Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Безгә БДИга сөйрәп кертү кирәкми" - Мәгариф һәм фән министрлыгы

Икенче сыйныфта укучыларның 70 процентлабы китерелгән сүзләрдән җөмлә төзи алмый. Бу хакта Россия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева Россия мәгариф академиясе(РАО) президиумы утырышында җиткерде, дип хәбәр итә ТАСС. "Мин Педагогия федераль үлчәнеш институты (ФИПИ) аша 30 мең мәктәптә рус теле буенча контроль эш үткәрүне сорадым. Аны икенче сыйныф укучылары язды. Тест биремнәрен барысы да яхшы эшләгән, 4 һәм 5 арасында. Балаларның 70 проценты исә берсе дә тәкъдим ителгән сүзләрдән җөмлә төзи алмаган", - дип билгеләп үтте Васильева. Аның фикеренчә, әлеге хәлнең сәбәпчесе булып "буш федераль дәүләт белем стандартлары" тора. "Эчтәлек буенча эшче төркемнәр төзелгән, вакыт кыска итеп куелган. Февральгә стандартлар эчтәлеге буенча эшче төркемнән беренче нәтиҗәләр бирелергә тиеш", - диде министр. Ул өстәп, контроль эш нәтиҗәләре - "алардан китәргә тиешлекне күрсәтүче штрихлар", диде. "Безгә программалар, дәреслекләр, дәреслекләрне апробацияләү кирәк. Безгә БДИга сөйрәп кертү кирәкми, һәр фәнче югары класслы белгеч булып, үз фәнен коллегаларыннан яхшырак укытуы белән горурланырлык булырга тиеш", - дип төгәлләде Васильева.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев