Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Бездә сүзлек төзү уенга әйләнеп китте" - Рәшит Шакирҗанов

Татар телендә терминнар мәсьәләсе Казан дәүләт Архитектура университетында күптәннән бар. Биредә беренчеләрдән булып техник фәннәрне татар телендә укыта башлыйлар. “Шул чакта татарча терминнар булмавы ачыкланды һәм аны эзләү, табу, файдалану мәсьәләләре килеп туды”, – ди Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының татар телендә укыту буенча методик кабинет мөдире, доцент Рәшит Шакирҗанов. Бу хакта ул бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә белдерде. Журналистлар белән очрашу татар терминологиясе мәсьәләләренә багышланган иде. “Бездә хәзер сүзлек төзү уенга әйләнеп китте. Һәрбер кеше бер юнәлеш буенча тема ала да, сүзлек төзи һәм бастырып чыгара. Әмма ул үзе уйлаганча гына килеп чыга. Аны ничек куллану турында берәү дә тикшерми һәм уйламый да. Терминология комиссиябез эшләми. Шуңа да бу безнең өчен бик җитди мәсьәлә булып тора”, – диде Рәшит Шакирҗанов.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев