Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Бездә дә мәчет белән янәшә чиркәү күрергә мөмкин" - Халед Бәрәкәт

Казанда “Үткәндә һәм хәзерге заманда Изге Коръәнне тәфсир итү: Сугыш тематикасы белән бәйләнгән Коръән аятләренең бүгенге интерпретациясе” исемле II Халыкара ислам конференциясендә катнашучы Төньяк Ливаннан килгән вәкил Халед Бәрәкәт Коръәннең ялгыш тәфсирләре тудырган куркыныч турында сөйләде.

“Һәркем дә Коръәнне тәфсир итә алмый һәм һәркемне тыңларга да кирәкми”

Төньяк Ливанның Коръән укучылар шәехе, Триполи, Бейрут университетларында укытучы Халед Бәрәкәт тә конференциянең бөтен дөнья өчен аеруча әһәмиятле булуын ассызыклады. “Бүгенге конференциянең темасы бик әһәмиятле. Мондый чаралар дөньяның бик күп илләрендә үтә. Минем аларга барганым да, катнашканым да шактый”, - дип башлады ул сүзен.

Төрле аянычлы очраклардан саклану өчен Халед Бәрәкәт халык белән эшне арттыруны иң кулай ысул дип саный. “Миңа калса, җәмгыятькә Коръәннең яңа уку ысулын һәм яңа тәфсирне тәкъдим итәргә кирәк. Булдыра алганча, Коръәнне ялгыш тәфсир иткән кешеләрне бу эшкә катыштырмаска; җәмгыятькә ышанычлы чыганакларны аерып күрсәтү әһәмиятле. Бу конференциядән соң җирле халык һәркем дә Коръәнне тәфсир итә алмавын һәм һәркемне тыңларга да кирәк түгеллеген аңлар дип өмет итәм”, - диде ул.

“Фильм тәмамлангач, актерлар таралышыр”

Халед Бәрәкәт фикеренчә, “Игил” кебек террористик төркемнәр (ДАИШ, "Ислам дәүләте" - Россиядә тыелган) үз эшчәнлекләрен һәрвакыт Коръән аятләре белән аклый, аларны үзләренә файдалы итеп тәфсир кыла һәм башка мәгънә бирә.

Хәзер дөнья буенча Коръән тәфсирен дөрес аңламаучыларның ничә процент тәшкил иткәнен әйтү дә авыр. Террористик оешмалар һәм төшенчә үзе якынча күптән түгел генә барлыкка килде. Хәзерге вакытта бу эшкә нигездә яшьләр тартыла, ди ул.

“Минем яшьтәге кешеләрнең дини фикерләре террористик карашлардан бөтенләй дә аерыла. 2000 елларга кадәр без бу терминнарны белмәдек тә. “Игил”ның үзенә дә 2 елдан артыграк булыр. Кызганычка каршы, шушы 2 ел эчендә дөнья җәмгыяте исламның 1000 елдан артык эшләп килгән игелеген онытты. “Игил” – ул уйлап чыгарылган секта. Хәзерге вакытта аның билгеле бер роле бар, әмма ул үтәчәк. Фильмнарда кебек үзенең ролен уйнагач, (“Игил”га кадәрге “Аль-Каида” кебек) дөнья сәхнәсеннән китәчәк. Без, үз чиратыбызда, Аллаһ Тәгаләдән мондый вакыйгаларның башка кабатланмавын сорыйбыз”, - диде ул.

“Бездә дә мәчет белән янәшә чиркәү күрергә мөмкин”

“Ливан бик кечкенә ил һәм аның территориясе 10 мең квадрат км бераз артыграк. Шуңа карамастан, биредә 13 төрле конфессиягә караган, әмма тату халык яши. Конституция нигезендә безнең президент христиан динендә. Премьер-министр сөнни мөселман, ә парламент башлыгы шигый мөселман.”, - дип сөйләде Халед Бәрәкәт. Ливанда да, Татарстан Республикасында кебек үк мәчет янында чиркәү күрергә мөмкин. “Моңа карап беркем дә бер-берсенә гаеп белән ташланмый. Минем үземнең дә әби-бабам христиан, ә мин мөселман. Ливанда исламны дине бары тик үз теләгең белән генә кабул ителә һәм моңарчы без һәрвакыт тыныч тормышта яшәдек, әмма соңгы вакыйгалар арабызга фетнә кертте”, - диде ул.

Халед Бәрәкәт әйтүенчә, яңа секталарны булдырмас өчен, җирле хакимиятнең мөселман һәм мөселман булмаган оешмалар белән хезмәттәшлеге кирәк. Дөнья җәмгыяте дә бу эшкә тартылырга тиеш, чөнки фикерләр төрлелеге фетнә тууның башы булырга мөмкин. Бу мәсьәлә һәрберебезгә кагыла, ди ул.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев