Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Без үзебезнең Конституцияне начар беләбез" - Фәрит Мөхәммәтшин

Без үзебезнең Конституцияне начар беләбез. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин шундый фикердә. Бу хакта ул бүген республика парламентының 2016 елда башкарган эшләренә йомгак ясауга багышланган матбугат очрашуында белдерде. “Без үзебезнең хокукларыбызны, бурычларыбызны белергә тиеш, чөнки закон үзеннән-үзе гамәлгә ашырылмаячак”, - диде парламент Рәисе һәм Татарстан Конституциясенең 25 еллыгын билгеләп үтәчәкләрен хәбәр итте. Ул шулай ук республиканың төп законнар җыелмасын өйрәтү буенча эш алып барылачагын да әйтте. Конституцияне өлкән сыйныф укучыларына һәм югары уку йорты студентларына өйрәтәчәкләр. “Конституция бик авыр вакытларда да дөрес итеп язылган. Без Татарстан Конституциясен Россия Конституциясеннән дә алда кабул иттек. Инде менә киләсе елга аның буенча яшәвебезгә 25 ел тула һәм без аңа зур үзгәрешләр кертмәдек. Ул Конституция алга карап эшләнелгән һәм Татарстан Республикасында яшәүче гражданнарның хокукларын тәэмин итә. Анда барысы да язылган”,- диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев