Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Без Төркиянең эшмәкәрләре, Россия эшкуарлары ассоциациясе әгъзалары һәм парнерлары белән эшләүгә зур өметләр баглыйбыз" - Наил Олпак

Истанбулда Россия мөселман эшмәкәрләре һәм Төркиянең “Musiad" Мөселман эшмәкәрлек ассоциацияләре арасында килешү имзаланган иде. Килешүгә РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шәһимәрданов һәм "Musiad" җитәкчесе Наил Олпак кул куйды.

Айдар Шаһимәрдәнов “Татар-информ” хәбәрчесенә бу килешүнең Татарстан эшмәкәрләренә нәрсә бирәчәген аңлатты. “Татарстан эшмәкәрләре Сәүдә-сәнәгать палаталары, комиссияләр, комитетларга бәйсез рәвештә үз товарларын, хезмәтләрен экспортка турыдан-туры чыгара алачак. Россиядә эшмәкәрлек эшчәнлеген алып баручылар чит ил товарларын сатып алганда шулай ук турыдан-туры хезмәттәшлек итә ала. Шулай ук “Musiad" әгъзалары мөмкинлекләре белән аерым алганда бизнесны үстерүгә һәм яклауга бәйле өстенлекләрдән куллана алачак”, - диде Айдар Шәһимәрданов .

"Musiad" - Төркиядә иң эре бәйсез бизнес оешма. Аның әгъзалары илдәге экспортның 30дан артык процентын җитештерә, әйдәп баручы оешма әгъзаларының экспорт-импорт мөмкинлекләре 50 млрд. доллар исәпләнә. "Mursiad" берлегенең дөньядагы 70 илендә 170 филиалы бар.

Айдар Шаһимәрдәнов килешү нигезендә ачылган мөмкинлекләрнең барлык эшмәкәрләргә дә билгеле булмавын әйтте.  “Мин әле кичә генә Амстердамнан командировкадан кайттым. Якын киләчәктә килешү нигезендә барлыкка килгән мөмкинлекләрне киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итәрбез. Безнең Ассоциация әгъзалары бу юнәлештә эшли. Бу килешү нигезендә хезмәттәшлек итәргә теләүчеләр Ассоциация офисына килеп, без аларга барысын да аңлатырбыз, сөйләрбез”, - диде Россия мөселман эшкуарлары ассоциациясе җитәкчесе.

Шулай ук Айдар Шәһимәрданов әңгәмәдә мөселман эшмәкәрләрнең хезмәттәшлек итүе мәдәни мөнәсәбәтләргә дә йогынты ясаячагын билгеләп үтте. “Индонезиягә, Малазиягә ислам динен эшмәкәрләр алып килгән. Алар ислам кануннары буенча сәүдә итеп, миллионлаган кешене исламга җәлеп иткәннәр”, - диде ул.

Килешү турында Мөселман эшмәкәрләр ассоциациясе сайтында да хәбәр урнаштырылган. “Musiad” президенты Наил Олпак килешүгә кул кую тантанасында, Россия – ышанычлы хезмәттәш, иптәш һәм бөтен Төркиянең стратегик партнер, диде. Һәм “Без Төркиянең эшмәкәрләре, Россия эшкуарлары ассоциациясе әгъзалары һәм парнерлары белән эшләүгә зур өметләр баглыйбыз”, - дип белдергән.

Россия Президенты Владимир Путин һәм Төркия Президенты Рәдҗәп Эрдоган ике ил арасында товар әйләнешен 100 миллиард долларга җиткерү бурычы турында фикер алышканнар иде. Бу максатка яңа элемтәләр урнаштырмыйча мөмкин түгел, дип саный ассоциация әгъзалары. 20 миллион мөселман халкы булган Россия һәм 80 миллионлы Төркия эшмәкәрләре арасында хезмәттәшлек итү - бизнес һәм сәүдә үсеше өчен яңа мәйдан.

РФ Мөселман эшмәкәрләр ассоциациясе сайтында Россия һәм “Musiad" мөселман эшмәкәрләре арасында килешүгә кагылышлы "Musiad 2016 High Tech Port" күргәзмәсе катнашучыларының фикерләре тәкъдим ителә:

"Бу шәп идея! Мөселманнарның мөселманнар белән хезмәттәшлек итүе дөнья икътисады үсешенең нигезе. Мин Россия мөселманнары белән шундый ук килешү төзү турында  ил җитәкчеләре белән сөйләшәчәкмен”. (Самаила Хатимоа, Нигерия Президенты киңәшчесе).

"Musiad" әгъзалары арасында миңа кирәкле продукция җитештерүчеләрне табармын дип ышанам. Бу товарның бәясендә чагылыш табып, күпләп алучылар өчен арзангарак төшәчәк”. (Алмаз Гуссманов, Россия).

"Минем Россия җитештерү мөмкинлекләре белән күптән танышасым килгән иде. Хәзер мине Россиядә ышанычлы мөселман партнерлары көтә дип беләм". (Фырат Кылавуз, Төркия). 

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев