Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Без – урман балалары" - Татарстанның халык язучысы Нәбирә Гыйматдинова

Татарстанның күренекле язучысы Нәбирә Гыйматдиновага 60 яшь тулды. Шул уңайдан, бүген Казанда М. Җәлилнең музей-фатирында тыйнак кына, әмма бик күркәм юбилей кичәсе узды.

Кичәне М. Җәлил музей-фатирының өлкән фәнни хезмәткәре Ләйсән Харрасова алып барды.

Хатын-кыз әдибәләр арасында Татарстанда бердәнбер халык язучысы исеменә лаек булган юбилярны беренче булып Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов тәбрикләде. Ул Нәбирә Гыйматдинованың талантлы, тирән фикерле, хисле язучы булуын ассызыклап, аңа киләчәктә дә иҗади уңышлар теләде.

Алга таба сүз юбилярның үзенә бирелде. Нәбирә Гыйматдинова биографиясенә тукталып, бераз үзе турында сөйләп китте. Ул 1956 елның 20 октябрендә Татарстанның Аксубай районы Караса (Карасу) авылында туа. 1971 елда сигезьеллык урта мәктәпне тәмамлап, Иваново шәһәрендә урнашкан һөнәри училищеда укый. 1973 елда Казан шәһәренә күченеп килә. Төзүче-буяучы булып эшли башлый һәм шулай ук, эштән аерылмыйча, Казан дәүләт университетында белем ала. Язучының беренче әсәрләре матбугатта 70нче елларда күренә башлый. 1974 елда “Йолдызлы кичтә”, “Таңсылу” хикәяләре “Азат хатын” һәм “Идел” журналларында басылып чыга. 1989 нчы елда “Идел” журналына эшкә урнаша. Алга таба китаплары басылып чыга башлый.

Нәбирә Гыйматдинованың ике кызы, ике оныгы бар. “Аллага шөкер, бер генә булса да, ирем дә бар”, - дип шаяртып алды ул. Шәхси тормышыннан соң иҗатка күчеп, Нәбирә апа бүгенге көндә үзенең проза жанрындагы 22 китап авторы булуын әйтте. “Кемнәрдер язучы көне буе язып кына утыра дип саныйдыр. Әмма алай гына булмый. Яшәешне 100 процент дип алсак, мин аның 20 процентын гына иҗатка багышлыймдыр, чөнки минем әле балалар, оныкларны тәрбиялисе бар, тормышны алып барасы, туганнар белән аралашасы бар. Әти-әни булгач, авыл белән Казан арасын якынайтасы булды”, - дип белдерде юбиляр. Сүз уңаеннан, Нәбирә Гыйматдинованың гаиләсенә быел август аенда кайгы ишек кагуын искәртик: язучының әнисе вафат булды. Моннан тыш, Нәбирә апа төрле очрашуларга, мәктәпләргә чакырган вакытта да, бармый калып булмавын, ә моңа шулай ук вакыт сарыф ителүен билгеләп узды.

“Шуңа күрә Нәбирә апа көне-төне язган дип уйламагыз. Минем өчен сан артыннан куу дигән әйбер юк, миңа сыйфат мөһимрәк. Бик теләгән очракта, бер ай эчендә дә бер повесть язарга була. Мин акрын язам. Соңгы 160 битлек әсәрем ярты ел язылды. Әле ул каралама хәлендә, аны яңадан күчереп язарга кирәк, телен шомартасы, эшкәртәсе бар”, - диде.

Нәбирә Гыйматдинова мәктәпләргә еш чакыруларын билгеләп үтеп, мәктәп укучылары, яшьләр белән аралашу үзе өчен бик кызык булуын белдерде. “Сез миңа ничә яшь бирәсез дип сорыйм. Алар миңа “35-40” дип җавап бирәләр. Ярар, бик шәп, минем бүгенге көндә 33 яшьлек кызым бар инде дим”, - дип шаяртты юбиляр.

Нәбирә Гыйматдинова әйтүенчә, китап укылырлык булсын өчен, укучы үзенә мәгълүмат, яңалык алырга тиеш. “Белгән әйбер булса, бер кызыгы юк. Соңгы әсәрдә, мәсәлән, даладан килгән мәҗүси ханым Татарстанда дин тыелган иң авыр елларда ислам динен кабул итә. Ире дә моңа каршы була. Авылда мәчетнең манарасын кискәннәр хәтта. Менә шул хакта яздым, ә моны өйрәнмичә язып булмый. Дәвалау ысулларын да, догаларын да өйрәнмичә булмый. Мин шушы чорларны сурәтләгәндә дә яңалык бирергә тиеш, шуның өчен теманы өйрәнү өчен дә шактый вакыт сарыф ителә”, - дип белдерде язучы.

Алып баручы Нәбирә апаның әсәрләрен санап узды. 1981 нче елда “Су хикәяте”, 1983 нче елда “Бердәнберем”, 1986 нчы елда “Талпыну”, 1987 нче елда “Чәрелдек”, 1990 нчы елда 15 мең данә тираж белән “Ут күбәләге”, 1993 нчы елда “Сихерче” әсәре дөнья күрә. Аннан соңгы елларда “Ак торна каргышы”, “Сәвилә”, “Парлы ялгыз”, “Бүре каны”, “Каракош”, “Елан”, “Мәхәббәттә гөнаһ бар”, “Бер тамчы ярату”, “Синдә минем хакым бар”, “Китәм, димә” һ.б. әсәрләр языла. Берничә әсәре сәхнәгә куела.

Ләйсән Харрасова Нәбирә Гыйматдинова әсәрләренең ихлас булуы, аларда кеше, табигать, адәм баласының табигать белән бәйләнеше, хатын-кызның күңел халәте тирән тасвирлануы, күңелгә үтеп керерлек булуы белән үзенчәлекле икәнен ассызыклады. Бу уңайдан, Нәбирә Гыйматдинова табигатьнең үзенең иҗатына йогынтысы турында сөйләде. “Безнең Аксубай районы урманнар эчендә утыра бит. Без үскәндә чиста сөлек күлләре бар иде. Минем Нәгыймә әбием – абыстай безне сөлек күлләренә алып бара иде. Сөлекнең ике төре бар – берсе ат сөлеге, берсе дәвалый торган сөлек. Аягыңа килеп ябыша, яр буена йөгереп чыгасың да, әби карый да, ун сөлек ябышкан булса, шуның берсен генә ала, калганнарын ат сөлеге дип кире ташлый иде. Шул вакытта “әби, барыбер бит инде, ал инде дип” елап та җибәрә идек. Ул аларны аера иде, чишмә суында гына тота торган иде. Чиста җирдә генә сөлек була дия торган иде. Сөлекне салу өчен догалы, шифалы кул кирәк икән. Без – урман балалары. Авылыбызда бер бабай безне җыеп алып чыгып китеп, урман дөньясының бөтен серләрен сөйләп, чишмәгә, умартачылыкка алып бара торган иде. Мәрхүмә әнием шифалы үләннәрнең кайсы яктан дәва булуын җентекләп сөйли иде. Болар бик зур хәзинә, тора-бара алар әсәрләргә кереп урнашты”, - дип бәян итте.

Нәбирә Гыйматдинова әсәр язганда башисемне алдан уйлап куюын әйтте. “Миңа Аяз абый да беренче исем булырга тиеш дия иде. Әсәрнең исеме тартып торырга тиеш дип өйрәтте, шул һаман колагымда тора. Нинди исем кушыйм икән дип аптырап утырган юк минем. Мин үзем кешене кабатламаска тырышам, ә менә минем “Парлы ялгыз”ны алдылар, аны башкалар да кулланды”, - диде.

Филология фәннәре докторы, әдәбият галиме Фоат Галимуллин бүгенге кичәдә үзе өчен бик күп яңа әйберләр ишеткәнен билгеләп узды. “Минем өчен Нәбирәнең әсәрләрендә үзенә хас стиль, образлар булуының хикмәте бүген ул сөйләгәннәрдән аңлашыла төште. Табигатьнең серләрен аңа әнисе, әбисе, бабай сеңдергән. Сөлек күлен генә алыгыз, мин беренче тапкыр ишетәм – балыкны без кармак белән тотабыз, ә сөлекне алу өчен әбисе балаларны керткән. Димәк, алар кармак ролен үтәгәннәр. Сөлек тәнгә ябышу чиркандыра, аңа күнегергә дә кирәк бит әле. Мин моны ихтыяр көче тәрбияли торган әйбер дип саныйм”, - диде галим. Фоат Галимуллин шулай ук Нәбирә Гыйматдинованың әсәрләрендә хатын-кызлар образы фонында ир-атлар табигате ачылуын әйтте. “Ул кешеләр арасындагы контрастны да гаҗәеп осталык белән сурәтли”, - ди Фоат абый Нәбирә апа турында.

Фоат Галимуллин, шулай ук, мәңгелек проблемалар, гомумкешелек мәсьәләләре турында язган язучының гына әсәрләре озак еллар укылачагын әйтте. Аның фикеренчә, бүгенге көндә генә актуаль булган проблеманы күтәреп язып, аннары ул көн үзәгеннән төшеп калгач, әсәр үзеннән-үзе югала, онытыла.

Кичәдә М. Җәлил музей-фатиры мөдире Нәзирә Фәттахова, Нәбирә Гыйматдинованы якын күргән авылдашлары, коллегалары котлап чыгыш ясады. Тәбрикләүчеләр барысы да диярлек юбилярның кеше психологиясен бик тирән аңлавын ассызыклады. Кичә кысаларында Казан театр училищесы студентлары Нәбирә Гыйматдинованың әсәрләреннән өзекләр укыды.

Нәбирә Гыйматдинова 1985 елда Ш. Маннур исемендәге әдәби премия лауреаты, 2001 елда Ф. Хөсни исемендәге әдәби премиянең, 2009 нчы елда Муса Җәлил, 2013 нче елда Тукай премиясе лауреаты була. 1996 елда Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе дигән исем ала. 2016 елда татар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык иҗади эшчәнлеге өчен Татарстан Республикасының халык язучысы исеме бирелә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев