән, Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәләгә журналистлар белән очрашуда да тукталды. Республика башлыгы фикеренчә, бүген Россия дөнья­да аз танылган. "Чынлыкта без­нең илне начар беләләр. Аның белән бары тик халыкара мас­сакүләм мәгълүматлары тапшырган хә­бәр­ләр аша гына танышалар. Безгә ислам дөньясы белән якынаерга кирәк", – диде ул. Рөстәм Миң­неханов Россия товарларын ислам илләренә чыгарырга ки­рәклеген дә әйтте. Стратегик күзаллау төркеме­нең чираттагы утырышын ачып җибәргәндә исә Татарстан Президенты төркем эшчәнлегенең Рос­сиядә ислам турында дөрес күзаллау булдырырга ярдәм итүен билгеләп үтте. “Әлеге утырыш төр­кем әгъзаларында Россия, аның төбәкләре турында объектив фикер формалаштыруга ярдәм итә­чәгенә ышанам. Чечня Республикасы мисалында кунакларыбызга конфессияара һәм мәдәниятара багланышларны үстерү өлкәсендә бай тәҗ­рибә белән танышу мөм­кинлеге биреләчәк”, – диде ул.  

"Без Татарстан җитәкчелеге белән тигезләшергә тырышабыз, алар – безнең өлкән кардәшләребез. Хәтта Чечня әләме дә Татарстанныкына охшаганын беләбез. Безгә Татарстанның икътисады һәм сәясәте бик ошый, һәм, шуңа күрә, һичшиксез, яшь­ләребезне анда җибәрәчәкбез, барлык яктан да баг­ланышлар булдыру өстендә эшләячәкбез."

Рамзан Кадыров, Чечня Республикасы башлыгы
Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев