Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Без тырыш халык, һәм татар дигән исемебезне сакларга бөтен мөмкинлекләребез бар" - Рөстәм Миңнеханов

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның “Корстон” комплексында VI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышында шулай дип белдерде. “Бүген барыбызны да милләтебез, гореф-гадәтләребез киләчәге борчый. Ничек саклау турында уйланабыз. Әлбәттә, безнең нигез – авыл җирлеге. Ул бетсә, телебезне, гореф-гадәтләрне, динебезне саклау бик авыр булачак. Моны аңлыйбыз, бу җәһәттән, республика күләмендә күптөрле программалар эшли. Без аларның санын елдан-ел арттырабыз. Бу социаль объектлар гына түгел, хәзер күп кенә фермалар, машина парклары, сенаж чокырлары буенча да программалар бар. Гаилә фермалары, мини-, микрофермалар буенча да эш бара. Ул бит әле газы, юлы белән генә түгел, әлбәттә, эш, кешегә шөгыль дә кирәк, һәм моның өчен шартлар тудыру зарур”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Президент  халкы 100 кешедән артык булган 56 авылда быел модульле кибетләр куелганын әйтте. “Без бу мәсьәләне ел саен күтәрәбез һәм хәл итү юлларын эзлибез”, - диде. Рөстәм Миңнеханов бирегә килгән эшмәкәрләрне үрнәк итеп куярлык, дип шәрехләп, аларның чыгышларында әйткән сүзләрен куен дәфтәренә теркәп баруын әйтте. “Татарстаннан барып, сездән ничек эш итәргә өйрәнергә кирәк. Мәчетләрегезне, мәктәпләрегезне, клубларыгызны ничек итеп үстерәсез – әлбәттә, болар үрнәк. Бүгенге күргәзмәдә дә күрдек: нинди генә продукция юк, алар барысы да яхшы сыйфатлы һәм кирәкле”, - диде. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, мондый җыеннар бик кирәк. Ул үзара аралашып, уңайлыклар, шартлар турында бүлешеп, уртаклашып яшәргә өндәде. “Сабан туйларын да үткәрәбез, аларның нигезендә барыбер шул эшмәкәрләр. Әйтәсе килгән сүзем шул: сез милләтебезне саклауга зур өлеш кертәсез, без аны тоябыз, шуңа күрә киләчәктә дә бергә булырга кирәк. Бергә булсак, бу авырлыкларны җиңәбез. Без - Россия күләмендә сан ягыннан икенче халык, без тырыш халык, һәм татар дигән исемебезне сакларга бөтен мөмкинлекләребез бар”, - диде ул һәм аның бу сүзләрен зал көчле алкышлар белән хуплады. “Үзебез дә бөтен көчне куярбыз. Сезнең белән бергә булганда, без тагын да көчле”, - дип төгәлләде республика җитәкчесе чыгышын һәм эшмәкәрләргә киләчәктә уңышлар теләде. Иң алдынгы эшмәкәрләргә Президент дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев