Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Без үзебезнең татар милләтен сакларга тиеш" - Рөстәм Миңнеханов (видео)

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, глобализация чорында кеше үзенә нәрсә уңай, шуны эшли, теле, дине турында олыгайгач кына искә төшерә. Шул сәбәпле, Татарстан татарлар һәм республикада яшәүче башка халыкларның телләрен һәм гореф-гадәтләрен саклау юнәлешендә эшли. Бу хакта Татарстан Президенты республика телеканаллары җитәкчеләре белән очрашу вакытында белдерде. "Рөстәм Нургалиевич, Татарстан алдынгы республика, чит илдән дә күп киләләр. Әйбәтрәк тормыш һәм яхшы хезмәт хакы эзләптер инде. Элек-электән безнең җиребездә төрле милләт вәкилләре күп яшәде. Без дус-тату яшибез. Үзебезнең традицияләр бар. Шул ук вакытта читтән килүчеләр саны да арта. Бу шартларда башкаларның гореф-гадәтләрен үстерүгә ничек ярдәм итәргә һәм, иң мөһиме, үзебезнекен дә ничек саклап калырга?" – дигән сорауга, Татарстан Президенты моның авыр мәсьәлә икәнлеген белдерде. "Әйтик, бүгенге тормыш глобализация дип сөйлибез. Әле Татарстанда булып та, үзебезнең телебезне, динебезне, гореф-гадәтләрне саклау бик җиңел түгел. Әлбәттә, кеше ул үзенә нәрсә уңай, нәрсә җиңел – беренче чиратта шуны эшли. Ул инде бераз олыгайгач, вакыт үткәч кенә үзенең теле, дине турында искә ала. Шуңа күрә бу мәсьәләдә без, Татарстан буларак, бөтен татарларның бер кыйбласы булып торабыз. Димәк, бу мәсьәлә турында да уйларга кирәк. Әгәр дә без аны уйламасак, безнең милләтебез әкрен-әкрен юкка чыгачак. Шуңа күрә, әйтик, менә Болгар төзекләндерелде, хәзер академия төзелә. Ел саен Болгар җыены үткәрәбез, Сабантуйлар оештырабыз. Кайларга гына барып җитмибез. Ничектер үзебезнең милләттәшләр белән элемтәне саклыйбыз. Менә безнең Татар конгрессы ул мәсьәләдә уңай эшли. Болар бик кирәк. Икенчедән, бездә бит гел татар гына яшәми. Безнең республикада гомер итүчеләрнең яртысы татар булса, калганы  бүтән милләт кешеләре – рус, чуваш, мари... Бездә 170 милләт яши. Без аларга да шарт тудырырга тиеш. Әйтик, менә академия төзибез, Казан изге ана иконасы соборын төзибез. Былтырмы ул, ике ел элекме синагоганың 100 еллыгы булды. Менә староверлар чиркәвенә ярдәм күрсәттек. Әгәр дә ул халыкка без шарт тудырмасак, аларга монда яшәргә кызык булмас иде. Алар монда бердәнбер халык булып яши. Халыклар ассамблеясе эшли, аларны тупларга, җыярга, ниндидер ярдәм күрсәтергә Фәрит Хәйруллович Мөхәммәтшин бик зур көч кертә. Алар аша шул халыклар белән элемтәдә торабыз. Бу эшне без бик кирәк дип саныйбыз. Әгәр дә безнең җирлектә милләтләр арасында, дин арасында тынычлык, килешү булмаса, бу җирлекнең бер киләчәге дә юк. Шуңа күрә без үзебезнең татар милләтен сакларга тиеш. Шул ук вакытта бүтән милләтләргә дә бөтен шартлар да тудырырга тиеш. Шул юнәлештә киләчәктә дә эшләячәкбез". Рөстәм Миңнеханов белән интервьюны Intertat.ru сайтында укырга була.  

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев