Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Безгә алмашка матур кызлар, көчле егетләр бар" - Люция Галләмова (әңгәмә)

— Менә шундый күз ачкысыз буранлы көндә туганмын. Тик 25е түгел, ә февральнең 15 ендә дөньяга килгәнмен, — ди Люция апа. — Буран аркасында юлларны кар көртләре томалаган. Шул сәбәпле әти мине яздырыр өчен ун көн буе районга бара алмаган. Шуннан, 25 февральдә туган, дип язып куйганнар. Безнең белешмә: Тулы исеме: Люция Заһит кызы Галләмова Туган җире: Апас районы Югары Балтай авылы Туган көне: 25 февраль, 1957 ел Белеме: Казан театр училищесы Ул башкарган кайбер рольләр: Хәлимә (“Күрәсем килгән иде”), Җиһан (“Ничек кияүгә чыгарга?”), Бибисара (“Эх, алмагачлары”) һ.б.

“Пенсионер артист икәнемне сизә башладым”

— Люция апа, алайса туган көнне ике мәртәбә билгеләп үтәсезме? — Юк, гел 15 февральне генә туган көнем, дип санадым. Мәктәптә дә, студент елларында да 15 ендә үткәрә идем. Паспортка игътибар бирмәдем. Менә театрда эшли башлагач кына, рәсми рәвештә 25 февральдә билгеләргә тотындык. Йолдызнамә буенча да, холкым берничек тә Балыкка туры килми. Коеп куйган Сукояр мин! — 60 яшь үзен сиздерәме соң? — Сиздерә! Фикерләү дә, эштә караш та үзгәрә… Элегрәк бик артык күренми-беленми иде, соңгы вакытта мөнәсәбәтләргә игътибар бирә башладым. 55 яшьтә әле башкача иде, ә 60 та бүтәнчәрәк. Хәзер пенсионер артист икәнемне аңладым. Ничектер, монда бик кирәкмибездер, дип уйлыйбыз. Җитәкчеләрнең күз карашларыннан күрәбез. Алар: “Китегез”, — дип әйтми, әмма безнең хакта “һаман китми йөриләр инде” дигәнрәк караш сизелә. Дөрес, үзебез бик бирешергә теләмибез әле. — Рольләр бирәләрме соң? — Эшлисе килә әле. Театрда яшьләр күп. Алар көчле, талантлы, оста… Моңа сөенәм генә. Безгә алмашка матур кызлар, көчле егетләр бар. Театрның киләчәге өметле, бу мәсьәләдә куркасы юк. Театр яшәячәк, Алла боерса. Режиссерларга да яшьләр белән эшләве җиңелрәк. Алар тиз ота, тиз эш итә, хәрәкәтләре дә җитез. Өлкәннәргә рольләр азрак. Әмма бу яктан мин зарлана алмыйм. Бер чор булып алды: гел иске спектакльләрдә уйнадым, яңа рольләр бирмәделәр. Ә соңгы елларда вәзгыять яхшырды. Бүген 8 спектакльдә катнашам. Пенсионер артист өчен бу зур бәхет. Февральдә тагын да күбрәк булды. Андый очракта ялкынланып эшлисең, вакыт узганы да сизелми. Алтын көз

“Театр училищесына качып киттем”

— Театр юлын сайларга сезгә нәрсә этәргеч бирде? — Туган йортым каршында гына клуб. Беренче чиратта шул этәргеч биргәндер. Күп артист килә һәм алар еш кына безгә кунарга керә иде. Башта, VII сыйныфка кадәр, хирург булырмын, дип йөрдем. Яхшы укыдым. Сызымны, үлчәп тормыйча да, төгәл күчереп сызам, рәсемне бик матур ясыйм. Хәзер уйлыйм: театрларга рәссамнар, гримерлар җитми, ник шул һөнәрләрне үзләштермәгәнмен?! Артистлар буа буарлык. Ә әти-әни авыл хуҗалыгы институтына җибәрергә теләде. Алар мине хәтта колхоз рәисе итеп күрә иде (көлә). Үзләре гади колхозчы: әти инвалид иде, каравылда торды, әни, мәрхүмәкәем, сыер да сауды, көтү дә көтте. Балалар күп, ашатырга кирәк, ирләр эшен дә башкарды. Мин дә, сеңелләрем дә шундый булып үстек. Ир-егетләргә караганда, бездә кызлар активрак. Укуны тәмамлагач, әти-әнине ялганлап, Казанга киттем. Паспортым да юк иде. Театр училищесына кереп кайттым. — Ачуланмадылармы соң? — Яхшы эләкте. Әти: “Кызым, юньле җиргә керә алмадың шунда”, — дип әллә ничә тапкыр әйтте. Аннары үзләре, ите, мае белән, дигәндәй, булышты инде. Атна саен поезд белән кайтып йөрдем. Ике җирдә эшләп укыдым. Әле миннән башка да гаиләдә балалар җитәрлек. 3 сум акча бирәләр иде. Менә шулай 17 яшьтә чыгып киткән Люция апаң 60 ны тутырды. 43 ел сизелмичә узган да киткән. — 35 елдан артык гомерне театрга багышлагансыз. Әмма “Татарстанның атказанган артисты” исеме генә бирелгән икән әле… — Халык артисты исемен бирү буенча эш югарыга җибәрелгән иде. Өч тапкыр әйләнеп кайтты инде ул. Юбилейга өлгермәс кебек, октябрьгә генә килеп җитәр, ахры. Кызганыч, билгеле. Әлеге дә баягы, телемнең озын булуы нәтиҗәсеме бу… “Чукраклар”, “телсезләр”, әллә нигә бер уйнаучылар ул исемне күптән алып бетерде. Хәзер көлеп кенә карыйм инде. Әгәр бирелсә, исеме дә була, 10 % хезмәт хакы да арта. Бездә хезмәт хакы әллә ни зур түгел, яхшы булыр иде. Ә халкым мине болай да халык артисты дип кабул итә. Күңел белән шулай саныйлар икән, иң зур бәя — шушы. Исемнәр эшеңә, талантыңа карап кына бирелә, дип уйламыйм. Аның башка мәсьәләләре дә бар икән. Моны соңлап кына аңладым. Беренче исемне алганда да шактый йөрттеләр. — Хезмәт юлын Филармониядә башлагансыз. Ул чакларны да искә алыйк әле… — Укуны тәмамлагач, ике ел ярым Филармония концертлар залында конферансье булып эшләдем. Вафирә Гыйззәтуллина, Әлфия Афзалова, Гали Ильясов һәм башка талантлар төркемендә йөрдем. Алардан бик күпне өйрәндем. Шулхәтле яратып, бирелеп эшләдем. — Ә нишләп киттегез? — Беренчедән, режиссер юк. Икенчедән, хатын-кызларга сәхнәгә чыгып сөйләргә тема юк. Бер сценарий белән бер җырчының концертын алып барам, аннан икенчесенекенә шул ук сценарий белән китәбез… Хатын-кызларга сценарий язучылар да юк иде. Бүген дә бу өлкәдә сәхнәне күбрәк ирләр тота. Бәлки, ул чорда бераз үҗәтлегем дә җитмәгәндер. Барыбер театрда эшләү теләге көчлерәк булды. Күчмә театрда эшләүче, инде мәрхүм Рәүф абый Зәйнуллин: “Люция, йөрмә монда. Син — драма артисты, драма театрын ярата торган кеше”, — дип вакытында төпле киңәш бирде. Әмма Филармониядә эшләү бик зур мәктәп булды. Анда тәҗрибә тупламасам, театрда эшләп тә китә алмас идем. Кешеләрне танырга, аралашырга нәкъ менә анда өйрәндем. Дөрес, башта хезмәт хакы ягыннан кыенлыклар булды. Филармониядә 350-400 сум алып эшли идем, монда исә 100 сум оклад куйдылар. Тора-бара бераз артты инде. Гомумән, эстрадага электән караш башка булды. Хөкүмәт тарафыннан да шулай. Артистлар җайлы гына чыгып китеп, үзләренә акча эшләп керә ала. Безне дә чакыралар, килегез әле, диләр. 4-5 артист китә идек, әмма алай гына булмый. Декорация, музыкант, костюмер, ут куючы — әллә ничаклы хезмәткәрне эшкә җигәргә кирәк. — Бер тапкыр да эшне алыштырасы килмәдеме? — Ике ел ярым театрдан китеп тордым. Мәктәпкә укыттым, завхоз булып эшләдем. Әмма аңладым: балалар укытыр өчен, күңелең шуңа тартылу, сәләт кирәк. Аларның тавышына түзә алмадым. Үз театрымда мин чыныккан. Соңрак барыбер монда кайттым. Театр белән генә чикләнмим, көндез репетицияләр булмаса, “Ярдәм” мәчетендәге сукырлар җәмгыятенә барып, аудиодисклар укыйм.

“Иремнән миңа зур бүләк калды”

кызы Айсылу, кияве Александр белән — Люция апа, гаилә хәленә килгәндә, икенче тапкыр гаилә корып караган идегез. Тик…. — Әйе, 5-6 ел элек икенче тапкыр гаилә кордым. Ялгыз калмыйм, дип шундый адым ясаган идем. Ләкин килеп чыкмады. Бер ел гына яшәдек. Театрда эшләгән артистны аңламый торган кеше икән, тату яшәү турында сүз алып бару мөмкин түгел. Ул мине аңламады. Тырышып карамадым түгел, карадым. Югыйсә озак еллар очрашып йөргән кеше иде ул. Яши башлагач, башка яклары ачылды. — Әле эш белән ялгызлыкны сизмисездер? — Сизмим. Киявем, кызым һәм оныклар Кама Тамагы районыннан йорт алып, шунда күченделәр. Бик матур яшиләр. Яшьләрнеке үзенчә булсын дип, аерым яшәүләрен теләдем. Тормышларына кысылмыйм. Миңа аларның яшәү рәвеше бик ошый. Алар күченгәч, башта җайсыз булды. Аз күләмдә аш пешерергә өйрәнә алмый интектем (көлә). 1 литр судан көчкә пешерергә өйрәндем. Әле балалар күчеп киткәч, 15 яшьлек песием дә үлде. Хәзер ияләшәм инде, чөнки әле эшем бар, спектакльләр җитәрлек, тегендә чабам, монда йөгерәм… Буш вакыт булса, балалар янына кайтып киләм. Баланың башлы-күзле булуы, оныклар үсеп килүе бик рәхәт тойгы икән. Бернәрсәгә дә үкенмим. Беркайчан акчага хирыс булмадым. Соңгы тиенемне дә биреп җибәрергә мөмкинмен. Үзем аннары кешедән бурычка алам. “Эх, Люция, бигрәк ыштансыз булдың инде”, — дим андый чакларда (көлә). — Үз машинагыз белән йөрисезме? — Элек йөртә идем, хәзер юк. Такси чакыртам, автобуслар йөреп тора, туганнар да алып кайта… Бик җайлы. — Театрдан ерак яшисезме? — Юк, автовокзал ягында торам. Эшкә автобус белән дә, кайчак җәяү дә киләм. Җәяү якынча 40 минут вакыт китә. Скандинавия йөреше өчен таяклар сатып алдым. Шуның белән өй янындагы паркта да йөрим. Әкрен генә кар явып торганда йөрергә аеруча яратам. Үз күңелемне үзем күрәм шулай. — Берара ябыгып киткән кебек идегез… — Әйе, андый хәл булдый. Ябыгу кешенең эчке гармониясенә бәйле. 90 кг нан артык идем, 83 кг га төштем. Икенче тапкыр кияүгә чыккан, гашыйк булып йөргән чаклар иде ул (көлә). Соңгы елда тагын бераз түгәрәкләнеп киттем. Бу кәефемә карый. Стимулым бетсә, тазарам. Миңа аз гына гашыйк булырга кирәк. — Берәрсе күренмиме соң әле? — Юк (көлә). Гашыйк булу хатын-кызны җыя. Менә хәзер шушы әйбер юк миндә. Түгәрәк булсам да, матур киенергә, прическалар ясап йөрергә, бизәнергә яратам. Форманы кире кайтару өчен, кабаттан бассейнга йөри башларга кирәк. Хатын-кыз формасын сакларга, карарга тиеш. Тагын ябыга алырмын, дип ышанам. — Беренче ирегез белән ничә ел яшәдегез? — 13 ел торгач, аерылыштык. Ни дисәң дә, беренче ир беренче инде ул. Аерылышканга 22 ел үтте, аны яхшы яктан гына искә алам. Нинди авыр хәлдә калсам да, ул — кызымның әтисе. Миңа менә дигән олы бүләк калдырды — кызым, ике онык, яхшы киявем бар. — Тиң яр табылса, өченче кат бәхет сынап карыйсызмы? — Өченче тапкыр кияүгә чыгу турында әлегә ни әйтергә дә белмим. Бик авыр мәсьәлә. Күңел кайтты. Әгәр эшне, үземне аңлый торган, минем белән идарә итә алырлык кеше табылса, уйларга була. Ялкау, булдыксыз ирләрдән арыдым. Буйсынасы, назланасы, киң җилкәсенә башны куеп, ял итәсе килә. Ирләр эшен башкарудан, базардан зур сумка тутырып әйбер ташудан туйдым. Миңа башка андый тормыш кирәкми. “Җаным, анысы авыр. Син моны гына эшлә!” — дип мине кайгыртып торган чын ир-ат булуын телим. Тик андые күренми әле. Икенче никахта бер ел гына тордым. Шул вакыт эчендә гомер ишетмәгәнне ишеттем, күрмәгәннәрне күрдем. Шуңа бик ашкынмыйм, ашыкмыйм. — Бик матур бизәнгәнсез! Өйдә бизәнәсезме? — Өйдә бервакытта да бизәнмим. Битне, күзләрне ял иттерәм. Төрле яхшы кремнар, банан, эремчек һәм башкаларны битемә сөртәм. Пластик операция ясаткан юк (көлә). Аның өчен фигура, акча һәм ныклы сәламәтлек кирәк. Әгәр акчам, фигурам булса, бәлки, тәвәккәлләр дә идем. Урамга чыкканда, кибеткә барганда һәрчак актриса Шәхсәнәм апа Әсфәндиярова сүзен истә тотам. Иренемә иннек булса да сөртеп чыгам. Якындагы базарга гына барсам да, иренмим, бизәнәм, матур киемнәремне киям. Халык мине артист буларак таный. Гел матур итеп күрсеннәр, дим. Ә авылда башкача. Анда рәхәтләнеп ял итәм. Җәен туган йортта берәр ай торып киләм. Тузан сөртәм, мендәрләрне киптерәм, кычытканнарны чабам, мунча ягам… Анда мине күрсәгез, танымассыз да (көлә). Тормышымнан бер дә зарланмыйм. Бар да Аллага шөкер.

     Әңгәмәдәш — Лилия ЙОСЫПОВА

«Ирек мәйданы» газетасы

Чыганак: http://tinchurinteatr.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев